Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1032 |
| У нас учат: | 83 |
Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
"Шатлык" лагерының бер көне 07.06.2013

Лагерьның бүгенге көне дә бик кызыклы үтте. Фатыхова Ч.И. укучыларга физкультура ясатты. Аннары балалар белән интеллектуаль һәм спорт уеннарын берләштереп кызыклы марафон үткәрелде. Укучылар башта кроссворд, аннары сканворд чиштеләр, стадионда төрле спорт уеннарында ярыштылар, соңгы уенда табышмак чиштеләр. Нәтиҗә буенча 5 отряд җиңүче булды. Укучылар концерт номерлары әзерләделәр. Обед ашагач, "Күңелле старт” уенын уйнадылар. Ахырда һәрбер командага өстәл уеннары бирелде.
-
Хезмәт лагерында 6 нчы көн 07.06.2013

Ял һәм хезмәт лагерының 6 нчы көне тәмамланды. Көндәгечә эшләп, тәмле итеп ашаганнан соң , балалар арасында "Брейн – ринг” уены оештырылды. Балалар ике төркемгә бүленеп кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Нәтиҗәдә "Веселые подорожники” командасы "Солнышко” командасын 18.5 очко белән җиңеп чыкты.
-
Балалар Сабантуе 06.06.2013

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бу көнне дөньяның барлык почмакларында кызлар-малайлар өчен бәйрәм чаралары, концертлар, төрле бәйгеләр оештырыла. Гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары әлеге датаны халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй белән билгеләп үттеләр. Колгага менү, көрәшү, чүлмәк вату, кашыкка салып су, йомырка ташу... Бу уеннар физик яктан чыныктыру белән бергә укучыларда бердәмлек, дуслык сыйфатлары да булдыра.
-
День русского языка!!! 06.06.2013

6 июня в нашей многонациональной стране отмечается День русского языка. В настоящее время более 160 миллионов человек в разных уголках мира считают русский язык своим родным, а свыше 110 миллионов владеют им как вторым языком.
Международное сообщество, относясь с уважением к богатейшему историко-культурному наследию России и признавая безусловную значимость русского языка как средства международного общения, включило его – наряду с английским, арабским, испанским, китайским и французским – в число официальных языков Организации Объединенных Наций. И сегодня, отмечая День русского языка, мы отдаем дань памяти великому поэту Александру Сергеевичу Пушкину, чьи произведения занимают особое место в анналах мировой культуры. Именно его творческий гений заложил основу современной русской словесности, соединив литературный язык предшествующих эпох со стилистикой повседневной разговорной речи. -
Открытие лагеря 05.06.2013

Гимназиябездә бүген "Шатлык” балалар ял итү лагерының ачылышы булды. Иң башта укучылар флаг эзләделәр. Флагны иң беренче булып 5нче отряд тапты һәм алар лагерь ачылышында аны күтәрү хокукына лаек булдылар. Аннары укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән концерт куелды. Шафигуллина Р.М. укучыларга төрле мавыктыргыч уеннар уйнатты. ГИБДД инспекторы Насибуллин И.Д. укучылар белән җәй көне үзеңне юлларда дөрес тоту турында әңгәмә үткәрде.
-
Серле каләм конкурсы җиңүчеләре 04.06.2013

Бүген балалар иҗат үзәге бинасында "Серле каләм” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бишенче елын үтүче әлеге бәйге экология, универсиада, сәламәт яшәү рәвеше темаларына багышланган иде.
-
Лагерьның күңелле мизгеллзре 04.06.2013

"Шатлык” балалар ял итү лагерының бүгенге көне дә бик кызыклы үтте. Укучыларыбыз Лесхоз боз сараена барып тимераякта шудылар, төрле спорт уеннары уйнадылар. Кичә Саба урамнары буйлап узган тарихи сәяхәткә йомгак ясап укучылар үзләренең күргәннәрен рәсемгә төшерделәр һәм бүген бу рәсемнәргә нәтиҗә ясалып, урыннар билгеләнде.
-
Хезмәт лагерының 2 нче көне. 03.06.2013

Хезмәт лагерының 2 нче көне узып бара. Балалар яллардан соң, энергия туплап, лагерьда эшләргә дип, көч җыеп килгәннәр. Егетләр гимназия каршында үскән кирәкмәгән агач үсентеләрен кистеләр, кызлар тәҗрибә – җитештерү участогында сарымсак, кәбестә үсентеләренә су сиптеләр. Ял вакытында балалар төрле мавыктыргыч өстәл уеннары, төшке аштан соң саф һавада спорт уеннары уйнадылар.
-
Лагерьга йөрүче балалар белән Саба урамнары буйлап сәяхәт 03.06.2013

"Шатлык” мәктәп яны лагерының бүгенге көне укучыларны барлап, физкультура ясау белән башланды. Ял итүче балалар иртәнге аш ашагач Саба бистәсе урамнары буйлап экскурсиягә киттеләр. Шафигуллина Р.М. укучыларны Үзбәк Закиров һәм Закир Йосыпов яшәгән нигезләр белән таныштырды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында булдып, районыбызның Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштылар. Тарихи мирасыбыз белән танышкач алар чишмә янына төшеп табигатьтә төрле уеннар уйнадылар.
-
Сабантуй 01.06.2013

Гимназиябез укучылары өчен ел дәвамында халкыбыз традицияләрен өйрәну форсаты туып тора. Мәсәлән, "Шома бас" фестивале ярдәмендә 5 в сыйныфы укучылары гореф-гадәтләребезне сәхнәдә курсәтсә, буген, 1 нче июнь - балаларны яклау көнендә, алар Сабантуйның чынында катнашып, уз көчләрен сынап карадылар. Алдан бирнә җыю гадәте аларга бигрәк тә ошады.
Класс җитәкчесе Кәримова М.Ф.



















