Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Тарих һәм җәмгыть белеме укытучыларының район семинары 14.03.2012

14 нче март көнне районның тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының семинары булып узды.Укытучы Марданова С.Х. 6нчы класста "XIV гасырның 11 яртысында рус җирләрен туплау"дигән темага ачык дәрес һәм "Яшь тарихчылар бәйгесе" дигән интеллектуаль уен күрсәтте.
-
Мәктәптә район семинары. 14.03.2012

14 март көнне "Дәресләрдә ИКТ куллану" темасына тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары булды. Мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы С.Х. 6нчы сыйныфта "XIV гасырның II яртысында рус җирләрен туплау" темасына ачык дәрес күрсәтте. Укучылар "Яшь тарихчылар" бәйгесендә көч сынаштылар, дәрестә алган белемнәрен тирәнәйттеләр. Район укытучыларын Ш.З.Зиннуровның музей-бүлмәсе белән Г.М.Мөхәмәтханова таныштырды. Укытучы С.Х.Марданованың эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде.
-
Алмаз белән Альмира - янә җиңүчеләр. 12.03.2012

Казан (Идел буе) федераль университеты регионара фән олимпиадалары узды.Башта интернет-тур,аннары университет үзендә үткәрде.Казанда узган олимпиадада 9 нчы сыйныф укучысы Дәүләтова Альмира 61 кеше арасында 3 урын, 11 нче сыйныф укучысы Мәгъсүмов Алмаз 49 кеше арасында 3 урын алдылар (укытучылары Мөхәмәтханова Г.М.).
Алар 30 нчы март көнне "Уникс" та узачак бүләкләү тантанасында катнашачаклар.
УҢЫШЛАР СЕЗГӘ !
-
3 нче сыйныфта ачык дәрес. 12.03.2012

II квалификацион категорияле укытучы Дәүләтова Гөлнара Габделәхәтовна 3 нче сыйныфта математикадан ачык дәрес күрсәтте. Үткәрелгән әлеге дәрестә укучылар алган белем һәм күнекмәләрен гомумиләштерделәр, практикада кулланырга өйрәнделәр. Компьютер тренажеры белән эшләү методикасы дәрестә катнашкан укытучылар өчен файдалы булды.
-
"Ачык дәресләр" панорамасы дәвам итә. 12.03.2012

"Ачык дәресләр" панорамасының чираттагысын рус теле һәм әдәбияты укытучысы Д.Г.Гильмутдинова күрсәтте. 9нчы сыйныф укучылары "Обобщение знаний по теме лексика и синтаксис" темасына ГИАның В1-В9 биремнәрен үтәделәр, алдагы дәресләрдә алган белемнәрен гомумиләштерделәр. Алдагы имтиханнарга әзерләнү максаты белән үткәрелгән дәрес отышлы булды.
-
"Тимерчыбыктан бизәкле эшләнмәләр" темасына ачык дәрес. 10.03.2012

Методик идеяләр белән уртаклашу дәвам итә. 7 нче сыйныф укучылары белән "Тимерчыбыктан бизәкле эшләнмәләр" темасы буенча I квалификацион категорияле укытучы Альберт Мидхатович Марданов ачык дәрес күрсәтте. Видеофильмнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дәрес бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды.
-
Инглиз теленнән ачык дәрес. 10.03.2012

10 нчы март көнне инглиз теле дәресендә 6 нчы сыйныф укучылары белән Мирасова А.И."Минем яраткан шөгелем" темасына ачык дәрес үткәрде.Дәрестә укучылар диалог төзеделәр,үзләренең яраткан шөгыльләре турында ,инглизләрнең яраткан хоббилары турында сөйләделәр.Дәрестә информацион технология куллану укучыларның кызыксынучанлыкларын арттырды.
-
Бәйрәм белән сезне,хөрмәтле хатын-кызлар! 08.03.2012

Нигә бүген бөтен җирдә,
Чәчәкләр балкый бездә.
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген 8 нче март бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Хөрмәтле хатын-кыз укытучыларны,
Сылу кызларыбызны,
Кадерлибез,зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне,
Бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Татар әдәбиятыннан ачык дәрес.
07.03.2012
Укытучы Мөхәмәтханова Г.М. 6 нчы сыйныфта әдәбияттан ачык дәрес үткәрде. Ул Ч.Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәрен өйрәнүне йомгаклауга багышланган "Син укырга тиешсең !" дип аталды. Укучыларга презентация, фильмнан өзек, дәреслек белән эш, эзләнү эше, сүзлек өсендә эш, "Геройны таны", Сатыш мәктәбе тарихы, "Беренче укытучыбыз" - укучылар чыгышы, сорауларга җавап бирү тәкъдим ителде. Дәсес мәктәп укытучылары тарафыннан уңай бәяләнде.
-
"Эх,сез матур кызлар!" 07.03.2012

7 март көнне мәктәп күләмендә "Эх, сез матур кызлар!"дигән кичә-концерт булып узды. Егетләр тарафыннан хатын-кыз укытучыларга,техник хезмәткәрләргә,укучы кызларга багышланган презентация эшләнгән иде.Кичә матур җырлар,дәртле биюләр,бәйрәм котлаулары белән үрелеп барды. Кичә күтәренке рухта үтте. Рәхмәт сезгә, егетләр!









