муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Яшьлек" клубына кабул итү. 26.10.2015

Бүген безнең мәктәбебездә 8 сыйныф укучыларын "Яшьлек" клубына кабул итү тантанасы булды. Бәйрәм барышында 8-11 сыйныф укучылары арасында төрле бәйгеләр үткәрелде. Соңыннан 11 класс укучылары "Яшьлек" клубына яңа аяк басучыларны 3 командага бүлеп, кызыклы уеннар уйнаттылар. Нәтиҗәдә "Яшьлек" клубы членнары 46 га җитте.
-
Укучының мәдәни көндәлеге. 25.10.2015

25 нче октябрь көнне башлангыч класс укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Балаларга мәдәният өлкәсендә туган ягыбыз тарихын өйрәнүдә зур уңышлар телибез.
-
Көзге бал 22.10.2015

Бүген безнең мәктәптә "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм төрле конкурслар белән уралып барды. Ике маңгай арасына туп куеп бию, биеп утыручы кызларның чәчен үрү, җептән алма ашау укучыларга бик кызыклы булды. Иң соңыннан һәр класс мода күрсәтте. Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
Республика семинары 21.10.2015

21 нче октябрь көнне Сарманда писхологларның республика семинары үтте. Семинарда бик кызыклы күргәзмә оештырылган иде. Безнең мәктәптән күргәзмәдә өстәмә белем бирү педагогы Хафизова Илсинә Баязитовна һәм 4 сыйныф укучысы Юнысова Рания катнаштылар. Алар гәҗиттән кәрҗин үрделәр. Килгән кунаклар аларның эшенә аерым игътибар итте
-
Укучылар олимпиадада 17.10.2015

Мәктәпләрдә укучыларның бөтенроссия һәм республика олимпиадалары туры үтә. Бүген 5-11 класс укучылары рус әдәбияты фәненнән олимпиада эшләделәр.
-
Семинар учителей начальных классов 14.10.2015

13 октября в г. Альметьевске прошёл республиканский семинар учителей начальных классов по теме «Образовательный процесс в условиях реализации ФГОС НОО: средства достижения планируемых результатов».
Методисты начального образования ИЦ «ВЕНТАНА- ГРАФ» выступили на темы:
- Концептуальные основы и методические особенности УМК «Начальная школа ХХI века”...
-
Тарихи очрашу 09.10.2015

Бүген безнең мәктәбебездә тарихи очрашу булды. Районыбызның музей хезмәткәрләре авылыбызның бердәнбер ветераны Абдуллин Габделхак Габдулла улына багышланган видео әзерләгәннәр. Бу видеода Габделхак абыйның сугыш юллары тасвирланган. Очрашуга ветераныбыз улы- шушы мәктәпнең элекке директоры Абдуллин Нур Габделхак улы һәм килене рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган Абдуллина Нурия Фәйзрахман кызы белән килгән иде. Музей хезмәткәрләре Габделхак абыйга 1943нче елда кул куелган тарихи таныклык тапшырдылар. Кичәдә Габделхак абый белән бергә эшләгән, аның укучысы булган Фәния Шакировна үз хәтирәләре белән уртаклашты. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Безнең уңышлар 07.10.2015

Бүген районыбызда мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы узды. Безнең мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гүзәл Аминовна озынлыкка сикерү буенча хатын-кызлар арасында 2 нче урынны яулады. Аны уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә биек үрләр генә телибез.
-
Өлкәннәр көне 02.10.2015

2нче октябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә өлкәннәр көненә багышланган кичә узды. Кичәгә озак еллар шушы мәктәптә тырыш хезмәт куйган өлкәннәребез килде. Алар үзләренең тормыш юлларын сөйләделәр, мәктәптә булган кызыклы очракларны искә төшерделәр. Һәрберсенең чыгышы презентация белән үрелеп барды. Укучылар бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Лаеклы ялга чыгучы хезмәткәрләребез арасында бик матур җырлаучыларыбыз да бар. Алар безне үзләренең җырлары белән куандырдылар.
-
Бәйрәм белән 01.10.2015

1 нче октябрь бөтен Россия буенча өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Без барлык өлкән кешеләребезне бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Аларга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларының игелекләрен тоеп яшәүләрен телибез.
Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең
Күге аяз, җире гел чәчәк.
Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә
Без телибез якты киләчәк.














