Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420087, г. Казань, ул. Латышских Стрелков, д. 15 (основное здание); ул. Р.Зорге,1А (здание начальной школы) |
| Телефон: | +7(843)-298-83-35 |
| E-Mail: | G8.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №8" |
| Руководитель: | Пичугина Марина Вавиловна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 1801 обучающихся (в том числе 8 иностранных граждан) |
| У нас учат: | 96 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Сингапур методикасы... 26.12.2013

12нче декабрьдән башлап Сингапур методикасы буенча укытучыларыбыз ачык дәресләр бирде. Һәр укытучының дәресендә төрле структуралар кулланылды. Аларның һәммәсе сыйныф үзенчәлегенә карап сайланган һәм дәрес этабына бик урынлы кертелгән иде. Балалар өчен дә бу дәресләрнең күпчелеге кызык булды. Бу безнең гимназиядә әле башлангыч этаптагы методика. Алга таба Сингапур структуралары безнең татар теле һәм әдәбияты дәресләребездә үзләренә урын табыр дигән ышанычта калабыз.
-
Встреча с родителями 24.12.2013

24 декабря состоялось заседание председателей родительских комитетов. Перед родителями выступили помощник прокурора РТ Даишев К.Р. и старший прокурор Советского района Гарифуллин Р.Р. Тема выступления «Профилактика наркотизации и ответственность за незаконный оборот наркотических веществ».
-
Шигырьләр һәм иншалар конкурсы. 24.12.2013

Без уздырылган конкурсларга битараф кала алмыйбыз. Сәләтле балалар булганда, аларның сәләтен үстерергә кирәк. Ноябрь аенда әниләргә багышланган шигырьләр конкурсында да катнашырга булдык. Район күләмендә 1-4нче сыйныфлар арасында 2нче урынны яулап алучы 4нче сыйныф укучысы Сафина И., 7-8нче сыйныфлар арасында 8нче Б сыйныф укучысы Ларионова Д. 3нче урынга лаек булдылар. Алар почет грамоталары белән бүләкләнде. 9нчы сыйныф укучысы Сабирова Э. Һәм 10нчы сыйныф укучысы Гайнуллина К. Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Без бу укучыларның укытучыларына – Елгушова Валентина Яков кызына, Айзатуллова Әлфия Мөнир кызына, Геловани Гүзәл Фәндүс кызына бик нык рәхмәтле. Афәрин!!!
-
Нәниләр җитди юнәлешкә юл тота. 05.12.2013

5нче декабрь көнне конференцияләрне башлап җибәрдек. Быел Д.С. Лихачев исемендәге VIII филология фәнни-тикшеренү укучылар конференциясендә башлангыч һәм урта звено укучылары белән беренче мәртәбә катнашырга булдык. Гимназия укытучылары: Сайфуллина Л.И., Биктагирова Р.Ф., Елгушова В.Я., Абдуллина А.Р. үзләренең укучыларында татар әдәбиятына кызыксыну уятып, алар белән бу конференциягә бик җитди әзерләнделәр. 3нче Б укучылары Зяббаров Дмитрий, Галимуллин Азат, 4нче Б укучысы Асхадуллина Айгөл һәм 6нчы В укучысы Зарипова Резеда грамоталарга лаек булдылар. Без аларны әзерләгән укытучыларны һәм катнашучы укучыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!!!
-
Форум математиков 25.11.2013

26 ноября 2013 года состоялся I республиканский Форум учителей математики «Концепция математического образования в России: проблемы и перспективы его развития».
2013/2014 учебный год объявлен в Татарстане Годом математики и проведение математического Форума в Казани не случайно.
Более 500 делегатов, среди которых учителя математики, начальники отделов и управлений образования муниципальных образований, директора информационно-методических центров, приняли участие в открытых уроках, мастер-классах и презентациях опыта работы школ– центров математического образования Казани.
Таким центром является наша гимназия и наши лучшие учителя достойно встретили гостей Республики.
-
Семинар 21.11.2013

2013 нче елның 21 ноябрендә Казан шәһәренең 8 нче гимназиясендә квалификация курсларын тыңлаучы татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “ФДБСна күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль компетенцияләрне формалаштыру” темасына семинар-стажировка үтте.
Семинарны милли сораулар һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәрәфиева Гүзәл Мансур кызы башлап җибәрде. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучылары кафедрасының эшчәнлеге белән таныштырды. Сүзне филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм әдәбияты кафедрасының фәнни җитәкчесе Хайбрахманов Рөстәм Халит улы дәвам итте. Ул семинарның темасына кагылышлы чыгыш ясады, Федераль дәүләт белем стандартларының төп моментларын ачыклап китте.
Аннан гимназия укытучылары кунакларга ачык дәресләрен күрсәттеләр: Фәзуллина Сиринә Рөстәм кызы (2а, рус төркеме) - «Тән әгъзалары. Исемнең берлек санда, беренче затта төрләнеше», Елгушова Валентина Яков кызы (4б, татар төркеме) - «Малай белән елан» кытай әкияте”, Сәйфуллина Ләйсән Илдар кызы (2в, рус төркеме) - «Мин чисталык яратам», Абдуллина Айгөл Рихат кызы (3в, рус төркеме) «Китапханәдә» темаларына. Шулай ук Хәсәнова Айгөл Минибай кызы һәм Мөхәммәтшина Чулпан Фаат кызы 4 нче сыйныфларның рус төркемнәрендә Әниләр көненә багышланган «Әнием – күз нурым» исемле викторина үткәрде. Чарадан соң кунаклар Геловани Гүзәл Фәндүс кызының “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру” исемле чыгышын тыңлап үттеләр.
Семинар түгәрәк өстәл белән тәмамланды. Анда гимназия укытучылары күрсәткән дәресләргә һәм чарага анализ ясалды, кунакларның семинарга карата фикерләре әйтелде.
-
Наши победы! 15.11.2013

