Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 301 ) 302 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Төз ату буенча ярыш 02.03.2012

29 февраль көнне хәрби- патриотик айлыкны тәмамладык. Бу көнне 5- 11нче класслар арасында Дилүс Миндельевич төз ату буенча ярыш оештырды. Әйтергә кирәк, укучылар төз ату ярышы белән бик кызыксыналар һәм бик теләп катнаштылар. Әлеге ярыш, әлбәттә, җиңүчеләрсез булмады. Менә алар:
1 урын- Хәсәнов Марсель;
2 урын- Хаҗиәхмәтов Зәйтүн;
3 урын- Димитриев Альберт
-
Ә.Кәримуллин исемендәге конференция 01.03.2012

28 февральдә Саба гимназиясендә Республика күләмендә Ә.Кәримуллин исемендәге конференция булып үтте. Монда 22 районнан килгән укучылар катнашты. Шулай ук Шәмәрдән лицееның 9А сыйныфында укучы Абросимова Оксана “Татар халкының мәдәнияте” һәм “Тарих” секцияләрендә катнашып, ике диплом белән бүләкләнде. Укытучылары: Әүхәдеева А.В.,Галиуллина Э.И. Конференция бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
“Мастера исследований” 01.03.2012

28 февральдә Балык Бистәсе районының 2 нче гимназиясендә “Мастера исследований” исеме астында укучыларның төбәкара (региональ) фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Шәмәрдән лицееның 8 сыйныф укучысы Фәхретдинова Гөлшат(укытучы: Мулласалихова Г.Г.) ”Краеведение” секциясендә чыгыш ясап, җиңүче булды, Мәгариф һәм фән министрлыгының, “Республика эколого-биологик методик үзәк”нең махсус дипломы белән бүләкләнде.
-
Бакый Урманчега 115 ел 29.02.2012

29 нчы февраль көнне 7г ( Садыйкова Л.Р.) һәм 7а (Сабирова Р.А) сыйныфларында рәссам-скульптор Бакый Урманчега 115 ел тулу уңаеннан «Татар халкының бөек рәссамы” исемле тәрбия сәгате уздырылды. Дәрескә кунак итеп, Шәмәрдән авыл китапханәсе хезмәткәре Садыйкова Гөлназ чакырылган иде. Ул укучыларны рәссамның тормыш юлы, хезмәтләре белән таныштырды. Бу тәрбия сәгатендә укучылар кызыксынган сорауларына җаваплар таптылар.
-
"Школьная лига" 29.02.2012

25 нче февраль көнне Саба районында теннис буенча “Школьная лига” дип исемләнгән турнир үткәрелде. Әлеге бәйгедә районның төрле авылларыннан бик күп яшүсмерләр көч сынашты. Шәмәрдән лицееның данын яклап 9 е сыйныф укучылары да катнашты. Беренче урынны Максимова Кристина алып кайтты. Аны чын күңелебездән шушы зур җиңүе белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә зурдан – зур уңышларга ирешеп, призлы урыннарга гына лаек булуын телибез.
Шәмәрдән лицее исеменнән сыйныф җитәкчесе Курбанова Л.Ф. -
Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнү 29.02.2012

28 февраль көнне Саба гимназиясе базасында күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни – гамәли конференция үткәрелде. Конференция эше 9 секциядә алып барылды. 23 районнан һәм Казан шәһәре мәктәпләреннән 121 укучы катнашып гуманитар өлкәдәге эзләнү эшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. Конференция эшендә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты галимнәре катнашып укучылар чыгышына югары бәяләмә бирделәр. Шәмәрдән лицееннан Абросимова А.(9а), Бикбаева А.(9б), Ахметов А.( 7г), Гарифуллина А.(10в), Замалетдинова Г.(11в), Емельянова А.(11г), Рахимзянова Э.(8а), Шугаепова А.(11б), Шарипова Л.(10б) лар гуманитар өлкәдәге эзләнү эшләре белән чыгыш ясадылар. Рахимзянова Э., Шугаепова А., Шарипова Л., Бикбаева А уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яуладылар. Укучыларга уңышлар, киләчәктә дә фән өлкәсендә ачышлар ясап безне сөендерсеннәр иде.
-
Научно-практическая конференция имени А. Каримуллина 28.02.2012

27 февраля в Сабинском муниципальном районе проходила республиканская научно-практическая конференция имени А. Каримуллина, где принимали участие учащиеся многих районов. Ученица 11 класса Шеморданского лицея Ахметова Альбина также принимала участие на конференции и была награждена дипломом.
-
Чаңгы ярышы 27.02.2012

Чаңгыда йөрүнең сәламәтлек өчен файдалы икәнен һәрберебез белә. Шул максаттан чыгып, 25 февраль көнне лицеебызда гомум мәктәп чаңгы ярышы булып узды. Бу ярышта 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Көн салкын булса да, балалар тырышып 1, 2 км га чаңгыда ярыштылар. Барлык сыйныф укучылары да актив катнашты.
-
Интересное и воспитательное мероприятие 25.02.2012

Очень интересное и воспитательное мероприятие было подготовлено и проведено в 5 г классе, посвященное Дню защитников Отечества. Праздник способствовал воспитанию чувства патриотизма, гражданственности, физической и нравственной культуры у учащихся; развитие позитивного отношения к службе в Армии, умения дружить и беречь дружбу. Девочки 5 г класса подготовили презентацию для мальчиков со стихами, тематическими кроссвордами и историей возникновения праздника. Вручение памятных подарков сопровождалось всеми любимой песней «Катюша», которую с удовольствием подхватили и мальчики.
-
Незабываемые впечатления! 25.02.2012

24.02.2012 учителям и учащимся Шеморданского лицея посчастливилось побывать на балете- сказке П.И.Чайковского «Щелкунчик» Русского национального балета в г.Вятские Поляны. Мы были в восторге от выступления столичных артистов и получили огромное удовольствие от представления. Впечатления незабываемые…














