Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Лагерьның соңгы көне 25.06.2013

Лагерьның соңгы көне инглиз телендә әзерләнгән спектакльләр белән башланып китте. Балалар шулай ук инглиз телендә кроссвордлар чишүдә дә бик актив катнаштылар. Димәк, безнең гимназистлар инглиз телендә аралашучы илләргә барып чыксалар да югалып калмаячаклар.
Кече универсиада уенында балалар арасында дартс, скакалка сикерү, ераклыкка сикерү буенча иң – иңнәр билгеләнде.
Көндезге аштан соң, лагерьның ябылу тантанасы оештырылды. Гала – концерт аеруча истәлекле булды. Һәр отряд үзләренең күңелле җырларын, дәртле биюләрен тәкъдим итте. Тантаналы линейкада иң актив балаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Көн ахырында балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты. -
День памяти и скорби 23.06.2013

Какие б даты жизнь ни приносила,
Но этот день, как боль, в сердцах живёт.
В июне вспоминает вся Россия
Двадцать второе, сорок первый год.
С 1996 года в России 22 июня отмечается День памяти и скорби.
22 июня 1941 года немецкая армия вторглась на территорию СССР, и началась Великая Отечественная война, в которой погибли около 27 миллионов советских граждан. -
"Шатлык" лагерында сабантуй 23.06.2013

Сабантуе - хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп
Бәйрәм итик көн буе.
Чыннан да, бүген көн буе бәйрәм иттек. Сабантуй җыр-уен-көлке белән отрядлардан бирнә җыю белән башланып китте. Милли бәйрәмебез Сабантуйны ачык дип игълан иткәч, әйдаманнар стадионның төрле почмакларында кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерү, балык тоту, аркан тартышу, бүләк кисү, чүлмәк вату кебек кызыклы уеннарда көч сынаштылар. Һәр бала бүгенге көннән кәнәгать булып, бүләкләр белән өйләргә таралды. -
Лесхозга кызыклы сәяхәт 21.06.2013

Колач җәеп каршы ала
Нургали урманнары.
Монда гына кошларның да
Иң матур җырчылары... -
“Рассвет” ял һәм хезмәт лагерында саубуллашу көне. 21.06.2013

Бүген лагерьның соңгы көне. Шул уңайдан, без лагерьга йөрүче балалар белән, җәйге походка юл тоттык. Максатыбыз, балаларны чын күңелдән ял иттерү иде. Бик матур табигатьле Казкаш елгасы үзәнендә чын күңелдән ял итеп кайттык без. Бергәләшеп балык тоттык, кызларыбыз табын әзерләгәндә, егетләр зур казанда тәмле уха пешерделәр, аннары күмәкләшеп табын алдына утырып, шул ухадан авыз иттек. Спорт уеннарыннан да читтә калмадык: футбол, волейбол, лапта уеннарын бик күңелле уйнадык. Балалар барысы да рәхәтләнеп ял итеп, күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты. Лагерьда узган күңелле мизгелләр укучылар йөрәгендә озак сакланыр әле.
-
Пляжный волейбол 20.06.2013

19 июня в Шемордане прошли соревнования по пляжному волейболу. Девушки нашей гимназии Гимаева Зиля и Хабибрахманова Азалия заняли 1 место. Поздравляем девушек с победой и желаем им успехов в зональных соревнованиях, которые пройдут в г.Мамадыш 21-22 июня 2013 года.
-
“Рассвет” ял һәм хезмәт лагеры янгын сүндерү бүлегендә кунакта 20.06.2013

Лагерьның 16 нчы көне балалар өчен бик күңелле үтте. Көндәгечә гимназиябез бакчасында эшләгәннән соң, ял сәгате оештырылды. Көндезге аштан соң бергәләп янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә юнәлдек. Анда безне бик җылы кабул иттеләр. Янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Закиров И.Г. балаларга үзләренең эшчәнлекләре, янгын сүндерү машиналары турында сөйләде.
Укучылар бик кызыксынып тыңладылар. Малайлар аларның киемнәрен киеп, машинадан су сиптереп карадылар. -
Лагерьның унҗиденче көне 20.06.2013

"Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дигән әйтемне истә тотып, бүген ял һәм сәламәтләндерү лагерына йөрүче балаларга халкыбызның үткәнен аңлату һәм күренекле шәхесләребезнең хезмәтләре белән таныштыру максатыннан туган якны өйрәнү музеена сәяхәт ясадык. Балаларда борынгы эш кораллары, милли киемнәр, су һәм җир асты табылдыклары кызыксыну уятты.
Көннең икенче яртысында бер төркем укучылар "Саба” йөзү бассейнында булдылар. -
"Шатлык" лагерында концерт 19.06.2013

Бүген "Шатлык” лагере иртәнге линейка белән башланды. Аннары укучылар иртәнге зарядка ясагач тәмле итеп иртәнге аш ашадылар. Укучылар һәм вожатыйлар ярдәме белән концерт куйдылар. Төшке аш ашагач балалар төрле кызыклы уеннар уйнадылар.
-
Ял һәм хезмәт лагеры "Нарат" боз сараенда 19.06.2013

Иртәнге линейкада көн тәртибе белән таныштырылды, экскурсиягә бару сәбәпле, инструктаж үткәрелде. Линейкадан соң зарядка ясалды. Иртәнге аштан соң, автобусларга төялеп, «Нарат» боз сараена юл алдык. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, конькида шуып кайткач отрядларда ял минутлары оештырылды, тренинглар үткәрелде.
Гимназия биләмәсендә чәчәк түтәлләренең чүпләрен утау белән шөгыльләнделәр. Көн күңелле һәм нәтиҗәле үтте.



