Cо 11 по 13 ноября команда нашей гимназии приняла активное участие во ВТОРОМ РЕСПУБЛИКАНСКОМ ИСТОРИКО-ПРАВОВОМ ТУРНИРЕ. Состав команды «Правосудие»: Хисматуллина Гульназ (11А), Галимова Аделина (11А), Журавлева Екатерина (11В). Руководитель команды - Гогонина Светлана Владимировна, учитель истории и обществознания. Наши победы: интеллектуальная игра «Парламентские дебаты по Британской системе» - 1 место; интеллектуальная игра «Что? Где? Когда?» - 1 место. Журавлева Екатерина была награждена дипломом Лучшего спикера Турнира. А также первое место на конкурсе визиток!
-
“Көз Сылуы Сөмбелә” 14.11.2013

Ел саен район күләмендә үткәрелгән “Көз Сылуы Сөмбәлә” бәйгесенә ныклап гимназиянең 5нче Б сыйныф укучысы Титова Алинә әзерләнде. Кызлар бәйгедә үзләренең төрле яктан да булганлыкларын күрсәтергә тырышты. 14нче ноябрьдәге бәйгедә катнашучылар күп булуына карамастан, Алинәбез “Уңган кыз” номинациясендә дипломга лаек булды. Бу дипломны яклауга 6нчы Б сыйныф укучысы Николаев Евгений да үз өлешен кертте. Афәрин, Алинә! Бу бәйгегә әзерләгән укытучылары Хасанова Айгөл Рихат кызы һәм Шәрәфиева Гүзәл Мансур кызына да киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
-
“Күңелле татар теле” 13.11.2013

12-13нче ноябрь көннәрендә Казан шәһәре Совет районы МББУ “8нче гимназия”сендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Яңа дәүләт белем стандартларына күчү шартларында рус телле укучыларга башлангыч этапта “Күңелле татар теле” УМКсы буенча татар теле һәм әдәбиятын укыту” темасына семинар – уку уздырылды. Гимназия директоры Марина Вавил кызы Пичугина кыскача гимназиянең тарихы һәм хәзерге торышы белән таныштырып китте. Милли белем һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Мансур кызы Шәрәфиева татар теле һәм әдәбияты кафедрасының эше турында сөйләде. Кафедраның фәнни җитәкчесе Рөстәм Халит улы Хайбрахмановның чыгышы кафедраның методика һәм татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә тикшеренү эшләре турында булды. Кафедра заман таләпләренә туры китереп, эшчәнлеген Яңа белем стандартларына нигезләнеп алып бара. Шул рәвешле, укытучылар педагогик фәннәр кандидаты, Яр Чаллы педагогик технологияләр һәм ресурслар институты доценты Роза Зәкиевна Хәйдәрова белән хезмәттәшлек итәләр.
Семинарның беренче көнендә Роза Зәкиевна Хәйдәрова укытучылар алдында семинар темасы буенча чыгыш ясады. Аның чыгышын “Татармультфильм” хезмәткәре тулыландырды. Ул TATARSCHOOL.ru сайтында урнаштырылган электрон методик кулланмалар белән таныштырып китте.
13нче ноябрь көнне практик өлешендә гимназия укытучылары Әлфия Мөнир кызы Айзатуллова (I кв. категорияле) , 3нче сыйныфта “Ничәнче? соравы”, Айгөл Рихат кызы Абдуллина 3нче сыйныфта “Китапханәдә” дигән темаларга дәресләр күрсәттеләр. Түгәрәк өстәлдә укытучыларга Роза Зәкиевна Хәйдәрова күрсәткән дәресләргә анализ ясау барышында дәрескә анализ ясау тәртибен дә өйрәтте.
-
Профессиональное развитие 04.11.2013

2-3 ноября весь педагогический коллектив гимназии прошел краткосрочные курсы по программе «Профессиональное развитие и методический коучинг для учителей Республики Татарстан». Данные курсы проводятся с целью повышения профессиональной компетентности педагогов г.Казани в рамках реализации проекта «Совершенствование качества преподавания в Республике Татарстан» совместно с Сингапурской компанией Educare Cooperative Limited».





