Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 291 ) 292 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Җәйге лагерьның унынчы көне 13.06.2012

Ямьле сабантуй бәйрәмнәреннән соң балалар кабаттан тулы составта мәктәпкә җыелдылар, табигатьтә, спорт залында күңелле уеннар уйнадылар. Ә бассейнга су коенырга баруны зарыгып көтеп алдылар. Әлеге сәяхәт аларга бик ошады.
-
Лагерьның тугызынчы көне 11.06.2012

Менә бүген дә балалар көндәгечә лагерьга җыелды. Гадәттәгечә Камалова В. М. иртәнге гимнастика ясатканнан соң, иртәнге ашка керделәр. Укучыларга яхшы сыйфатлы, витаминлы ризык бирелә. Шулай ук бүген А. С. Пушкинның туган көненә багышланган кичә үткәрелде, балалар сорауларга төгәл җавап бирде. Емельянова Л. М. тарафыннан үткәрелгән “Последний герой” уенында да бик теләп катнаштылар.
-
Җәйге лагерьның сигезенче көне 09.06.2012

Башлангыч сыйныф укытучылары балалар өчен күңелле дәресләр үткәрде. Аннан Шәмәрдән бистәсендә урнашкан МЧСта булдылар. Илнур Эльбрусович әлеге һөнәр ияләре, аларның эшләре һәм коткару җайланмалары турында, шулай ук беренче ярдәм, урманда, су тирәләрендә ничек итеп саклану турында бик эчтәлекле итеп сөйләде. Ә балалар өчен тагын да кызыклысы өйрәтелгән этнең ничек итеп кеше коткаруын карау булды.
-
Җәйге лагерьның җиденче көне 08.06.2012

Укучыларны ял иттерү, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан эшләп килгән лагерьның көннәре бик кызыклы һәм тиз үтә. Мәсәлән, бүген балалар көндәгечә иртәнге зарядка ясадылар, аннан соңгы вакытлары телецентрга һәм плазмоцентрга экскурсия белән дәвам итте. Балалар әлеге очрашулардан үзләренә бик кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
Лагерьның алтынчы көне 07.06.2012

“Радуга” мәктәп яны җәйге лагеренда ял итүче балалар өчен табигать бүген дә бик матур җәйге кояшлы көн бүләк итте. Ике отряд Шәмәрдән “Яшьлек” спорткомплексына, ә ике отряд мәдәният йортына кунакка барды һәм шунда эшләүчеләр аларга бик күңелле уеннар оештырды. Беренче һәм өченче отрядлар арасында концерт номерларын да мәдәният йорты сәхнәсендә күрсәтү алар өчен бик отышлы булды.
-
Җәйге лагерьның бишенче көне 06.06.2012

Бүген иртәдән көн кояшлы булды. Балалар урамда иртәнге зарядка ясадылар. Шулай ук инглиз җырларыннан торган дискотекада биеделәр, Асия Алмазовна бию хәрәкәтләре өйрәтте. Көннең икенче яртысында бер отряд “Саба” бассейнына китте, ә калганнар табигатьтә төрле спорт уеннары уйнады.
-
Республиканские соревнования «Мы любим LEGO» 05.06.2012

1 июня в г.Казань в «Технопарке Идея» проходили Республиканские соревнования «Мы любим LEGO». Всего участвовало 36 команд со всей республики Татарстан. Из МБОУ «Шеморданский лицей Сабинского муниципального района РТ» приняли участие две команды, в составе которых учащиеся 10б класса: Идаятов Руслан, Галеев Рустам, Шакиров Ильдар, учащиеся 8б класса: Гатауллин Ильнур, Гайнуллин Альберт и Сунгатуллин Булат из 8в класса. Соревнования были очень насыщенные. Нашей команде не хватило одного сервомотора, чтобы занять призовое место. Ребятам очень понравилось! Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
Җәйге лагерьның дүртенче көне 05.06.2012

Бүген балалар “Нарат” боз сараена бардылар. Бик теләп бозда шудылар. Шулай ук Лесхозда агач үстерү серләре белән таныштылар. Анда эшләүчеләр үз тәҗрибәләре белән таныштырды. Көннең икенче яртысында ике отряд Шәмәрдән мәдәният йортына, ике отряд “Яшьлек” спорткомплексына кунакка барды һәм спорт ярышларында бик теләп катнаштылар, бүләкләр алдылар.
-
Җәйге лагерьның өченче көне 04.06.2012

Бүген, күңелле инглиз теле дөньясына сәяхәткә барып кайтканнан соң, балалар китапханәгә, Шәмәрдән плазма үзәгенә һәм телеүзәккә сәяхәткә бардылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларына тулы җавап алдылар. Көннең икенче яртысында ЮХИДИдан Гатауллин И. белән очрашу да җылы тәэсир калдырды.
-
Сабан туе - хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе! 03.06.2012

Сабантуй – элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Быел да аңа хәзерлек алдан ук башланды: лицей укытучылары, техник хезмәткәрләр көтеп алган бәйрәмгә бирнә җыюда катнашты. Җырчыларыбыз гармунда оста уйнаучы Вәлиуллин Д.М.ка кушылып халык җырларын җырладылар, ә бу исә өлкәннәребезнең яшьлек хатирәләрен искә төшерде. Изге теләкләр белән бүләкләр колгага бәйләнде.














