Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
"Көз сылуы Сөмбелә - 2022" 27.10.2022

27 нче октябрьда “Көз Сылуы Сөмбелә” шәһәр конкурсының район күләмендәге этабында 5 нчы В сыйныфы укучысы Зиннатова Зәмирә катнашты. Ул матур итеп үзен шигъри юллар белән таныштырды. 24 сылу арасында Зиннатова Зәмирә 2 нче урынга лаек булды. Бу аның зур сәхнәдә беренче адымнары иде. Моннан соң да Зәмирәгә иҗади эшендә уңышлар теләп калабыз!
-
"Татар кызы, татар егете - 2022" 26.10.2022

Бүген Совет районы күләмендә "Татар кызы - татар егете 2022" бәйгесе үзды. Бу бәйгедә барлыгы 13 кыз һәм 8 малай катнашты. Безнең гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары Хабибуллин Вильдан 1 нче урын, Сираҗиева Зәлинә 3 урын яуладылар. Котлыйбыз!
-
"Алиш варислары" сафларына кабул итү 24.10.2022

24.10 көнне гимназиябезнең 1 нче сыйныф укучыларын " Алиш варислары" сафларына кабул итү тантанасы узды. Чара укучыларның җыр-биюләре белән үрелеп барды.Балалар Алиш исеменә лаек булып, тырышып укырга, тәртипле булырга сүз бирделәр.
" Алиш исеменә лаек булып,
Уңган, тырыш булып үсәрбез.
Алиш кебек батыр булсак әгәр,
Космоска да барып җитәрбез".
-
Артистлардан мастер-класс. 17.10.2022

Бүген 3А сыйныф сәгатендә кунакта Кәрим Тинчурин театры артистлары Резедә Сәләхова белән Артем Пискунов булдылар. Алар шигырь сөйләү буенча мастер-класс уздырдылар. Кунаклар балалар белән аралышып, аларның төрле кызык сорауларына җавап бирделәр.
Сегодня на классном часу 3А класса были артисты театра Карима Тинчурина Резеда Салахова и Артем Пискунов. Они провели мастер-класс по чтению стихов. Гости пообщались с детьми и ответили на интересующие их вопросы.
-
Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган халыкара конференция 13.10.2022

13.10 көнне гимназия укучылары директорыбыз Рәхимә Арсланова белән бергә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге үткәргән Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган халыкара конференциядә катнаштылар.
-
Школьный кубок Чистоты 10.10.2022

Гимназия укучылары 8 нче октябрь көнне “Мәктәп Чисталык кубогы – Школьный кубок Чистоты” проектында катнашып (җитәкчесе - Гайнуллина Р.Ф.) эко-дәрес үткәрү Сертификатына ия булдылар.Котлыйбыз!
-
Рифат Җамал белән очрашу 10.10.2022

07.10 көнне гимназия укучылары танылган шагыйрь, Һ.Такташ, Ш.Маннур премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге рәисе Рифат Җамал белән очраштылар. Чарада Р. Җамал үзе турында сөйләде, үзе язган шигырьләрен укыды, укучыларның сорауларына җавап бирде. Балалар да шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Әдәби кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Гимназиябездә Укытучылар бәйрәме узды. 06.10.2022

Укытучы- җир йөзендә иң мәртәбәле, иң абруйлы һөнәрләрнең берсе.
5 нче октябрь - Укытучылар көне уңаеннан гимназиядә бәйрәм концерты узды.Чарада укучыларыбыз белән бергә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов чыгыш ясады. Укытучыларның һөнәре бәйрәме уңаеннан күп мөгаллимнәребез мәртәбәле бүләкләргә ия булдылар. Укытучыларыбызга бүләкләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрылыгы Милли мәгариф идарәсенең регионара хезмәттәшлек секторы консультанты Әлфия Гафиятулловна Әхәтова тапшырды.
Фәхретдинова Г.М. – “Мәгарифтәге казанышлары өчен күкрәк билгесе”нә ия булды;
Зиннурова Н.З. – РФның Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
Бариева А.И. – “Почетлы остаз” исеменә лаек булды.
Зарипова М.Г. – ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Укытучыларыбыз : Валиева И.Я, Сәгъдиева И.М., Тяминова Л.К., Сарварова И..И., Заббарова А.Ф., Сафиуллина Л.Р., Тимерханов Р.Х., Минимуллина А.Х., Айсина Н.М. – Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы алдылар.
Ә Гарифуллина Л.Ш., Никитина О.Г. район мәгариф идарәсе грамотасы белән бүләкләнделәр.
Укытучыларны чын күңелебездән тәбрик итәбез, һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
-
Родительское собрание. 19.09.2022

16 сентября 2022г. в гимназии прошло общешкольное родительское собрание. Собрание вела директор гимназии Арсланова Рахима Минвалиевна.
На мероприятии приняли участие :
Старший инспектор (по пропаганде БДД) отделения пропаганды БДД ОГИБДД Управления МВД России по г. Казани капитан полиции Валеева Юлия Юрьевна;
старший инспектор ПДН ОП 12 «Гвардейский» УМВД России по г. Казани майор полиции Хайруллина Алсу Махмутгараевна; педагог-психолог высшей кв. категории Зулькарняева Люция Суюнбековна; зам.председателя Совета отцов РФ Пушкарев Владимир Михайлович.
Наша гимназия включена во Всероссийский проект "Школа осознанных родителей" (ШОР). В конце собрания было подписано двустороннее соглашение между гимназией и Фондом социальной поддержки "Семья".
-
15 сентябрь - Абдулла Алишның туган көне 15.09.2022

Бүген 15 сентябрь - каһарман- шагыйрь Абдулла Алишның туган көне уңаеннан гимназиябезнең ишегалдында урнашкан Алиш бюсты янында митинг узды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде, каләм иясенең җырлары яңгырады. Язучылар, Абдулла Алишның туганнары чыгыш ясады. Гимназия буенча Абдулла Алиш исемендәге премиягә быел Халыкара, республика олимпиадаларында җиңү яулаган, гимназия тормышында актив катнашучы 11 сыйныф укучысы Климова Светлана лаек булды.
Сегодня 15 сентября - день рождения поэта Абдуллы Алиша. В нашей гимназии около бюста А.Алиша прошел торжественный митинг. Учащиеся рассказали стихотворения, прозвучали песни поэта. Выступили писатели, родственники Абдуллы Алиша. В этом году Премии имени Абдуллы Алиша была удостоена ученица 11 класса Климова Светлана.










