Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 ( 296 ) 297 298 299 300 >>
-
Наркотикларга каршы көрәш 18.04.2012

Авыл китапханәчесе Надия Ринатовна белән берлектә 8 А ( кл.җит. Хаева Д.И.), 6 А (кл.җит.Мулласалихова Г.Г) сыйныфында “Наркотикларга каршы көрәш” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Надия Ринатовна укучыларга наркотикларны кулланмаска кирәклегенә басым ясады. Наркотик кулланган кешенең ни дәрәҗәгә җитүен мисаллар белән аңлатты, презентация дә күрсәтелде. “Начар гадәтләргә безнең арада урын юк”,- дип сүзен төгәлләде.Укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Идел буе дәүләт академиясендә тарих фәненнән олимпиада 17.04.2012

14 апрель көнне физик культура, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт академиясендә тарих фәненнән олимпиада үткәрелде. Бу олимпиадада лицеебызның 11 сыйныфыннан 4 укучы катнашты. Укучыларыбыз уку йорты белән таныштылар. Олимпиада 3 турда үтте. Катнашучы укучыларга сертификат тапшырылды. Булачак студентлар бик канәгать калдылар.
-
Каюм Насыйри исемендәге Х төбәкара фәнни-гамәли конференция 16.04.2012

13 апрель көнне мәгърифәтче, бөек галим Каюм Насыйри исемендәге Х төбәкара фәнни-гамәли конференция булды. Бу көнне өченче турга үткән укучылар үз эшләрен яклар өчен, Казан шәһәренең 81 нче мәктәбенә җыелдылар. Шәмәрдән лицее укучылары Фәхретдинова Гөлшат (укытучы Мулласалихова Г.Г.) III дәрәҗәдәге дипломга, Идрисова Алинә (укытучы Сабирова Р.Ә.) Мактау грамотасына ия булдылар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
“Аҗаган- 2012” хәрби-спорт уенының зона этабында җиңү! 16.04.2012

Бүген Шекше урта мәктәбендә "Аҗаган- 2012" хәрби-спорт уенының зона ярышы булып үтте. Анда Шәмәрдән лицее, Шекше, Эзмә, Иштуган урта мәктәпләре укучылары мылтыктан атуда, автомат җыюда, ОЗК киюдә көч сынаштылар. Укучыларыбыз сынатмады, 1 урынга лаек булдылар. Команданың җитәкчесе- Вәлиуллин Д. М. 2 урынны- Шекше, 3 урынны- Иштуган һәм Эзмә урта мәктәпләре бүлеште. Укучыларыбызга финал уенында уңышлар теләп калабыз!
-
Синең сәламәтлегең үз кулыңда 13.04.2012

Бүген, 12 нче апрель көнне, 9 А сыйныфы укучылары белән “Синең сәламәтлегең үз кулыңда” темасына тәрбия сәгате үткәрелде (сыйныф җитәкчесе-Әүхәдеева А.В.) Дәрес Р.Фәхретдин фикерләре һәм тәрбия бирү алымнарын кулланып үткәрелде.Укучылар аның сәламәтлекне саклау турындагы киңәшләрен игътибар белән тыңладылар һәм тормышта кулланырга мөмкилеген белдерделәр. Кайбер укучылар үз фикерләре белән дә уртаклаштылар. Дәрес үтемле һәм матур үтте. Укучылар киләчәктә дә шундый тәрбия сәгатьләренең күбрәк булуын теләделәр.
-
Районный конкурс "Я познаю мир" 11.04.2012

10 апреля на базе Сабинской гимназии проводился районный конкурс "Я познаю мир" среди учащихся 3-4 классов. Из нашего лицея приняли участие учащиеся 4 В класса Загитова Файзия и Валиуллин Ильяс (научный руководитель Гизатуллина И.Р.). Загитова Ф. награждена Грамотой ОО, Валиуллин И. награждён Дипломом I степени. Поздравляем их и желаем дальнейших успехов!!!
-
Н.И.Лобачевский исемендәге XIII Идел буе фәнни-гамәли конференциясендә җиңү 07.04.2012

30 нчы марттан 2 апрельгә кадәр КФУда Н.И.Лобачевский исемендәге XIII Идел буе фәнни-гамәли конференциясе узды. Шәмәрдән лиценнан 11 сыйныф укучысы Шөгаепова Алия (укытучы: Мулласалихова Г.Г.) бу конференциядә уңышлы чыгыш ясап, II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Алга таба да Алиягә зур уңышлар телибез.
-
II Республиканские педагогические чтения 07.04.2012

6 апреля 2012 года на базе лицея №1 города Зеленодольска Министерство образования и науки РТ организовало II Республиканские педагогические чтения, посвященные 135 летию Казанского Учительского Института по теме: «Реализация инновационных проектов, направленных на повышение качества образования, в рамках стратегии «Наша новая школа». Учителя нашего лицея Маметов Азат Алмазович и Сунгатуллина Гульнур Равилевна приняли активное участие в работе этого форума и были награждены дипломами «За высокий научно- методический уровень и творческий подход к работе».
-
1 апреля! 06.04.2012

В весенние каникулы 1 апреля мы, ученики 6 в класса, в очередной раз посетили Ледовый дворец в п. Лесхоз. Мы катались, играли, шутили, т.е. очень прикольно отметили 1 апреля. Было здорово! Нам очень понравилось.
6В класс и Ильсеяр Салихзяновна.
- Булачак чемпионнар лицейда укый 06.04.2012 2014 елда Сочида узачак XXII Олимпия һәм XI Параолимпия уеннарына әзерлек вакытында спорт үсеше турында сөйләшү өчен сәбәпләр күп. Бүген спорт инфраструктурасын үстерү өчен күп нәрсә эшләнә: яңа стадион һәм бассейннар, шугалаклар һәм чаңгы юллары, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелә. Гади халык арасында да спорт белән шөгыльләнүчеләр күп. Бигрәк тә яшьләрнең кызыксынуы артты. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар, тән һәм җан гармониясенә ирешергә теләүчеләр көннән-көн күбәя. Шәмәрдән лицеенда укучылар, укытучылар спортка уңай караш белән яши. Бу аларның спорт ярышларында катнашулары, җиңүләрендә күренә. Укучыларыбыз арасында спортта горурланырлык үрләр яулаучылар да бар. Мәсәлән, IX сыйныф укучысы Ришат Нигъмәтуллин самбо-дзюдо буенча спорт мастерлыгына кандидат исемен алды. Шулай ук Илфат Мөхәммәтов, Илназ Котдусов, Марат Шәрипов, Ринат Гыйльметдинов дзюдо буенча I разрядка ия булдылар. Лицеебызда укучылар арасында спорт осталары артуы горурлык хисләре уята. Киләчәктә бу укучыларны зур спортта да күрергә телибез. Э.Галиуллина, Шәмәрдән лицее тарих укытучысы 23 март 2012 ел «Саба таңнары”газетасы №23(9636)














