Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 301 302 303 304 ( 305 ) 306 307 308 309 310 >>
-
Эшлекле дәрес 01.02.2012

31 гыйнвар көнне авыл китапханәчесе Надия Ринатовна белән берлектә 9 Б сыйныфында (укытучы – Хаева Д.И.) татар басма китабы чыгуга 290 ел тулу уңаеннан диспут – дәрес үтте. Надия Ринатовна укучыларга беренче татар китабы 1722 нче елда барлыкка килүе, һәм 1917 нче елга 15 меңнән артык татар милли басмасы дөнья күрүе турында сөйләде.Укучыларның сорауларына җавап бирде. Дәрес эшлекле һәм файдалы үтте.
-
Осваиваем новые технологии 01.02.2012

Ученики 1 Б класса (учитель Галимуллина Р.Г.) с удовольствием начали осваивать новые технологии. На уроке технологии они попытались разобраться, почему ЛЕГО является величайшим изобретением среди детских развлечений и влияет на мир взрослых, познакомиться с историей ЛЕГО, понять как ЛЕГО развивает детей, изучить влияние ЛЕГО на недетские изобретения. С интересом собирали компьютерный конструктор и сделали ЛЕГО качели. При этом познакомились с понятиями «равновесие», «точка опоры». Также познакомились с методами нестандартных решений, формировали навыки сборки деталей, развивали умения оценивать полученные результаты. В конце урока дети пришли к выводу, что ЛЕГО позволяет им ощутить себя настоящими изобретателями, позволяет развить конструкторскую смекалку и фантазию, сформировать логическое мышление на всю жизнь.
-
Дорога в будущее. Советы выпускницы. 01.02.2012

-
«Ел укытучысы-2012» 01.02.2012

Шәмәрдән лицеенда «Ел укытучысы-2012» бәйгесе кысаларында район турына ачык дәресләр күрсәтелә. Шундый дәресләрнең берсе 31нче гыйнвар көнне 4а сыйныфында үтте. Югары Симет урта мәктәбе укытучысы Мәхиева Ф.М. “Тизлек. Тизлек берәмлекләре. Тизлек берәмлекләре арасында үзара бәйләнеш”дигән темага математикадан ачык дәрес күрсәтте. “Тизлек” темасын өйрәнү өчен бүгенге көндә республикабызда иң актуаль темаларның берсе булган «Универсиада» темасына тукталды. Гаудеамус дип аталган универсиада гимны тынычланырга, ә физик күнегүләр киеренкелекне бетерергә, гәүдәне язарга булышты. Укытучы укучыларда универсиада белән кызыксыну, спорт белән шөгыльләнү теләге, Татарстаныбыз, Казан шәһәре белән горурлану хисләре уята алды. Дәрес бик кызыклы һәм җанлы үтте.
-
"Алтын балык" бәйгесе 31.01.2012

Лицеебыз укучылары «Алтын балык» бәйгесендә бик теләп катнаштылар. Алтын балыкларны бәйләп, чигеп, квиллингтан, тактага төшереп, рәсемләп эшләделәр. Укучыларыбызның ижат кургәзмәсе район этабында бәяләнеп, актив катнашулары өчен Балалар иҗат үзәгенең грамоталары белән бәяләнде: (Кашина Зәлинә, Габдрашитова Гузәл, Гильфанов Ильгиз, Антонова Миләүшә). Укучыларыбызның алга таба да уңышларга ирешеп, үзләренең «Алтын балыкларыннан» сәламәтлек сорауларын телибез.
-
ГТО - 2012 31.01.2012

Кичә, 30 гыйнвар көнне, укытучылар ГТО тапшырдылар. Көннең салкын булуына карамастан, хатын-кыз укытучылар 1 км, ир-атлар 5 км чаңгыда шудылар. “Сәламәт тәндә - сәламәт рух” дигән девиз астында үткән бу чарада һәр укытучы теләп катнашты.
-
"Учитель года" 31.01.2012

В районе начался конкурс "Учитель года". На базе Шеморданского лицея были показаны открытые уроки. Учитель Кильдебякской школы Мунира Солтанбековна провела в 7 Г классе открытый урок по теме: "Буквы о и а на конце наречий". Урок прошел на высоком профессиональном уровне: и учащиеся, и учитель получили огромное удовольствие от общения.
-
Конкурс "Золотая рыбка" 30.01.2012

Учитель технологии Гусманова Л.В. и её ученики принимают активное участие в различных республиканских конкурсах по предмету. Вот и конкурс "Золотая рыбка", проходящий с 1 по 10 февраля в Рыбной Слободе, не остался в стороне. Абдуллина Эльвина (ученица 6 В класса) отправила свою работу на этот конкурс. Удачи тебе, Эльвиночка!
-
“Раштуа укулары” исемендәге 10нчы Республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе 27.01.2012

26нчы гыйнвар көнне Казан шәһәрендә укучыларның “Раштуа укулары” исемендәге 10нчы Республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды. Әлеге конференциядә лицеебызның 3 укучысы уңышлы чыгыш ясап, 5нче г сыйныфы укучысы Гарипов Илмир - III дәрәҗәдәге диплом, фәнни җитәкчесе Р.А. Сабирова рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук 9нчы сыйныф укучылары – Абросимова Оксана һәм Абросимова Кристина (җитәкчеләре - Э.И. Галиуллина) уңышлы чыгыш ясап, сертификатка ия булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Дзюдо буенча ирешкән уңышлар 26.01.2012

Гыйнвар аенда Ижевск шәһәрендә яшүсмерләр арасында дзюдо буенча турнир үткәрелде. Ярышка бик күп төбәкләрдән төрле яшьтәге балалар килгәннәр иде. Шәмәрдән исемен яклап лицей укучылары да көч сынашты. Авырлыклары 50 килограммнан артмаган 17 яшькә кадәр булган егетләр арасында 9 е сыйныфы укучысы Нигматуллин Ришат II урынны яулады. Аны чын күңелебездән шушы зур җиңүе белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә зурдан – зур уңышларга ирешеп, призлы урыннарга гына лаек булуын телибез.
Шәмәрдән лицее исеменнән сыйныф җитәкчесе Курбанова Л.Ф.














