Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
Универсиада уты безнең районда
Опубликовано: 28.06.2013Универсиада уты планетаның төрле почмакларында яшәүче студентларның бердәмлеген, дуслыгын һәм тынычлыкны символлаштыра. 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уты эстафетасы – Студентларның Бөтендөнья Уеннары тарихында тиңе булмаган вакыйга. Универсиада утын кабызу тантанасы Парижда, Европаның иң борынгы һәм дәрәҗәле университетларының берсе Париж-Сорбоннада үтте. Нәкъ бу урынны сайлау очраклы түгел, чөнки 1923 елда Парижда беренче тапкыр студентларның Халыкара спорт уеннары үткәрелә. 2013 елның гыйнварыннан июль аена кадәр Эстафетаның Россиядәге этабы башланды. Ут эстафетасы илнең 30 эре студентлар шәһәрен, шулай ук Татарстан республикасының 44 шәһәр һәм муниципаль берәмлекләр үзәкләрен дә йөреп чыгачак. Бүген безнең районбызда да тиңе булмаган тарихи вакыйга булды: Универсиада уты безнең район буенча үтте. Әлеге истәлекле вакыйганы күрер өчен гимназиябез тулы коллектив белән үзәк урамга чыгып тезелдек. Факелны күтәреп баручылар, 100-200 метр саен бер-берсен алыштырып, үзәк урамнар һәм район территориясе буйлап Ут белән йөгереп уздылар. Утны спорт һәм уку өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан студентлар, волонтерлар, төбәкнең күренекле җәмәгать эшлеклеләре, хакимият вәкилләре йөрттеләр. Традиция буенча эстафета 2013 елның 6 июлендә Казанда Уеннарны ачу һәм ябу тантанасы стадионында Утны кабызу белән тәмамланачак.
К списку новостей



















