Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
10.02.2017
Сегодня в школе прошла встреча с представителем Казанского кооперативного техникума.
-
Мин - табигать баласы 09.02.2017

Әйләнә-тирәне яратучы, аңа сакчыл караучы социаль - актив, гуманлы иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан 4нче сыйныф укучылары белән "Мин - табигать баласы" дип исемләнгән сбор үткәрелде.
-
Ачык ишекләр көне 09.02.2017

Бүген мәктәбебездә “Ачык ишекләр” көне үткәрелде. Районыбыз укытучылары өчен дәресләр, түгәрәкләр эшчәнлеге, мастер-класс тәкъдим ителде.
-
Котлыйбыз! 08.02.2017

Бүген үзенең бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Вәсилә Хәмит кызының олы юбилее.
Хөрмәтле Вәсилә Хәмитовна!
Сезне ихлас күңелдән шушы матур юбилеегыз белән чын күңелдән тәбриклибез. Ихтирамлы һәм игътибарлы булганыгыз, хезмәтегезне намуслы башкарганыгыз, тырыш һәм ярдәмчел булуыгыз өчен Сез хезмәттәшләрегез арасында да, әти-әниләр, укучылар арасында да хөрмәткә ия булдыгыз. Гомер үткән саен тормыш сынауларына бирешмичә, хезмәтегезгә гашыйк булып, саулыкта, сәламәтлектә, гаиләгезнең горурлыгы, якыннарыгызның таяначы булып, яшәгез, эшләгез.
-
Иң яхшы әйдаман - 2017 08.02.2017

Балалар иҗат үзәгендә бүген отряд әйдаманнары өчен "Иң яхшы әйдаман" Республика конкурсының муниципаль этабы узды. Мәктәбебез укучысы Галиева Әдилә әлеге бәйгедә 1нче урын яулады. Әдилә үзен актив, иҗади, кыскасы, бар яктан да килгән әйдаман итеп күрсәтте. Аңа зона этабында да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Котлыйбыз! 06.02.2017

Мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучысы Закарова Нәргизә (укытучысы Закарова Г.Р.) МХК фәненнән Бөтенроссия олимпиадаларының республика этабында призер булды. Нәргизәне чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Мәктәпкә әзерлек 04.02.2017

Бүген 2017-2018нче уку елында укырга керүче балалар өчен мәктәп алды әзерлек курслары башланды.
-
Кызыклы шигырьләр 03.02.2017

"Эзтабарлар" атналыгы кысаларында укучыларда шигырь укуга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан "Кызыклы шигырьләр" дигән кичә үткәрелде.
-
Әти-әниләр җыелышы 02.02.2017

9, 11нче сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта:
-укучыларның мәктәптә биреп караган ОГЭ,ЕГЭ нәтиҗәләре;
-имтихан бирү пунктына алып керергә тыелган һәм ярый торган предметлар;
-резерв көннәрдә йомгаклау аттесттациясенә кертү шартлары;
-апелляциягә бирү тәртибе;
-дәүләт йомгаклау аттестациясенең расписаниесе;
-аттестат алу өчен һәм югары уку йортларына керү өчен баллар, кабул итү тәртипләре аңлатылды, әти-әниләрнең сорауларына җаваплар бирелде.
-
"Серле каләм" бәйгесе җиңүчеләре 02.02.2017

Мәктәбебез укучылары Шайхуллина Эльвина 3нче урын), Гарифуллин Айнур, Нәгыймова Әдилә, Гыйльманова Чулпан Васыйл Гарифуллин исемендәге "Серле каләм - 2017" конкурсында катнашып, грамоталарга ия булдылар.







