Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420087, г. Казань, ул. Латышских Стрелков, д. 15 (основное здание); ул. Р.Зорге,1А (здание начальной школы) |
| Телефон: | +7(843)-298-83-35 |
| E-Mail: | G8.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №8" |
| Руководитель: | Пичугина Марина Вавиловна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 1801 обучающихся (в том числе 8 иностранных граждан) |
| У нас учат: | 96 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Без булдырабыз! 30.04.2013

“Күнелләрдә балкый маяк булып Тукай моңы, Тукай сүзләре” дигән конкурс нәтиҗәләре дә килеп җитте. Без бу юлы да сынатмадык. 6Б сыйныфы укучысы Шәрәфиева Рүзилә 1нче урынга лаек булды. Әфәрин Рүзилә!
-
“Без – Тукай оныклары”
25.04.2013
25нче апрель. Бу көнне 1нче сыйныф укучылары аеруча түземсезлек белән көтеп алдылар. Алар өчен зур бәйгеләрдә катнашу бик дулкынландыргыч вакыйга. 1нче сыйныф укучысы Рисаева Әдилә “Без – Тукай оныклары” дигән район күләмендә уздырылган конкурста катнашып, беренче урын яулады. Әдилә үзенең чын “Тукай оныгы” икәнен раслады. Әдиләне бу конкурска әзерләгән укытучыларына да Фазуллина Сирена Рөстәм кызы һәм Шәрәфиева Гүзәл Мансур кызына аерым рәхмәт белдерәсебез килә.
Киләчәктә уңышлар телибез!
-
“Тукай белән XXIнче гасырга” 24.04.2013

Тукай айлыгы дәвам итә. 24нче апрель көнне 4нче һәм 5нче сыйныф укучылары “Тукай белән XXIнче гасырга”дип исемләнгән викторинада көч сынашты. Һәр сыйныф зур әзерлек белән килгән. Укучылар бөек шагыйребезнең тормыш юлын һәм иҗатын гына өйрәнеп килмәгәннәр, аның әкиятләрен дә сәхнәләштергәннәр. Викторинада җиңүчеләрне котлыйбыз! Рус төркемнәрендә укучы балаларның Габдулла Тукай иҗаты белән кызыксынулары бик шатландыра.
-
Тукай бәйрәме 17.04.2013

17нче апрельдә безнең гимназиядә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган әдәби музыкаль кичә узды. Сәхнәдә аның шигырьләре агылып торды. Әкият геройларына җан керде. Тукай сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. Кичәбезгә “Манзара” тапшыруыннан кунаклар да килде. Кичәбезнең бик күнелле итеп узганын сизми дә калдык. Быел да Габдулла Тукай бәйрәменә битараф калучылар булмады.
-
Ступени успеха 13.04.2013

13 апреля в 10В классе прошла деловая игра «Ступени успеха», которая была организована в рамках трехстороннего сотрудничества с вертолетным заводом и КНИТУ-КАИ. Участники игры выполняли задания, которые были привязаны к профессиональным и личностным качествам. Именно те качества, которые ценят современные работодатели: умение работать в команде, активность, креативность, умение быстро обучаться, умение быстро перестраиваться и т.д.
В финале участники увидели, чем они могут гордиться и какие для них есть еще зоны роста и развития в профессиональном плане.
-
Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре! 08.04.2013

Ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көненә багышланган район күләмендә шигырь укучылар конкурсы уза. Без быел да бу конкурска тырышып әзерләндек. Cәхнә осталыгында көч сынашырга безнең гимназиядән 2нче сыйныф укучылары Зигангиров Адель, Шаймарданова Алинә һәм 6нчы сыйныф укучысы Шарафиева Рузиля барды. Аларга уңышлар телибез!
-
“Фән - яшьләрнеке” 08.04.2013

8 апрельдә Район күләмендә фәнни-гамәли конференция узды. "Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәрендә фразелогизмнар һәм диалектизмнар" дигән эше белән Ларионова Диана (7нче сыйныф) III урын яулап, Дипломга лаек булды. Диананы, аның фәнни җитәкчесе Нуртдинова Гүзәл Фәрит кызын котлыйбыз!
-
Экскурсия 05.04.2013

5 апреля ученики 2Б класса гимназии посетили молочное производство Данон-Юнимилк. Дети своими глазами увидели, как производят молоко, сметану, детскую молочную продукцию. Затем были угощены продукцией комбината. От экскурсии все в восторге!
-
Тагын бер конференция артта калды... 05.04.2013

5нче апрель көнне “Глобализация – реальность современного мира” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә гимназия укучысы Габдуллин Ильназ (җитәкчесе Халитова Ләйсән Фәнил кызы) доклады белән III дәрәҗә Дипломга ия булды булды. Булдырасың, Ильназ!
-
“Яздан аерып булмый Тукайны!” 03.04.2013

Габдулла Тукай айлыгын башлап та җибәрдек... Бүген 7-8нче сыйныф укучылары бөек шагыйребезнең тормыш юлына һәм аның иҗатына багышланган “Зирәк бала” викторинасында тапкырлыкта көч сынашты. 15 укучы арасыннан иң зирәк укучыны сайлап алу җиңел булмады. Балалар сынатмадылар, җиңүгә омтылдылар. Һәммәсе дә ныклы әзерлек белән килгәннәр, һәммәсе дә җиңүгә лаек. Викторина булгач, анда җиңүчеләр дә була. “Зирәк бала” статусын 8нче сыйныф укучысы Гәрәева Эльмира яулады (I урын). II урын 8нче сыйныф укучысы Хисамова Алсуга, III урын 7нче сыйныф укучысы Ларионова Дианага бирелде. Котлыйбыз!





