Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
"Ягез әле,кызлар!" бәйгесе
07.03.2012
7 март көнне, 8 март -Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 5-11 сыйныф кызлары арасында "Ягез әле, кызлар!" спорт бәйгесе булып үтте. Әлеге бәйгедә "Йолдызлар" һәм "Дуслык" командасы көч сынашты. Бәйге барышында кызлар аркан тартыштылар, обруч әйләндерделәр,скакалкада сикерделәр,төрле катлаулы эстафеталарда көч сынаштылар. Бәйге 13 : 13 исәбенә дуслык җиңүе белән тәмамланды.
-
Методик осталыкны үстерү айлыгы башланды. 06.03.2012

Март ае мәктәбебездә укытучыларның методик осталыкларын күрсәтү ае буларак билгеләнеп үтелә. Һәр көнне хезмәттәшләргә "Идеялар панорамасы" исеме астында ачык дәресләр һәм класстан тыш чаралар күрсәтелә. Тәҗрибә уртаклашу, фикер алышулар - укытучыларның педагогик осталыкларын үстерүдә ярдәм итә.
-
Әниләр бәйрәме 06.03.2012

6 март көнне башлангыч сыйныф укучылары һәм әниләр катнашында Әниләр бәйрәме үтте. Бәйрәм укучыларның дәртле җыр-биюләре һәм әниләр өчен бирелгән күңелле уеннар белән алып барылды. Әниләр бәйрәме чәй табыны артында тәмамланды.
-
"Говори достойно" конкурсы
29.02.2012
29.02.2012 көнне район Балалар иҗат үзәгендә сигезенче март һәм егерме өченче февраль бәйрәмнәре белән иң яхшы котлау бәйгесе узды. Бәйгедә 8 нче сыйныф укучысы Миннегулова Минзилә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Нуриәхмәтов Динар уңышлы чыгыш ясап сертификатка ия булдылар. Рәхмәт аларга
-
"Культурно-спортивная догоняйка" уены
29.02.2012
29.02.2012 көнне район Балалар иҗат үзәгендә 6 нчы сыйныф укучылары арасында "Культурно - спортивная догоняйка" уены булып узды. Безнең мәктәптән дә "Чемпионнар" командасы уңышлы чыгыш ясап сертификатка ия булдылар.
-
Бер очрашу - үзе бер гомер. 29.02.2012

29.02.2012. Танылган язучы Данил Салихов белән очрашу бик күңелле узды. Ул үзенең иҗатка килү юллары турында сөйләде. Укучылар, кызыксынып, сораулар бирделәр. Аларга бүләк бирелде. Данил Салихов мәктәп китапханәсенә китаплар һәм журналлар тапшырды. Укучыларга ул җырлап та күрсәтте. Ә иң мөһиме: язучының автографлы китапларын алу булгандыр. Соңыннан бергәләп фотога төшелде.
-
Аҗаган -2012 27.02.2012

-
“ Ягез әле, малайлар!” бәйгесе. 24.02.2012

-
23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән ! 22.02.2012

Хөрмәтле ир - егет коллегаларыбыз !
Сезне чын күңелдән 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез !
Сезгә озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, эшегездә зурдан - зур уңышлар теләп калабыз !
-
Стена газеталарына конкурс ! 22.02.2012

22.02.2012. 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәр класс кызлары стена газеталары чыгардылар. Биредә кызлар классташ егетләренә үзләренең җылы хисләрен җиткерделәр. Бәйрәм белән сезне, егетләр !









