Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
" Моңлы саз чыңнары" 27.04.2022

Бөек татар шагыйре Габдулла Туайның 136 -еллыгы уңаеннан уздырылган " Моңлы саз чыңнары" республикасы бәйгесендә 1 нче А сыйныфы укучысы Ризванов Гайсә ( укытучысы- Корбанова Лидия Николаевна) катнашып, II дәрәҗә Дипломга лаек булды. Котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!
-
Республиканский творческий конкурс "В созвездии А.С. Пушкина и Г.Тукая" 25.04.2022

Ученик 1 А класса Ризванов Гайсэ активный участник многих литературных конкурсов. В преддверии дня рождения великого тататрского поэта Г.Тукая он принял участие в конкурсе и стал Лауреатом I степени республиканского творческого конкурса "В созвездии Пушкина и Тукая". Поздравляем! Котлыйбыз!
-
Барыгыз да өмәгә! 23.04.2022

23 .04 көнне Бөтенроссия акциясенә кушылып, гимназия укучылары өмәгә чыктылар. Көннең җылы, кояшлы булуы, эшне тагы да җиңеләйтте. Балалар укытучылар белән бергә саф һавада рәхәтләнеп эшләделәр. Территориябез чистарды, көн тагы да яктырып киткәндәй булды.
-
Волейбол ярышлары 23.04.2022

Физкультура укытучысы Тимерханов Рөстәм Хәниф улы җитәкчелегендәге егетләр Волейбол командасы зона, район турында күпсанлы көндәшләрен җиңеп, шәһәр ярышларында катнашу хокукына ия булдылар. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
Олимпиада нәтиҗәләре 23.04.2022

Олимпиада- ул көчлеләр ярышы. Шуңа күрә аңа берөзлексез әзерләнергә, зур тырышлык, сабырлык күрсәтеп, бик күп өстәмә материал тупларга, белемне үстерергә кирәк. Укучыларыбыз бу уку елы дәвамында да төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында катнаштылар. Узган елга карагандә быел уңышларыбыз яхшырак булды. Барлыгы 20 нәтиҗәле урыныбыз бар( исемлек беркетелде).
-
" Әйдә, ШаяРТ!" бәйгесе
12.04.2022
11.04 көнне Казан лигасының " Әйдә, ШаяРТ!" бәйгесендә гимназиянең " Түбәтәй" командасы ( җитәкчесе - Гайнуллина Разилә Фәнусовна) катнашып, " Уен ачылышы" номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
Прием документов в 1 класс- 1 нче сыйныфка кабул итү 31.03.2022

-
21 март -Нәүрүз бәйрәме һәм Бөтендөнья Шигърият көне 21.03.2022

21 март- Нәүрүз бәйрәме һәм Бөтендөнья Шигърият көне. Бүген балалар Нәүрүз бәйрәменең йолалары, үзенчәлекләре турында сөйләштеләр, Бөтендөнья Шигърият көне уңаеннан һәр дәрестә шигырьләр укыдылар.
-
Язучы белән очрашу 19.03.2022

16.03 көнне гимназия укучылары шагыйрә, С.Сөләйманова, А.Алиш премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе Эльмира Шщрифуллина белән очраштылар. Әдәби- музыкаль кичәдә укучылар гына түгел, язучы үзе дә шигырьләрен укыды, балаларның сорауларына җавап бирде.Чара җыр- биюләр белән үрелеп барды. Курайчылар ансамбленең чыгышы да Э.Шәрифуллинаның күңеленә хуш килде.
-
Җыр фестивале 12.03.2022

11.03.2022 көнне гимназиядә Мәдәни мирасны саклау елы кысаларында традицион " Җыр фестивале" узды. Ул быел VII тапкыр уздырылды, чара татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров иҗатына багышланды. Бу чарада укучыларыбыз бөек җырчы репертуарыннан җырлар, шулак ук татар халык җырларын башкардылар. Һәр сыйныф зур әзерлек күрсәтте. Балалар халык җырларын биюләр белән җанландырып бик матур итеп башкардылар. Бу фестиваль генә түгел, чын бәйрәм булды. Һәр сыйныф Дипломнар гына түгел, ә баллы күчтәнәчләр дә алды.










