Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Абдулла Алиш - яраткан әкиятчебез 13.05.2016

Зурлар төркемендә Татар балалар язучылары турында алган белемнәрне камилләштереп, бүген "Әкиятләр илендә" дигән викторина уздырылды. Балалар иллюстрацияләргә карап, кайсы әкияткә карата ясалганын әйттеләр, табышмакларга җавап эзләделәр, әкият каһарманнарын танып, кайсы әкияттән булуларын әйттеләр. Үзләре дә яраткан әкиятчеләре - А. Алиш әкиятләренә карата рәсемнәр ясадылар, пластилиннан "Сертотмас үрдәк" геройларын әвәләделәр.
-
Без тынычлык телибез! 11.05.2016

Сабада Җиңү парадында быел барлык оешмалар да катнашты. Без Җиңү көнен аеруча зур әзерлек белән, зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Илләребез имин, еллар тыныч, күгебез һәрчак аяз булсын!
-
Парад Победы 08.05.2016

Сегодня дети и сотрудники детского сада ходили на Парад Победы, а потом возложили цветы у памятника героям, павшим за Родину.
-
Җиңү алып килгән яз. 06.05.2016

Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү,балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән уздырылган атна ахырында бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән һәйкәл янына бардык.Бу сугышта һәрберебезнең дә якыннары ятып калган......
-
Табигатьне саклаган - үз яшәвен аклаган. 29.04.2016

Яз җитү белән балалар бакчасында эш кайный башлый: кар астыннан чыккан чүпләрне җыю, багана агарту, агач утырту, бакча территориясен тырмалау, бакча казу һ. б.
Хезмәт сөючәнлек, тырышлык, табигатьне саклау кебек сыйфатларны балаларыбызда да формалаштырырга омтылабыз.
Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары балалар бакчасы яны участогында агач утырттылар. Балалар мәктәпкә киткәч тә, миләшләр аларның истәлекләре булып, җимеш биреп, табигатьне матурлап үсәрләр.
-
Тукайның туган көн бәйрәме 28.04.2016

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә бүген Тукай бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмгә әти - әниләр дә килде.Кичә Тукай әкиятләрен сәхнәләштереп,җырларын җырлап,балалар өчен язган шигырьләрен сөйләп үтте.Балалар биюгә дә бик осталар."Эх,шома басабыз" дигән биюләрен алар килгән кунакларга биеп күрсәттеләр.
-
Тукай атналыгы. 22.04.2016

Мәктәпкә әзерлек төркемендә бу атна - Тукай атналыгы буларак үтте.Тукай турында презентация карадык,шигырьләрен,җырларын өйрәндек.Тукайның туган көне кичәсенә әзерләндек.Кичә шагыйрь туган көнне - 26 нчы апрельдә үтәчәк!
-
"Шүрәле" әкияте 22.04.2016

Кечкенәләр һәм уртанчылар катнаш төркеме.
Балалар Г. Тукайның "Шүрәле" әкиятен яратып тыңладылар.
-
Юбилей кичәсе. 20.04.2016

Бүген кадерле,хөрмәтле Шәргыя апабызның юбилее булып узды.Җылы теләкләребезне җыр юлларына салдык,шигъри моңнар белән җиткердек.
-
Тест алу. 19.04.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларыннан бүген мәктәпкә укырга керү тестлары алу үткәрелде.











