Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>
-
Трудолюбивый 5 Г 26.06.2012

Роль пришкольного участка-огорода очень велика в воспитании подрастающего поколения. Пришкольный участок - это для учащихся своего рода «азбука» земли. Учащиеся получают элементарные умения и навыки в области сельского хозяйства, закрепляют и обобщают на практике теоретические знания о растениях. Ребята помогают снабдить школьную столовую овощами. И наконец, 5г считает, что это просто весело!
-
Английский с удовольствием 25.06.2012

Первая смена пришкольного лагеря при Шеморданском лицее прошла интересно и творчески. Учителя английского языка Яппарова Р. М. и Владимирова Л. М. создали положительную мотивацию к изучению английского языка и радостное настроение на занятиях с помощью обучающих игр и мультипликационных фильмов. Ребята повторили изученный материал и смогли увидеть результаты своей коллективной деятельности.
-
Лагерьның унсигезенче көне 22.06.2012

Менә күңелле лагерь көннәре инде ахырына якынлашты. Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн. Балалар белән обелискка бардык, илебез өчен һәлак булган якташлар өчен чәчәкләр куйдык. Аннан мәктәп стадионында балалар сабантуе үтте. Укучылар бик теләп уеннарда катнаштылар һәм икенче елда да лагерьда очрашабыз дигән теләктә таралыштылар.
-
Лагерьның унҗиденче көне 21.06.2012

Менә үзенең күңелле мизгелләре белән мәктәп яны лагереның соңгы көннәре дә якынлашты. Бүген, иртәнге аштан соң, урманга юнәлдек. Анда Д. М. Вәлиуллин җитәкчелегендә “Аҗаган” спорт уены бик күңелле үтте. Лагерь ике командага бүленеп, төрле кызыклы сынаулар аша байрак эзләде. Әлбәттә, байракны беренче табучы отряд кына түгел, икенче булып тапкан команда да бик күтәренке күңел белән кайтты. Төшке аштан соң актлар залына җыелдык. Анда Казан яшьләр театры “Светофор ялгышмый” дигән спектакль куйды. Юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан куелган спектакль тамашачыларга бик ошады.
-
Лагерьның уналтынчы көне 20.06.2012

Җәйге лагерьда хәрби-патриотик атналык дәвам итә. Бүген дә ике отряд төз ату буенча ярышты. Шулай ук экскурсияләргә дә бай булды бу көн. Балалар Лесхоз агач эшкәртү цехында, урман музеенда үзләренә кызыклы мәгълүматлар алдылар, истәлеккә фотога төштеләр. Төшке аштан соң “Саба” бассейнында су коендылар.
-
Лагерьның унбишенче көне 19.06.2012

Менә бүген дә укучылар иртәнге аштан соң кабат Лесхозда урнашкан “Нарат” боз сараена юл алдылар. Бер отряд музей йортында булып, андагы кызыклы экспонатлар белән танышты. Аннан агачтан төрле савытлар, кашыклар ясау цехында да әлеге әйберләрнең безнең кулга килеп җиткәнче нинди катлаулы юл аша үтүен бик кызыксынып күзәттеләр. Икенче аштан соң төрле спорт һәм төз ату ярышлары да бик күңелле үтте.
-
Лагерьның ундүртенче көне 18.06.2012

Мәктәп яны лагере үз эшен дәвам итә. Укучылар бик теләп йөриләр, чөнки көн саен кызыклы чаралар булып тора. Бүген дүртенче отряд китапханәгә барды. Китапханәче Надия Гатиятова спортка кагылышлы кызыклы уеннар үткәрде. Калган укучылар тимераякта шуарга “Нарат” боз сараена бардылар.
-
Лагерьның унөченче көне 16.06.2012

Бүген дә балалар шау-гөр килеп лагерьга җыйналдылар. Бүгеннән физик тәрбия укытучылары кызыклы дәресләр үткәрә башлады. Иртәнге аштан соң укучылар алар янында булды. Аннан балаларның көтеп алган вакыты җитте: “Саба” бассейнына юл тоттык. Эссе көндә алар рәхәтләнеп су коендылар.
-
Лагерьның уникенче көне 15.06.2012

Мәктәп яны лагереның эшчәнлеге дәвам итә. Иртәнге зарядкадан соң, башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан әзерләнгән кызыклы дәресләрдә актив катнаштылар. Аннан Шәмәрдән мәдәният йортына юл тоттык. Анда эшләүчеләр тарафыннан оештырылган төрле кызыклы уеннарда катнашып, барысы да бүләкләр алдылар, биеделәр. Әлеге бәйрәм аларга бик ошады, вакыт үткәне дә сизелмәде.
-
Лагерьның унберенче көне 14.06.2012

“Радуга” ял лагереның унберенче көне дә сизелми үтеп китте. Бүген ул “Нарат” боз сараена бозда шуарга бару, китапханәгә сәяхәт белән балалар күңелендә калыр. Ә табигатьтә скакалка сикерү, йөгерү ярышыннан алган бүләкләрне алар истәлек итеп сакларлар.














