Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
"Кыргый хайваннар" 18.12.2015

Зурлар төркеме,атна темасын йомгаклап,Музейдагы кыргый хайваннарны күзәтеп кайттылар.Монда,баксаң,урманнан бүре дә кайтып төшкән икән.Балаларның урман җәнлекләре янында истәлеккә фотога төшәселәре килде. Балаларны җылы каршы алып,экскурсия ясап,озатып калганы өчен, Сәрия апа Хафизовага бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
-
Кадерле бүләк. 17.12.2015

Бакчабыз балаларына районыбыз башлыгы Рәис Нургалиевич үзенең бүләкләрен һәрдаим тапшырып кына тора.Чираттагысы - Урман тракторы.Балалар бүләкне бик ошаттылар һәм рәсемгә дә төшерергә булдылар.Бүләкләрегез өчен зур рәхмәт Сезгә,Рәис абый!!!
-
"Шүрәлеләр килде" 16.12.2015

Бүген бакчабызга Лесхоз урта мәктәбенең Театр түгәрәге укучылары шүрәле турында спектакльләрен алып килделәр.укучыларның чыгышлары искиткеч сәнгатьле һәм мавыктыргыч иде,балалар зур кызыксыну белән карадылар,укучы абый-апаларын тагын көтеп калдылар.
-
"Боз шәһәре" 15.12.2015

Бакчабыз "Боз шәһәре"нә әверелә бара ахры.Көннән көн безнең бакчада кардан - боздан әкият геройлары барлыкка килеп кенә тора.Бакчабыз яныннан үткән абый-апаларны "Паркта"гы күңелле манзара да җәлеп итәр дип уйлыйбыз.
-
Кыш җитте,без чаңгыда,ура!!! 14.12.2015

Урамга чыктык шаулашып,
Бакчадан чаңгыларда...
Эх,күңелле кыш көнендә
Ыжгырырга аларда!
-
"Кошлар-безнең дусларыбыз" 12.12.2015

Зурлар төркеме,атна темасын йомгаклап,кошларга җимлекләр куюны оештырды,балалар үз куллары белән канатлы дусларыбызны ашаттылар.
-
Кошларга булышу 11.12.2015

Уртанчылар төркеме балалары белән кышлаучы кошлар турында сөйләштек. Кышын аларга азык табуы авыр булуы, аларга ярдәм итәргә кирәклеге турында әңгәмә кордык. Балалар үзләре дә төзелеш материаллары кулланып, кошларга "җимлек" төзеп уйнадылар.
-
Картлар йортында концерт. 04.12.2015

Зурлар төркеме балалары бүген инвалидлар декадасы кысаларында картлар йортында концерт күрсәтте.Чыгышларны өлкәннәр җылы каршыладылар,рәхмәтләрен белдерделәр.Картлар йорты коллективы балаларның тагы шундый матур чыгышлар алып килүләрен көтеп калдылар.
-
Рәсем конкурсы 04.12.2015

Белым снегом нас покрыло:
И деревья и дома.
Свищет ветер легкокрылый-
Здравствуй, зимушка-зима!
-
"Карлар ява" 02.12.2015

Салкын, саф hава,
Йомшак кар ява...
Рәсем шөгылендә нәниләр бармаклар ярдәмендә кар явуын сурәтләделәр.











