Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420087, г. Казань, ул. Латышских Стрелков, д. 15 (основное здание); ул. Р.Зорге,1А (здание начальной школы) |
| Телефон: | +7(843)-298-83-35 |
| E-Mail: | G8.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №8" |
| Руководитель: | Пичугина Марина Вавиловна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 1801 обучающихся (в том числе 8 иностранных граждан) |
| У нас учат: | 96 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Укучыларыбыз фәнгә тартыла. 19.02.2014

Безнең гимназия укучыларыбыз фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашырга тырышалар. Алар укытучылары белән бергәләшеп үзләрен кызыксындырган темаларга тикшеренү эшләрен алып баралар һәм нәтиҗәгә килгәч, докладлары белән чыгышлар әзерлиләр. Быел беренче мәртәбә үзләренең тикшеренү эшләре белән 7нче сыйныф укучысы Шәрәфиева Рузилә һәм 10нчы сыйныф укучысы Әхтәмова Әлсинә уртаклашырга булдылар. Алар 19нчы февраль көнне укучыларның Д.В.Вилкеев исемендәге Vнче Шәһәр конференциясендә катнашты. Әлсинә (укытучысы Хәсәнова А.М.) сертификатка, ә Рузилә (укытучылары Мөхәммәтшина Ч.Ф., Шәрәфиева Г.М.) IIIнче урынны яулап, дипломга лаек булдылар. Афәрин, кызлар! Киләчәктә дә сезгә уңышлар теләп калабыз.
-
“Уйлар көймәсендә сәяхәткә...” 18.02.2014

Гимназиядә “Уйлар көймәсендә сәяхәткә...” дигән фәнни-гамәли конференция традиция буенча февраль аенда уздырыла. Быел да ул үзен көттереп тормады. 18нче февраль көнне гимназиядә 9секция эшләде. Шулар арасында татар теле һәм әдәбияты секциясендә 13 укучы чыгыш ясарга әзер иде. Укучылар бер-берсен игътибарлы итеп тыңладылар, сораулар биреп аралыштылар. Секциядә төрле яшьтәге балалар катнашты. Шуңа күрә жюри әгъзалары да яшь үзенчәлеген истә тотып, иң яхшы эшләрне сайладылар. Башлангыч сыйныфлары арасында 1нче урынны яулаган 2нче сыйныф укучысы Асфандиярова Луиза, 2нче урынны – 2нче сыйныф укучысы Шәймарданова Алинә, 3нче урынны – 4нче сыйныф укучысы Зуева Анастасия дипломнарга лаек булдылар. 5-11нче сыйныф укучылары арасында I нче урынны 7нче сыйныф укучысы Шәрәфиева Рузилә һәм 9нчы сыйныф укучысы Вәлиуллина Гүзәл бүлделәр; II нче урынга 11нче сыйныф укучылары Апакова Диана белән Гатауллина Аделина эшләре лаек булды. Конференциядә катнашкан һәр бала истәлекле бүләкләр (китаплар) белән бүләкләнде. Мондый чаралар укытучыларга да, укучыларгада балаларны икенче яктан күрергә булыша. Секциябездә катнашучылар гына түгел, үз теләкләре белән кергән тыңлаучылар да аз булмады. Бу, әлбәттә, бик сөендерә һәм киләчәгебез бар дигән нәтиҗәгә киләбез.
-
“Татар кызы – 2014” 15.02.2014

“Татар кызы” конкурсы ничә еллар дәвамында уздырылып килә. Быел, 15 нче февраль көнне, без дә беренче тапкыр үз көчебезне бу бәйгедә сынап карарга булдык. 10 нчы сыйныф укучысы Салеева Ләйсән бар яктан да үзен булган, уңган итеп күрсәтте. Бәйге соңында аңа “Иң сабыр Татар кызы” дигән номинациядә диплом тапшырылды. Ләйсәнгә киләчәктә барлык бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз. “Татар кызы” конкурсында катнашырлык кызыбызны берничә ел дәвамында татар җанлы итеп үстереп килгәне өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ваганова Альбина Ильсур кызына рәхмәтебезне белдерәбез. Ләйсәнне бәйгегә укытучысы Хасанова Айгөл Минибай кызы әзерләде. Ул Ләйсәндә туган теленә карата булган мәхәббәтен, хөрмәт хисен саклап калу өстендә эшләвен дәвам итә.
-
Һәр ел саен туам... 15.02.2014

