Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
-
"Җәйге эшләпә һәм панамкалар" бәйрәме
17.06.2026
Бүген бакчабызда "Җәйге эшләпә һәм панамкалар" бәйрәме үтте.



Җәй-кояшлы матур көннәр, күңелле күңел ачулар һәм кызыклы бәйрәмнәр вакыты. Җәйге бәйрәмнәрнең иң гадәти булмаган һәм матур бәйрәмнәренең берсе - җәйге эшләпәләр бәйрәме 17 июньдә уздырыла. Бу көнне балалар һәм өлкәннәр иң матур һәм оригиналь баш киемнәрен кияләр, юка, матур җәйге эшләпәләр турында бик күп кызыклы нәрсәләр беләләр.
Без дә балалар белән эшләпә турында табышмаклар чиштек, кызыклы эстафета уеннары уйнадык, җырладык, биедек. Истәлеккә дип фотога төштек.
Эшләпәләр бәйрәме күңелле һәм файдалы бәйрәм булды. Ул балаларга яхшы кәеф бүләк итте һәм үз сәламәтлекләрен кайгыртуның мөһимлеген исләренә төшерде.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Абдулла Алиш әкиятләрен сәхнәләштерәбез 13.06.2026

Атналык теманы йомгаклап, яраткан язучыбыз Абдулла Алишның әкиятләрен сәхнәләштереп, әкият геройларын ясадык. "Куян кызы" әкияте- балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе. Һәрбер бала үзләре рольне сайлап, сәхнәләштерделәр.
-
Калатау итәгендә ял итү. 11.06.2026

Бүген зурлар төркеме балалары белән Калатау буена походка бардык. Балалар бу көнне һәм укулар бетеп, эссе җәй җитүен, поход-пикникка чыгуны зарыгып көттеләр. Барысы да рюкзакларын тутырып, Мишә буе Калатау итәгенә ял итәргә ашыкты. Тау битенә җәймә җәеп, ял итеп алганнан соң андагы матурлык һәм "Гөлфия чишмәсе"нә кереп, аның челтерәп аккан суын күзәттеләр, бит-кулларын юдылар, истәлеккә фотога төштеләр.
Сабантуй мәйданында төрле уеннар уйнадылар, командаларга бүленеп көч сынаштылар, тауга каршы да йөгерделәр. Берсе дә сынатмады, өлгерләр булдылар.Сәхнәгә менеп ел буе өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр.
Балаларга бик ошады, тагы килербез дип бакчабызга юл алдылар.









