Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 301 302 ( 303 ) 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Районные лыжные соревнования между школами 20.02.2012

В субботу 18.02.2012 прошли районные лыжные соревнования между школами в Сабах. В эстафете команду Шеморданского лицея представляли директор лицея Р.А.Вафин, учителя Д.М.Валиуллин, Л.А.Шайхова, А.И.Каримова. Наша команда заняла 2 место. Победители получили грамоты и призы. Поздравляем!
-
23 нче февральгә багышланган рәсем конкурсы 20.02.2012

Хәрби- патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. Башлангыч сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы үткәрелде. Ул 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Укучылар әлеге конкурска бик теләп катнаштылар. Рәсемнәргә ясау осталыгы һәм эчтәлеге буенча нәтиҗә ясалды.
-
Замечательный вожатый 18.02.2012

Балалар иҗат үзәгенең еллык планы нигезендә 17 февраль көнне “Иң шәп әйдаман” (“Замечательный вожатый”) республикакүләм конкурсының район сайлап алу этабы үтте. Әлеге конкурста Шәмәрдән мәктәбеннән 7г сыйныф укучысы Нургалиева Айгөл чыгыш ясады. Чыгыш ясаганда аңа 7г сыйныфы укучылары ярдәм иттеләр һәм район күләмендә 3че урынны алдылар. Без аларга укуларында зур уңышлар телибез!
-
“Илне саклау - безнең бурычыбыз” темасына сочинениеләр конкурсы 18.02.2012

Хәрби - патриотик айлыгы дәвамында “Илне саклау- безнең бурычыбыз” темасына сочинениеләр конкурсы үткәрелде. Анда 5-11нче класс укучылары катнашты. Бик матур эчтәлекле сочинениеләр язылды.
-
Муса Җәлил – балаларның дусты. 17.02.2012

15 февральдә татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең туган көне булды. Шул уңайдан, лицеебызның башлангыч сыйныф укучылары арасында татар теле укытучылары (Курбанова Л.Ф., Мустафина А.А.,Байкова А.Р.) тарафыннан Муса Җәлилгә багышланган атналык уздырылды. Муса Җәлилнең тормыш юлын чагылдырып газета чыгарылды, викторина үткәрелде. Шагыйрьнең шигырьләренә карата рәсемнәр конкурсы үткәрелде, сочинениеләр язылды. 4в сыйныф укучылары белән “Муса Җәлил – балаларның дусты” дип исемләнгән кичә уздырылачак. (Курбанова Л.Ф.,Закирова Г.И.)
-
Ибраһим Хәлфин исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция 16.02.2012

11 нче февральдә Казан шәһәрендә күренекле мәгърифәтче галим Ибраһим Хәлфин исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Шәмәрдән лицееның 8в сыйныфы укучылары Исмәгыйлева Айсинә, Фәхретдинова Гөлшат (укытучы: Мулласалихова Г.Г.) тел һәм әдәбият секцияләрендә уңышлы чыгыш ясап, Мактау грамоталарына лаек булдылар. Бу укучылар зур аудитория алдында үзләренең белемле булуларын тагын бер кат расладылар.
-
Шәмәрдән лицееның “Яшисең килеп яшә!” исеме астында иҗат – отчет концерты 16.02.2012

Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсендә “Хезмәтемдә юлдаш, җыр һәм бию, Тормышымда юлдаш моңлы көй” исеме астында оешма-предприятияләрнең иҗат – отчет концертларына старт бирелде. Хезмәт кешесе эштән соң күңелле ял итәргә дә вакыт таба. Концерт- тамашалар мәдәният йорты сәхнәләрендә атна саен булса да тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк. Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышлар белән көтеп ала, озатып кала.
Шәмәрдән лицее коллективының ”Яшисең килеп яшә!” исеме астында иҗат – отчет концерты башланды. Укытучы халкы БДИ, ГИА, конкурсларга әзерләнү, дәрес планнары язу, дәфтәр тикшерү, һәм башка бик күп төрле вак- төяк мәшәкатьләр дөньясында яшәсә дә, сәхнәдә чыгыш ясарга да вакыт таба. Иҗат- отчет концертыннан бер укытучы да читтә калмады. Кемдер үз номерларын, костюмнарын әзерләсә, калганнар фойеда күргәзмә янында кайнаша, сәхнә бизәлеше өчен дә җаваплылар бар.Мәдәният йортына килеп керүгә белем бирергә генә түгел, кул эшләренә дә өлгерә бу укытучылар дип сокланасың, тел шартлатасың.
Күптән көтелгән мизгелләр, концерт башланды. Сәхнә түрендә нәфис сүз осталары Вафина Зилия һәм Нияз Масгутов остазларына хәер- фатыйха бирделәр.Җырчылар- Хамзина Алия, Валиева Лариса,Галиуллина Энҗе, Каримова Альбина, Мингазова Нурсия, Зарипова Сиринә, Мавлекаева Зөлфия, Гөлназ һәм Рамил Байгузиннар моңлы һәм матур җырларын сузалар.Татар, белорус, һинд һ.б. милләт биюләрен дә бик оста башкарды укытучылар. Сәхнәдә тормышның кызыклы мизгелләре, телевизион тапшырулар- КВН, “Әйдәгез, кавышабыз”, “Мунча ташы” тапшырулары да күрсәтелде. Бүгенге мәктәп, укучылар, укытучылар тормышыннан уңай һәм кимчелекле якларны да бик оста үзенчәлекле башкарды укытучылар.
15 февраль- сугышчан интернационалистлар көне дә искә алынды бу чыгышта. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айдар Наил улы Әфганчыларны котлаганнан соң, Мингазова Нурсиянең моңлы “ Кыр казлары” җыры бәйрәм сәламе булып яңгырады.
Алып баручылар Вафина Зилия һәм Нияз Масгутов, Маметов Азат, Байкова Адилә, Шакирова Альфираларның эчтәлекле һәм күңелгә үтәрлек тавышлары барлык тамашачыларның колакларын иркәләде. Концерттан лицейның бер кешесе дә читтә калмаганы күренә, чәнки сәхнәдә техник хезмәткәрләр дә, элекке укучылар да үз осталыкларын күрсәттеләр.
Уен- көлке, җыр һәм бию, кызыклы тамашалар белән үрелеп барган 2 сәгатьтән артык барган концертның тәмамланганы сизелмәде дә.Көчле алкышлар, зур рәхмәт сүзләре җиткерелде чыгыш ясаучыларга. Әйе, сокланырлык итеп эшли дә, ял итә дә белә укытучы халкы. Күңелдә матур шигырь юллары туа:
Бүгенге көнең бик матур,
Өметле киләчәгең.
Җыр белән хезмәтне бәйләп,
Яши хезмәттәшләрем.
-
Финал конкурса "Учитель года" 15.02.2012

Вчера, 14.02.12г., прошёл II тур конкурса «Учитель года». Финалисты провели классные часы и мастер-классы. Учитель Кильдебякской школы Мунира Солтанбековна в 7 г классе провела классный час на тему «Какой он успешный человек?»
-
XIV Республиканская математическая олимпиада 15.02.2012

11.02.2012 в Сабинской гимназии проходил I тур XIV Республиканской математической олимпиады среди 6-х классов, в котором приняли участие 14 учащихся из 6 Б и 6 В классов. Семеро участников (6 В – 5 человек, 6 Б – 2 человека) прошли в финал и примут участие во II туре, который будет проходить в г. Казань. Желаем успехов!
-
ДЕНЬ СВЯТОГО ВАЛЕНТИНА 14.02.2012

Всемирно известный праздник, День Святого Валентина, или день всех влюбленных, отмечается 14 февраля. Поздравляем всех с этим прекрасным тёплым и светлым праздником! Дарите друг другу улыбки, считайте минуты до встречи! Огромного счастья вам и светлой судьбы! Любите и будьте любимы не только в этот день, но и всю жизнь!














