Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
"Тылсым иле" 15.06.2021

"Тылсым иле" гимназия яны лагерендә әллә инде тылсым бар: балалар өчен көн дә бер әкияти чара. Әле генә башланган кебек иде кызыклы лагерь тормышы, инде 15 көне узып та киткән ..
15-ый день пришкольного лагеря «Тылсымлы ил». Страна, где по- настоящему весело и интересно, где каждый день для детей проводятся весёлые игры и интересные занятия.
-
Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты билгеләнде 15.06.2021

Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, конференцияләрдә зур уңышларга ирешкән, мәктәп тормышында актив катнашкан (7-11 нче сыйныф укучылары арасында)1 укучыга гимназиянең 20 - еллыгы уңаеннан Абдулла Алиш исемендәге (гимназиянең 11.05.2021 ел 68/1 боерыгы нигезендә) һәм иҗат бәйгеләрендә зур уңышларга ирешкән, әдәбият сөюче, каләм тибрәтүче 1 укучыга директорыбыз,шагыйрә Рәхимә Арсланова (11.05.2021 елның 68/2) премияләрен ( елга 1 тапкыр 1 укучыга) бирү турында карар кабул ителде.
2020-2021 нче уку елы ахырында гимназия буенча Абдулла Алиш исемендәге премиягә Сәгъдиева Язиләгә, Рәхимә Арсланова премиясенә Галеев Айназ лаек булдылар.
#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы #татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
В связи с 20 - летием гимназии, ежегодно одному ученику среди 7-11 классов, достигшему больших успехов в олимпиадах, конференциях различного уровня, принимавшему активное участие в жизни школы, было принято решение о присуждении премий имени Абдуллы Алиша (Приказ по гимназии от 11.05.2021 г. № 68/1) и Рахимы Арслановой (Приказ по гимназии от 11.05.2021 г. № 68/2).В конце 2020-2021 учебного года премия Абдуллы Алиша была присуждена Сагдиевой Язиле, премия Рахимы Арслановой - победителю творческих конкурсов Галееву Айназу.
-
Р.Н. Миннеханов белән очрашуда 01.06.2021

Безнең гимназиянең 1 нче Б сыйныфы укучысы Кузьмин Саша ТР Президенты Р.Н. Миннеханов белән 01.06 көнне үткәрелгән очрашуда катнашты.
Балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Президенты "Укучының мәдәни көндәлеге" проектында җиңүче балалар белән очрашты. Татарстаннан барлыгы 14 бала Президент сараенда кунакта булды. Саша әле 1 нче сыйныфта гына булуына карамастан, республиканың мәдәни тормышындагы чараларда катнашып, зур уңышларга ирешкән өчен сайланган иде. 2020-2021 нче уку елында ул төрле иҗади конкурсларда җиңү яулап, 130 дан артык бүләк алды. Президент Казан Кремле буенча экскурсия үткәрде, балаларга үзенең эш кабинетын күрсәтте, укучыларның сорауларына җавап бирде. -
Браво! Афәрин! 03.05.2021

6 сыйныф укучысы Бариев Даниэль Музейлар елына багышланган республика күләмендә уздырылган фестиваль бәйгедә катнашып, "Иң яхшы экскурсовод" номинациясендә I дәрәҗәдәге лаурет дипломы белән бүләкләнде. Бу бәйгегә укучыны Фәрхетдинов И.М., һәм Бариева А.И. әзерләделәр.
-
Яшь язучыларыбыз 03.05.2021

Габдулла Тукайның тууына 135 - ел һәм Габдулла Тукай музееның 35 - еллыгына багышланган "Ядкярьләрдә - Тукай рухы" кичәсендә әдәби иҗат конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. 8нче сыйныф укучысы Галиев Айназ 5-8нче сыйныф укучылары арасында "Чәчмә әсәр" номинациясендә 3нче урынга лаек булды, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.котлыйбыз!
-
Без-Тукай оныклары 03.05.2021

Тукай иҗатына багышланган бәйгеләр район күләмендә еш уздырыла. 1 сыйныф укучысы Усманов Айзат "Без - Тукай оныклары" бәйгесендә катнашып, II урынга лаек булды. Уңышлар, зур җиңүләр телибез!
-
Шаяннар һәм тапкырлар клубы 03.05.2021

30нчы апрельдә гимназиябезнең 7 сыйныф укучылары командасы Шаяннар, тапкырлар клубының Казан лигасы үткәргән "Әйдә, шаяРТ " уенынында катнашып, III урынны яуладылар.
-
Все на субботник! Барыгыз да өмәгә! 24.04.2021

24.04 көнне барлык укучылар, укытучылар белән бергә өмәгә әти- әниләр дә чыкты.Бергә булганда эшләве дә күңелле.
24.04 на субботник вместе с родителями и педагогами вышли и родители. Вместе и работать веселее!
-
" Илһам" бәйгесендәге уңышларыбыз 24.04.2021

23.04 көнне Идел буе спорт һәм туризм академиясе бинасында узган тантаналы чарада " Илһам" Халыкара әдәби- иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар. Алар арасында гимназия укучылары да бар: Галеев Айназ, 8 а сыйныфы укучысы- җиңүче, Гыйлманова Зилә, Кәбирова Азалия, 7 нче сыйныф укучылары- лауреат исеменә лаек булдылар. Шулай ук бу чарада мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин коллективка милли тәрбия һәм белем бирүдәге уңышлары өчен Каюм Насыйри премиясе Дипломын директорыбыз Рәхимә Минвәлиевна Арслановага тапшырды.
#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы #татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
" Асылташ" бәйгесе 21.04.2021

17.04 көнне гимназиябез укучысы Сираҗиева Зәлинә " Асылташ" бәйгесендә катнашып II урынга лаек булды. Бу бәйгедә катнашкан укучы кызлар иҗат өлкәсендә генә түгел, үз көчләрен интеллектуаль турда да сынап, җюри белән җылы әңгәмәдә катнаштылар. Зәлинәне бу җиңүе белән котлыйбыз!
#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы #татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства










