Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Лагерь-5нче көн 06.06.2017

Бүген лагеребыз "Рус теле көне"нә багышланды. Укучыларыбыз белән А.С.Пушкин әсәрләре буенча сәяхәт, әкиятләренә карата рәсем конкурсы оештырылды, "О, великий, могучий русский язык!" дигән тема буенча брейн-ринг үткәрелде. Шулай ук мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән чарада да укучыларыбыз бик актив катнашты. Психологлар Алинә Икрамовна һәм Ләйсән Тәлгатовна да лагеребызда булып, укучыларыбыз белән психологик уеннар үткәрделәр.
-
Лагерь- 4нче көн 05.06.2017

Лаагерьнең бүгенге көне дә сизелми дә үтеп китте. "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында укучылар белән видеофильм карау һәм рәсем конкурсы оештырылды, иң яхшы дип табылган рәсемнәр күргәзмәгә куелды. Отрядларга бүленеп өстәл уеннары уйнадылар.Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар да балалар күңеленә хуш килде.
-
Лагерь - 3нче көн 03.06.2017

Бүгенге көнебез дә мавыктыргыч чараларга бай булды. Балалар отрядларга бүленеп, "Минем Ватаным" дигән тема буенча проект эше - макетлар эшләделәр. Аннан соң, лагерьның тантаналы ачылуы уңаеннан, концерт оештырылды. Әлеге чарадан бер генә укучы да читтә калмады. Төшке аштан соң, "Состязяния здоровячков" үткәрелде.
-
Лагерь - 2нче көн 02.06.2017

Бүген лагерьнең 2нче көне. Иртәнге аштан соң балалар белән медпунктта булып, буйлары һәм авырлыклары үлчәнде. Шулай ук фельдшер Шәйхетдинова Гөлназ Шәмсәт кызы "Наркотикларга - юк" темасы буенча балалар белән әңгәмә үткәрде. "Доктор Айболитта кунакта" дигән викторинада да балалар теләп катнашты. "Алло, без талантлар эзлибез" дигән мероприятие үткәрелеп, иртәгә куясы концертка номерлар барланды. Төшке аштан соң пластилиннан хәрби техникалар ясадылар һәм ике отряд арасында күргәзмә оештырылды. Көн күңелле, файдалы узды.
-
Лагерь - 1нче көн 01.06.2017

Бүген мәктәбебез каршында оешкан "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере һәм "Кырмыска" ял һәм хезмәт лагере эшли башлады. "Дуслык" лагерена йөрүче балалар иртәнге аштан соң, отряд почмаклары чыгардылар. Шулай ук 1нче июнь - балаларны яклау көне уңаеннан "Дөнья- балалар күзлегеннән" дигән исем астында асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырылды. Төшке аштан шушы бәйрәмгә карата "Күңелле стартлар" уздырылды.
-
Мәктәп тирәсен яшелләндерү 31.05.2017

Мәктәбебез тирәсен яшелләндерү буенча укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз катнашында өмә үткәрелде.
-
Поход-Сабантуй 30.05.2017

Мәктәбебездә уку елына нәтиҗә ясап, укучылар белән зур поход оештырылды. Походта, традиция буенча, 10нчы сыйныф укучылары бирнә җыеп, күңелле татар халык уеннары оештырдылар.
-
Соңгы звонок 25.05.2017

Сонгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка , олы дөньяга юлланган гаҗәп матур да, тыңгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың укучыларның мәктәпләре һәм укытучылары белән хушлашу авазы.Безнең мәктәбебездә дә бу кыңгырау 11нче сыйныфтагы 6 укучы өчен яңгырады. Без 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларына алда торган дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, үз алларына куйган максатларына ирешүләрен телибез.
-
Бүген бәйрәм! 19.05.2017

Мәктәбебездә бүген иртәдән үк бәйрәм рухы. Барлык укытучыларыбыз да кызыл пионер галстуклары такты, үзләренең пионерия елларын һәм шул чордагы эшчәнлекләрен кабат хәтерләрендә яңартты, укучылар белән уртаклашты.
-
Пионериягә - 95 19.05.2017

Бүген мәктәбебездә тантаналы бәйрәм уңаеннан дружина сборы үткәрелде. Сборга төрле елларда мәктәпнең пионер оешмасы белән җитәкчелек иткән ветеран пионервожатыйлар чакырылды.







