Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90
-
"Саубул бакча!" 31.05.2014

Саубул инде, эй гузэл бакча,
Сагынып искэ алырбыз, кайда булсак та!
Шушы жыр суэлэре астында буген Илэбэр "Умырзая" балалар бакчасыныннан беренче карлыгачлар очты. Кыскасы , бер ел дэвамында шушы бакчада тэрбиялэнгэн- Габдрахманов Адель, Закарова Нэфисэ, Каюмов Альмир, Салихова Голфинэ, Гильмонова Эминэ бакча белэн саубуллашып, тагыда кызыклырак, кунеллерэк хэм жаваплырак булган тормыш баскычына кутэлелделэр. Иртэгедэн алар инде мэктэп укучысы булырга эзерлэнэ. Бакчада ойрэнгэн барлык жырлары, шигырьлэре, биюлэре белэн , буген алар эти-энилэре, тэрбиячелэре алдында имтихан тотты.Кичэ чыгарылыш торкеме балаларынын энилэре белэн берлектэ вальс башкарулары белэн башланып китте. Вальс тэмамлангач, балалар рэхмэт йозеннэн энилэренен кулларыннан убеп, аларны урыннарына утырттылар. Котелмэгэндэ Шэвэли килеп кереп, балаларны мэктэпкэ бармаска котыртып караса да, балалар бик белемле Ябалакнын биремнэрен тогэл утэп,сынауларны тиешенчэ утеп , узлэренен мэктэпкэ эзер икэнлеклэрен курсэттелэр. Кичэ ахырында балалар бакчасы модире эти-энилэрне, балаларны , тэрбиячелэрне бэйрэм белэн котлады. Балаларга мэгариф идарэсе тарафыннан эзерлэнгэн булэклэрне тапшырды хэм апрель, май айларында балалар бакчасында оештырылган "яшеллэндеру" акциясендэ актив катнашкан гаилэлэргэ истэлекле булэклэр таратты. Районыбызнын барлык балалар бакчаларында , мэктэпкэчэ эзерлек торкеменэ йоргэн балаларын бугенге бэйрэм белэн котлыйбыз! Бэхетле килэчэк сезгэ балалар!
-
"В мире таланта- 2014" 16.05.2014

Буген Эзмэ мэдэният йортында конкурснын зона этабы узды. Безнен балалар бакчасыннан анда жыр хэм нэфис суз наминациясендэ Зэлинэ Гильманова, Диана Дэулэтшина катнашты. Сабада узачак ярышка алар , Айдар Минхажев сузлэренэ Ростэм Сэрвэров ижат иткэн "Чэй эчэбез бергэлэп" дигэн жыр белэн уздылар. Алдагы ярышларда да унышлар телэп калабыз.
-
Экологик белем биру дэресе.
12.05.2014
Ел саен ,12 нче май көнне Рәсәй Федерациясендә экологик белем бирү көне билгеләп үтелә. Бу көнне район һәм шәһәрләрдә төрле экологик акцияләр: күргәзмә , конференция, конкурслар ; шул ук вакытта елга, күлләрне , табигатьне, үзебез яшәгән тирәлекне чистарту кебек тә чаралар үткәрелә. Гомумән, көн дә аяк басып йөргән җиребезне, сулар өчен кирәк һавабызны, сулыкларны, кыскасы, планетабызны саклау- безнең көндәлек бурычыбыз булып тора. Бүген исә, мәгариф учрежденияләрендә “Бердәм экологик дәрес” республикакүләм экологик –агарту акциясе уздырылды. Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасының өлкән группасында тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләре белән берлектә, Иләбәр авылының уртасына урнашкан “Бари чишмәсенә ” барып элеге акциядә актив катнашып кайттылар. Акция барышында балалар җәйге табигатькә тагын да якынайдылар: кошлар сайравын тыңладылар, яңа борын төртеп килүче төрле үләннәр белән таныштылар, өйләренә кайткач әниләре белән бергә чәй эчәргә дип, чишмә яныннан яшь бөтнек яфраклары җыйдылар. Экологик белем бирү дәресенең максаты “Бари чишмәсенең ” тирә-юненә җан кертеп җибәрү- чишмә янын матурлау иде. Бу максаттан чыгып, балалар белән берлектә , чишмә янына чәчәкләр һәм чия куаклары утыртылды. Чишмәгә исем, авылның иң өлкән кешесе Гыймадиева Мәсрүрә әбинең кайнатасы- Бари абый хөрмәтенә кушыла. Бари абый әлеге чишмәне чистартып, төзекләндереп торган. Кышын кардан, җәен балчыктан баскычлар ясап, чишмәгә килүчеләргә уңайлы мохит тудырган ул.Кайчандыр бу чишмә белән халык тормыш алып барган: көянтәсен күтәреп суга килгән, керен чайкаган. Ә бүген чишмә онытылып килә. Аңа кабат җан өрәсе, матурлыйсы иде. Кем белә бит? Бәлки бүгенге кыйммәтчелек заманында , җир асты байлыгы булган саф сулы чишмә суларына без кабат әйләнеп кайтырбыз...
-
Конкурс нэтижэсе! 12.05.2014

Россия кулэмендэ уткэрелгэн "Сохраним наше будущее" рэсем конкурсында бакчабыздан Гильманова Зэлинэ , Закарова Нэфисэ катнашып Дмпломга лаек булдылар. Котлыйбыз аларны хэм тагы да унышлар телэп калабыэ!
-
Конкурс нәтиҗәләре! 04.04.2014

