• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50
Телефон: +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90
E-Mail: G.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы
Руководитель: Шаймарданов Айнур Нургалиевич
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 1026
У нас учат: 83

Новости

Чыгарылыш кичәсе

Опубликовано: 26.06.2013

25 нче июнь районыбызның барлык мәктәпләрендә чыгырылыш кичәләре гөрләде. 
Иң беренче барлык чыгарылыш укчыларын, аларның әти – әниләрен, укытучыларны районыбыз башлыгы Р.Н. Миннеханов котлады. Ул алтын медаль, кызыл аттестатларны ияләренә тапшырды. Безнең гимназиябез укучылары: Абдуллина Гүзәл Равил кызы, Әскәрова Миләүшә Ирек кызы, Әхмәтгалиева Алинә Марат кызы, Багданурова Айзилә Фаил кызы, Вахитова Гөлнур Фәрит кызы, Ганиева Гөлназ Азат кызы, Исмагилов Альмир Альберт улы, Каримуллина Ләйлә Раиф кызы барлык фәннәрне 5ле билгеләренә тәмамлап, БДИда сынатмыйча алтын медальгә лаек булдылар. Шулай ук тантана барышында район күләмендә үткәрелгән барлык чараларда актив катнашкан, республика күләмендә районыбыз данын яклап чыккан укучылар тәбрикләнде. Тантана күңелле концерт программасы белән тәмамланды. 
Чыгарылыш кичәсенең икенче өлеше мәктәпләрдә дәвам итте. Бәйрәм барышында гимназия директоры А.Ш. Ханафиева барлык укучыларга матур теләкләр теләп, өлгергәнлек турында аттестатлар, гимназия тормышында актив катнашкан укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук әти – әниләр, укучылар гимназия дирекциясенә, укытучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Кадерле чыгарылыш сыйныфы укучылары! 
Алда сезне мавыктыргыч яңа дөнья көтә. Ул бераз куркыта да, үзенә дәшеп кызыктыра да. Барыгызга да алдагы тормышыгызда бары тик уңышлар юлдаш булсын! Хәерле Юл сезгә!



К списку новостей