Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Яшь гражданнар Форумы 10.11.2017

10 нчы ноябрь көнне Шәмәрдән лицее базасында Саба муниципаль районының яшь гражданнары Форумы узды. Форумда мәктәбебездән Галиев Рәнис, Галимҗанов Нурсил, Галиева Гөлинә, Акбиров Альмир һәм Галимҗанова Илүзәләр катнашты. Алар форумнан яңа дуслар табып, үзләренә бай мәгълүмат туплап кайттылар.
-
Эш урынында бер көн 06.11.2017

Укучыларыбыз каникул чорында вакытларын бушка уздырмадылар, әти-әниләренең эш урыннарында булып, танышып кайттылар..
IV сыйныф укучысы Акбирова Динара әтисенең эш урынында. -
Эш урынында бер көн 06.11.2017

IV сыйныф укучысы Мөхлисуллина Камилә әнисенең эш урынында.
-
Эш урынында бер көн 06.11.2017

III сыйныф укучысы Әхмәтов Әмир әнисенең эш урынында.
-
Без - беренче! 02.11.2017

Бүген, ягъни 2 нче ноябрь көнне, Олы Шыңар урта мәктәбе базасында, 2006 нчы елгы һәм алардан кечерәк кызлар командалары арасында ООО «Долина-Агро» призына баскетбол буенча финал уеннары үтте. Безнең кызларыбыз барлык командалардан да өстен чыгып, беренчелекне яуладылар һәм кубокка ия булдылар. Афәрин, кызлар! Сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез! (Тренерлары-Фазылов И.И.)
-
Күңелле ял 02.11.2017

Тимераякта шуасың килә икән, кыш килгәнен дә көтеп торасы юк. Укучыларыбыз бүген «Нарат» боз сараенда булып, тимераякта шуып, күңелле ял итеп кайттылар.
-
Агитационная работа 02.11.2017

Сотрудники Арского МФ ФКУ УИИ Салимов Ильнар Ильсурович - капитан внутренней службы и Каримуллин Ильсур Халимович - старший лейтенант внутренней службы, провели с учащимися агитационную работу по ВУЗам ФСИН России.
-
Күңелле стартлар 31.10.2017

Зона буенча үткән "Күңелле стартлар" уенында мәктәбебез укучылары II урынны яуладылар. Молодцы! Аларга финал уеннарында уңышлар телибез!
-
Көзге каникуллар башланды. 28.10.2017

Бүген уку елының беренче чиреге тәмамланды. Укучылар өчен көзге каникуллар башланып китте. Укучыларның ялын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру максатыннан, мәктәптә көзге каникул чорына план төзелде. Һәр класста йомгаклау җыелышлары үтте. Класс җитәкчеләре тарафыннан укучылар чирек йомгаклары, каникул планы белән таныштырылды, инструктажларга куллар куйдырылды.
-
Безнең кызлар булдыра! 27.10.2017

2006 нчы елгы һәм аннан кечерәк кызлар командалары арасында баскетбол буенча зона ярышлары узды. Безнең кызларыбыз көндәшләрен 13:1, 24:0, 24:2 исәбе белән җиңеп, I урынны яуладылар. Молодцы, кызлар!