PEDUSPEH -Бөтенроссия педагогик осталык үзәге сайтында барган, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның “Мир, в котором я живу!” III нче бөтенроссия иҗади эшләр конкурсында , Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да катнашып, призлы урыннар яуладылар. “Мои любимый край” номинациясендә Гильманова Әминә, “Мои любимые животные ” номинациясендә Давлетшина Диана, тәрбиячеләре Дамира Данировна җитәкчелегендә , презентация эшләре белән катнашып , дипломнарга лаек булдылар. Котлыйбыз аларны!
-
Безгә 1 яшь! 01.04.2014

Моннан нәкъ бер ел элек, 2013 нче елның 31 нче март көнендә Иләбәр авылында күптән көтелгән вакыйга- балалар бакчасы ачылу тантанасы булды. 51 мәктәп укучысы, 65 бакча яшендәге балалары булган авыл өчен бу кирәкле гамәл иде. 7 хезмәткәрдән торган коллектив, 20 балага исәпләп ачылган балалар бакчасы, район хакимияте тырышлыгы белән 1 нче апрель көнне беренче эш көнен башлап җибәрде. Беренче көннәрдә балалар бакчасына 17 бала йөрсә, тиз арада аларның саны 20 гә тулды. Бүген исә бакчада 21 бала тәрбияләнә. Яңа туган сабыйлар электрон чиратта тора. Тәрбиячеләр, иҗади үсеш технологияләре нәтиҗәсе кулланып , сәламәт яшәү рәвеше, сәламәтләндерү һәм чыныктыру чаралары, балаларга патриотик һәм экологик тәрбия бирү проблемаларын алга куеп, максатчан эш алып бара. Бүген, “Умырзая” балалар бакчасына йөри башлаганнарына 1 ел тулу уңаеннан , иҗади сәнгать белем бирү өлкәсенең аппликация эшчәнлегендә , балалар бакчабызның символы булган умырзая чәчәкләрен ясадылар.
-
Конструкцияләү эшчәнлеге. 25.03.2014

Тормышта беркайчан да югалып калмаска, үзеңә юл салырга, авырлыкларга бирешмәскә, мәшәкатьләрне тиз генә хәл итә белергә өйрәнергә кирәк. Әгәр сездән тиз генә бер уенчык сорасалар, нишләр идегез? Ә безнең балалар югалып калмаячак. Бүген алар , танып белү һәм нәтиҗәле белем бирү өлкәсенең конструкцияләү эшчәнлегендә, кулланылган пластик шешәләрдән могҗизалар тудыру серләренә өйрәнделәр. Баксаң,чүпкә ташларга дигән әйберләрдән дә, ракета, күбәләк, чәчәк һәм башка төрле матурлыклар тудырырга була икән...
-
Нәүрүз котлы булсын! 23.03.2014

23 нче март- якшәмбе көнне Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасы, китапханә, авыл клубы белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрде. Кыш бабайны җиңеп, хуҗа булып калган Нәүрүзбикә бәйрәмгә килгән балаларны да, өлкәннәрне дә биетте, җырлатты, уеннар уйнатты. Бәйрәм концерты тәмамланганнан соң, халык мул табын артына җыелды. Клуб ишегалдында , казан асып пешерелгән 6-7 төрле ботка һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмнән барысы да бүләкләр белән таралды.
-
Тәрбиячебез- сертификат иясе! 22.03.2014

PEDUSPEH – педогогик осталык бөтенроссия үзәге сайтында, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре тәрбиячеләре һәм педогогларының осталыкларын ачыклау максатыннан үткәрелгән, “Современный воспитатель- 2014” бөтенроссия конкурсында безнең тәрбиячеләр дә катнашты. “Сценарий праздника” номинациясендә “Балалар дусты ул- Муса Җәлил” конкурс эше белән , Иләбәр “Умырзая ” балалар бакчасы тәрбиячесе Зарипова Дамира Данировна сертификатка ия булды.
-
Су- яшәү чыганагы. 21.03.2014

Халыкара су белән тәэмин итү ассоцияциясе тәкъдиме белән 1993 нче елда ЮНЕСКО ел саен 22 нче мартта Бөтендөнья су көне үткәрү турында карар кабул итте. Су көненең максаты- җәмәгатьчелекнең , халыкның, хакимиятнең игътибарын су чыганаклары һәм объектларына җәлеп итү. Сулыкларны саклау, чистарту, чишмәләрне тәрбияләп тору- барыбызның да бурычы. Бу чаралардан мәктәпкәчә яшьтәге балалар да читтә түгел. Җәйге чорда тәрбиячеләре белән берлектә, елга-күлләрне өйрәнеп, күзәтү ясасалар, кышкы чорда суның үзлекләре- аның сыеклык, боз һәм пар хәлендә булуын күзәтеп, нәтиҗәләр ясадылар. Агымдагы атна да балалар бакчасында “Су- яшәү чыганагы” атналыгы буларак үтте. Атналыкны йомгаклау чарасында , балалар, болыт һәм яңгыр ничек барлыкка килүен тәҗрибә үткәреп өйрәнделәр. Моның өчен аларга кайнар су салынган банка, калай капкач һәм боз кисәкләре кирәк иде. Боз белән капланган банка эчендә җыелган болыт һәм яңгыр тамчыларын балалар үз күзләре белән күрделәр.
Сез дә ясап карагыз!









