Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420087, г. Казань, ул. Латышских Стрелков, д. 15 (основное здание); ул. Р.Зорге,1А (здание начальной школы) |
| Телефон: | +7(843)-298-83-35 |
| E-Mail: | G8.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №8" |
| Руководитель: | Пичугина Марина Вавиловна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 1801 обучающихся (в том числе 8 иностранных граждан) |
| У нас учат: | 96 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Год математики 26.06.2014

В ГТРК «Корстон» подвели итоги Года математики в Республике Татарстан. Открывая праздник, глава Минобрнауки Татарстана в первую очередь поздравил всех с завершением учебного года. «Действительно, математика – царица всех наук. Конечно, за один год невозможно решить все задачи, поэтому систематическая работа в этом направлении будет вестись и в дальнейшем», – подчеркнул Э.Фаттахов. Он отметил, что в системе образования республики создана хорошая материально-техническая база. За вклад в развитие математического образования и активное участие в мероприятиях Года математики были отмечены лучшие муниципальные образования. Наша гимназия (как лучший центр математического образования) получила сертификат на кабинет по математике.
-
Последний звонок 24.05.2014

Поздравляем выпускников 2014 года с праздником
-
У нас гости! 19.05.2014

19 мая к нам в гости пришли ребята из ГАОУ СПО «Казанский радиомеханический колледж». Для учащихся 9-х классов и их родителей они показали музыкальный коллаж, познакомив нас таким образом с профессиями, которые можно получить в колледже.
-
Ач, шигърият, серләреңне... 12.05.2014

12нче май көнне безнең гимназиягә ТНВдан балаларыбызны төшерергә килделәр. Беренче сыйныф укучылары укытучы апалары Биктаһирова Руфия Фаяз кызы, Сәйфуллина Ләйсән Илдар кызы белән “Ач, шигърият, серләреңне ” дигән тапшыруга тырышып, Шәүкәт Галиев шигырьләрен сөйләргә өйрәнделәр. Татар балалары әзерләнә башлагач, рус төркемендә укучы балалар да рәсем ясап, шигырьләр сайлап килгәннәр. Алар белән бергә, өченче сыйныф укучылары да тапшыруда катнашырга теләк белдерде. Мондый балаларга каршы килеп буламени? Без балаларыбыз белән горурланабыз! Аларга иҗади уңышлар телибез! Афәрин, балалар!
-
Безнең язлар мәңге Тукайлы 24.04.2014

Син яшендәй балкып яшьнәдең дә
Йолдыз булып күккә атылдың
Һәм, онытылмас моңлы сазы булып,
Йөрәгендә калдың халкыңның...
-
Г.Тукай “Печән базары” 24.04.2014

“Театр – кеше күңеленә турыдан –туры юл салучы сәнгать, һәм ул халык тормышыннанбашка яши алмый. Милли театр бигрәк тә.”
М. Сәлимҗанов, 1996ел
Г.Кариев исемендәге яшьләр театры артистлары үзләренә тартып тора. Аларның спектакльләрен карарга укучыларыбыз ашкына. Г.Тукай айлыгында да 25нче апрельда театрга барырга булдык. “Печән базары” дигән спектакль балаларның күңелләренә ятышлы булды. Бу алар өчен тагын бер мәртәбә бөек шагыйребезнең тормышы һәм иҗаты турында белгәннәрен тирәнрәк аңларга ярдәм итте. 6-7нче сыйныф укучылары спектакльны яратып кайттылар.
-
Сабантуй язын да була ала икән... 23.04.2014

23нче апрель көнне гимназиябез спортчылар делегациясен кабул итте. Башка төбәкләрдән килгән кунакларга Сабантуйның нинди бәйрәм икәнлеген аңлатырга туры килде. Бәйрәмнең тарихы белән таныштырып, татар халкы өчен мөһимлеген аңлатканнан соң, укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан концерт оештырылды. Бәйрәм күңелле һәм кунакларыбызның исләрендә калырлык булды.
-
Театр 23.04.2014

23 нче апрель көнне татар теле һәм әдәбияты укытучылары бергәләп Г.Кариев исемендәге яшьләр театрына бардылар. Без “Казан ятиме” дигән спектакль карадык. Сәхнәдә декорацияләр бик аз булды, әмма режисер гади генә урындыкларны да ничек кулланып була алганын курсәтте. Актерларның уйнаулары безне бөтенләй дә тынсыз калдырды. Спектакль бик мәгънәле, эчтәлекле булды. Бу спектакльны караган кешеләр ятимнәргә карата беркайчан да битараф кала алмас дигән нәтиҗәгә килдек....
-
Без Тукай оныклары 22.04.2014

22нче апрель көнне Дәрвишләр бистәсендә “Без Тукай оныклары” дигән конкурста 1нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Ралинә катнашырга булды. Укытучысы Биктаһирова Руфия Фаяз кызы белән җырларга, үзе турында сөйләргә, Абдулла Алиш тормышын һәм иҗатын ныклап өйрәнде. Ралинә туган телен, шигырьләр сөйләргә бик ярата. Бу мәхаббәтне аңа дәү әнисе Зөлфия апа тәрбияләгән. Укытучы апасы да бу мәхәббәтне сүндермәс өчен күп көч сала.
Ралинә үзен чын Тукай оныгы икәнен раслады. Ул II нче урынны яулап дипломга лаек булды. Афәрин, Ралинә!
-
Алмачуар безне көтеп торган 21.04.2014

21нче апрель көнне абыйлары, апалары карап, тәкъдим иткән “Алмачуар” спектакленә 3нче сыйныф укучылары барырга теләк белдерде. Караган спектакль балаларга нык тәэсир итте. Артистларның уйнауларын, декорацияләрен ошатып кайттылар. Без Г.Кариев исемендәге яшьләр театры артистларына рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә элемтәне өзмәскә тырышырбыз.