Февраль ае бөек шагыйрь Муса Җәлил ае. Гимназиябездә һәр ел саен Муса Җәлилнең айлыгы уздырыла. Укытучыларыбыз шагыйрьне искә алу дәресләрен уздырды. Күп кенә сыйныфлар стенгазеталар чыгарып, конкурста катнаштылар. Һәр стенгазета үзенчәлекле, кызык булды. Ләкин жюри әгъзалары иң яхшыларын сайлап алдылар. Стенгазета чыгарган сыйныфлар төрле номинацияләргә лаек булдылар. 15нче февраль көнне алар мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнде. Башлангыч сыйныф укучылары арасында үз теләкләрен белдереп, рәсемнәр эшләүчеләр дә булды. 3нче Г укучылары Кончаков Дамир һәм Бобиева Робия эшләгән рәсемнәре өчен мактау грамоталарына лаек булдылар.
-
Җырсыз кеше – канатсыз кош. 14.02.2014

Гимназиябездә өченче ел инде укытучылар өчен җырлар кичәсе уздырыла. Музыка укытучысы Антонова Альбина Ривгат кызы гимназиядәге укытучыларыбызны сихри музыка дөньясына алып керә. Безнең өчен ел саен музыка яңа яктан ачыла. 2014нче елның җыр кичәсе төрле миләтнең халык җырларына багышланды. Быел да татар теле һәм әдәбият укытучылары бу кичәгә битараф кала алмады. Алар татар халык җырларын башкардылар. Кызларыбыз үзләренең милли киемнәре, җырлары белән тамашачыларга яңа яктан ачылдылар. Афәрин, кызлар!
-
Хади Атласи конференциясе.
14.02.2014
Гимназиябезгә быел гына килгән укытучыларыбыз төрле чараларда актив катнашалар. Күптән түгел генә Лихачев исемендәге конференциягә балаларын әзерләгән укытучыларыбыз, Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы, Биктаһирова Руфия Фаяз кызы һәм Сәйфуллина Ләйсән Илдар кызы, үзләренең методик темалары белән 40 нчы гимназиядә Хади Атласи исемендәге конференциядә чыгышлар ясадылар. Аларның чыгышларына нәтиҗә ясап, эшләре сертификатлар белән бүләкләнде. Укытучылар катнашкан конференциядән канәгатьләнеп һәм үзләре өчен нәтиҗәләр ясап кайттылар. Киләчәктәге эшегездә уңышлар теләп калабыз!
-
Что?Где?Когда? 13.02.2014

Поздравляем школьную команду 11В класса «План Б», участвующую в городской интеллектуальной викторине «Что? Где? Когда?». Ребята стали победителями в полуфинальной игре. Желаем успехов в финальном туре!
-
Габдулла Тукай музеенда кунакта. 13.02.2014

Укучыларыбыз Габдулла Тукай музеена аның туган көненә генә түгел, музейда уздырылган төрле әдәби кичәләрдә, очрашуларда катнашырга яратып йөриләр. 13 нче февраль көнне 5-7нче сыйныф укучылары музей тарафыннан уздырылган Г.Камалның туган көненә багышланган кичәдә катнаштылар. Балалар музейдан күтәренке күңел белән кайттылар. Бу кичә аларга бик ошаган. Ә музей буйлап уздырылган экскурсия аларның хәтерләрендә булган Габдулла Тукай турында белемнәрен тагын да яңарткан. Без музейда эшләүчеләргә һәм очрашуны оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Укучыларыбыз мондый очрашулар тагын булыр әлә дип өметләнеп кала.
-
Лыжня России 10.02.2014

9 февраля мы приняли активное участие во Всероссийской массовой лыжной гонке «Лыжня России-2014».
-
Ассоциация выпускников 08.02.2014

В субботу прошла традиционная встреча выпускников гимнази. В теплой и дружеской атмосфере выпускники -2013 передали символический корабль выпускникам 11-х классов. Вечер украсил праздничный концерт с творческими выступлениями учащихся 1-х, 3-х, 5-х, 7-х и 11-х классов.





