Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90
-
"Сөйлә әле, әбием!" 14.03.2014

Татар халкының милли хәзинәләрен, әби- бабайларыбызның борынгы киемнәрен, эш коралларын, йорт җиһазларын балаларга кечкенәдән үк күрсәтергә ; аларның ничек һәм нинди шартларда яшәгәнлекләрен аңлатырга кирәк. "Үткәнен белмәгәннең- киләчәге юк"- ди бит татар халык мәкале дә. Агымдагы атна балалар бакчасында "Әбиемнең серле сандыгы" исеме астында үтте. Атналыкны тәмамлап, Иләбәр авылы китапханәсе белән берлектә , "Сөйлә әле, әбием!" кичәсе үткәрелде. Китапханә мөдире Вәсилә Галиева , балаларны, музей почмагындагы экспонатлар- борынгы утюг, лампалар , киемнәр, эш кораллары һәм башка күп төрле әйберләр белән таныштырды. Хәзер инде сандык төпләрендә генә саклана торган сөлгеләр, киемнәр хакында сөйләде.
-
Бездә- гаилә бәйрәме! 06.03.2014

23 нче февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен берләштереп , балалар бакчасында бүген гаилә бәйрәмен үткәрдек. Бәйрәм балаларның биләүгә төргән сабыйларны бишек җырына тирбәтеп йоклатуларын сәхнәләштереп башланып китте. Үз куллары белән ясаган бүләкләрне әти- әниләренә тапшырганнан сон, нәниләр концерт номерларын бүләк итте.Өлкәннәр төркеменә йөрүче балаларның "татар халык биюен", кечкенәләрнең "матрёшкалар" , уртанчыларның заманча биюен әти- әниләр сокланып карап утырды. Салихова Гөлфинә, Дәүләтшина Диананың җырларын алкышларга күмделәр. Бәйрәмнең икенче өлешендә ата-аналар белән ярышлар үткәрелде. Безнең әти- әниләр табышмак, мәкальләрне дә яхшы белә, җыр- биюгә дә оста икән. Кыскасы, һәр кеше бәйрәмнән күңел күтәренкелеге белән таралды.
-
Бездә- гаилә бәйрәме! 06.03.2014

Әти-әниләр балалардан бер дә калышмадылар!
-
Без утырткан суганнар. 28.02.2014

Бу атнаны йомгаклау чарасы - тәрәзә төбенә суган утырту иде. Язгы кояш нурларында рәхәтләнеп үссеннәр , дип ,без аларны утыртып та куйдык. Суган, сарымсакның файдасы күплеген без бик яхшы беләбез.
-
Исәнме, кояш! 27.02.2014

Агымдагы атна балалар бакчасында "Исәнме ,кояш!" дигән исем астында үтә. Бу юкка түгел. Табигатьтә дә язгы кояш караганлыгы көннән- көн ныграк сизелә. Рәсем сәнгате эшчәнлегендә балалар кояш рәсемен ясадылар.
-
Истәлекле вакыйга! 23.02.2014

Бүген , 23 нче февраль көнне, Сочида Олимпия уеннары төгәлләнә. 2006 нчы елда ул Туринда, 2010 нчы елда Ванкуверда узды. Ә бездә соңгы олимпия уеннары җәй көне , 1980 нче елда , Мәскәүдә үткән иде. Быелгы олмпиаданың символы шарф ураган аю булса, 1980 нче елда биленә каеш буган аю булган. Истәлекле вакыйгаларның символларын сувенир итеп саклаучылар да бар.1980 нче елда Мәскәүдә үткән олимпиаданың истәлекле сувениры- аю белән без дә тарих битләренә кереп калдык.
-
Бәйрәм белән,әтиләр! 22.02.2014

Хөрмәтле ӘТИЛӘР! Сезне 23 нче февраль, Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек һәм уңышлар телибез сезгә.Балалар сезне яратуларын портретларыгызны ясап исбатлап күрсәтте. Үзегезне таныйсызмы?
-
Безнең тәүге җиңүләр! 11.02.2014

2013 нче елның декабреннән, 2014 нче елның 20 нче гыйнварына кадәр , Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән “Радуга открытий” бөтенроссия конкурсында , безнең тәрбиячеләр дә җиңү яулады! Конкурс табигатьне саклау, экология темасын яктыртуны максат итеп куйган иде. “Сулыкларны өйрәнү, чистарту һәм саклау” темасына тәрбияче Дамира Данир кызы Зарипова әзерләгән методик эшләнмә сертификатка һәм 3нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Тәрбияче Алинә Илдус кызы Нургалиева җитәкчелегендә 6 яшьлек Закарова Нәфисәнең конфет кәгазьләре ярдәмендә ясалган чәчәкләр презентациясе сертификатка ия булды. Тәрбиячесе һәм балалар бакчасы мөдире оештыру комитетының РӘХМӘТ ХАТЫ белән бүләкләнделәр.
-
Безнең тәүге җиңүләр! 11.02.2014

-
Муса Җәлил- халык улы! 10.02.2014

Бүгеннән балалар бакчасында “Муса Җәлил – халык улы” дигән атналык башланды. Атналык барышында балалар шагыйрьнең иҗаты белән танышыр, шигъри юлларны рәсемгә төшерер һәм “Кызыл ромашка ” шигырен сәхнәләштереп күрсәтер , дип көтелә. Ә бүген, балалар М . Җәлилнең КАРАК ПЕСИ шигыре белән танышты.
КАРАК ПЕСИ.
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр,
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:
-Мияу,мияу, пескәем!
Барчы, зинһар ,чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма...









