Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Республиканский конкурс "Весенний перезвон" 29.03.2021

Театральный коллектив гимназии "Энҗе бөртекләре" под руководством Галеевой Гульназ Шамилевны занял 1 место в республиканском творческом конкурсе "Весенний перезвон".
Гимназиябезнең " Энҗе бөртекләре"(җитәкчесе- Галеева Гөлназ Шамил кызы) театр коллективы " Язгы тамчы" республика иҗат бәйгесендә I урын яуладылар. Котлыйбыз!
#татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
Милли бизәкләр музеенда мастер-класс узды! 25.03.2021

Гимназиябездә "Тылсым иле" дип аталган милли бизәкләр музеенда мастер-класс узды. Балалар халкыбызның милли бизәкләре белән якынрак таныштылар, милли киемнәрнең исемнәрен, бизәкләрдәге элементларның һәм төсләрнең гармониясе берләшүе турында белемнәрен арттырдылар.
#татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
" Тылсым иле" язгы лагере 22.03.2021

Гимназиядә язгы "Тылсым иле" лагере эшли башлады. Беренче көннән үк балаларга бик күп чаралар үткәрелде. Шуларның берсе - "Нәүрүз" бәйрәме.
"Бәйрәм мөбәрәкбад", - диеп,
Яңа елны көтәләр.
Кыш көне түгел, яз көне
Аны бәйрәм итәләр.
Төрки халыклар бәйрәмне
Ничек атап йөртәләр?
- Әйе, бу - "Нәүрүз" бәйрәме. Кояш астрологик календаре буенча яңа елны, яңа көнне каршылау. Әлеге бәйрәмдә балалар Кыш бабай белән саубуллаштылар, Нәүрүзбикәгә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Лагерь дәвамында балаларны бик кызыклы, мавыктыргыч чаралар, экскурсияләр көтеп кала.
#татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
Әниләр конференциясе 15.03.2021

13.03 көнне гимназиядә Әниләр конференциясе узды.Әниләребез балаларны тәрбияләүдә булган проблемалары турында сөйләштеләр,уңышлары,фикерләре белән уртаклаштылар,психолог киңәшләрен тыңладылар,анкета сорауларына җавап бирделәр һәм мастер-класста катнашып,балаларына үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр.
Конференция бик матур узды.
#татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
VII Җыр фестивале узды 06.03.2021

05.02.көнне гимназиядә традицион VII Җыр фестивале узды.Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.Һәр сыйныф бик матур эчтәлекле татар җырлары сайлаганнар, үзләренең чыгышларын милли костюмнар белән дә баетканнар. Укучыларны әзерләүче укытучыларга, аеруча, музыка укытучысы Урманчеева Гөлнур Таһир кызына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бу чара гимназиябезгә бәйрәм рухы кертте. Гран - прига 4 Б сыйныфы ия булды.
#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы #татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
" Йолдызлар яңгыры" Халыкара фестиваль- бәйгедә җиңү 04.03.2021

Гимназиябезнең " Курайчылар" ансамбле " Йолдызлар яңгыры- Звездный дождь" Халыкара фестиваль - бәйгедә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аларның җитәкчесе - Урманчеева Гөлнур Таһировна бу бәйгенең " Вокал" номинациясендә I дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнде.
-
Всероссийский открытый урок по ОБЖ! 02.03.2021

1 марта 2021 года был проведен Всероссийский открытый урок по ОБЖ. Данный урок проводился в целях выработки единых подходов к формированию государственной политики в области безопасности жизнедеятельности, привлечения внимания общественности к проблеме формирования культуры безопасности жизнедеятельности подрастающего поколения, более эффективного усвоения теоретических знаний учебной дисциплины «Основы безопасности жизнедеятельности», отработки практических навыков действий в различных чрезвычайных ситуациях. На Всероссийском открытом уроке по ОБЖ приняли участие обучающиеся 8-11 кл.
-
"Сафларда бердәм төз йөрү" 01.03.2021

27.02 көнне безнең гимназиядә "Сафларда бердәм төз йөрү" бәйгесе узды. Бу чарада 7-8 нче сыйныф укучылары катнашты. 8 нче А сыйныфы укучылары I урын яуладылар. Сыйныф җитәкчеләре: Галеева Гөлназ Шамил кызы. Котлыйбыз!
-
" Алиш эзләреннән" VIII Бөтенроссия фәнни- эзләнү конференциясе 26.02.2021

26.02 .2021 Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә “ Алиш эзләренән” исемле VIII Бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе узды.
Быел бу чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге дип игълан ителгән елда zoom аша узса да, катнашучылар саны аз булмады, барлыгы 455 эш кабул ителде. Укучылар үзләренең эзләнү эшләрен, әкиятләрен, шигырьләрен тәкъдим итсә, мөгаллимнәр мәгариф, тел, тәрбия темасына кагылышлы мәкаләләре, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Конференциядә КФУ ның Психология һәм мәгариф институты кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Нуриәхмәтович Хуҗиәхмәтов, КФУ ның Психология һәм мәгариф институты доценты Насыйбуллин Рәмис Рәфәгать улы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының кафедра мөдире, филология фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы катнашты.
#татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
" Манзара" тапшыруында 25.02.2021

25.02.2021 директорыбыз Рәхимә Минвәлиевна Арсланова " Манзара" тапшыруында катнашты. Ул 19.02.2021 гимназиядә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь, язучы, публицист, Г.Тукай, М.Җәлил премияләре лауреаты Ркаил Рафаэль улы Зәйдуллин катнашында узган Парламент дәресе турында сөйләде, балаларга хокук белеме бирү турындагы фикерләре белән уртаклашты.










