Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Уен "Мәче һәм тычканнар". 03.12.2016

Максат: Уен - ул сәламәтлек чыганагы. Балаларда уенга карата кызыксыну уяту. Хәрәкәт активлыгын үстерү. Коллективта үз урынын табырга өйрәтү.
Көн озын ,төн килеп җитә.
Мәче торып ауга китә
Ауга китә тычкан куа
Куа куа барып тота. (Тәрбияче Корбанова Н.Х.)
-
Региональ семинар. 02.12.2016

2нче декабрь көнне Мамадыш шәхәренең Әкият балалар бакчасы җирлегендә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре педагоглары өчен “Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүдә вариатив мөһим шарт буларак әхлак тәрбиясе бирү эшчәнлеген баету ”темасына региональ семинар булды. Мамадыш,Менделеевск,Мөслим,Кукмара,Саба,Балык Бистәсе районнары,Яр Чаллы,Түбән Кама шәхәрләре педагоглары эш тәҗрибәләре белән уртаклашып чыгышлар ясадылар,үзләре ясап алып килгән дидактик уеннар белән күргәзмәдә катнаштылар. Безгә ,анда катнашкан тәрбиячеләргә семинар бик ошады,файдалы мэгълүмәт алдык,җылы,уңай кичерешләр,күнел күтәренкелеге,яңа сулыш ,энергия алып кайттык.Оештыручыларга,бакча хезмәткәр ләренэ зур рәхмәтебезне белдерәбез
-
Уен " Төлке һәм кошлар" 02.12.2016

Кошлар очалар ,очалар.
Төлке йокыдан торды,
Мәкерле план корды
"Хап"иттереп сикерде
Бер чыпчыкны эләктерде.(Тәрбияче Корбанова Н.Х.)
-
“Килеп җитте матур кыш” 01.12.2016

Бүген зурлар төркемендә балалар табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр турында белемнәрне системалаштырып кышкы табигатькә сокландылар. Кыш, кар үзенчәлекләре турында белемнәрен тирәнәйттеләр. Балалар әвәләү эшчәнлегендә кар бабайның нинди формадан ясалуын тасвирлап күрсәттеләр. Балаларда “кышкы матурлык” әкияте аша кар бабай ясау теләге уянды. Саф һавада балалар карны күреп күзәтеп беренче карның җепшек булуын исбатлап кар йомарламнары тәгәрәттеләр.Төрле зурлыктагы ясаган кар йомарламнарыннан ясалган кар бабайларыбыз бакчабыз тирәсен тагында ямьләндерде. Табигать матурлыгын күреп балаларда табигатькә сак караш, экологик бәйләнешләрне күрә белү сыйфатлары тәрбияләнде.
Тәрбияче: Солтанова Г.Г
-
Семинар обучение «Реализация УМК по обучение двум государственным языкам Республики Татарстан в условиях внедрения ФГОС ДО». 01.12.2016

Мы воспитатели, Ахтямова Р.М., Валиева Л.И. (музыкальный руководитель), Гараева М.М., Султанова Г.Г. и Широва Г.Г. 30 ноября и 1 декабря были на учебе в Тюлячинском детском саду № 2, где прошел семинар обучение по теме «Реализация УМК по обучению двум государственным языкам РТ в условиях внедрения ФГОС ДО». Обмен опытом поделились авторы-составители УМК Гаффарова С.М., Зарипова З.Х., Кидрячова Р.Г., заведующий лабораторией ГАОУДПО «Институт развития образования Республики Татарстан» кандидат педагогических наук Манюрова Г.Х. Они предоставили нам возможность ознакомится с методикой, теорией и практикой для дальнейшей реализации билингвального образования.
-
Дымка уенчыгы. 29.11.2016

Уртанчылар төркемендә иҗади-сәнгать эшчәнлеге кызыклы һәм мавыктыргыч уза. Буген без дымка уенчыклары белән таныштык. Балалар борынгы осталарнын балчыктан ничек уенчыклар ясаганнарын, матур ачык төстәге буяулар белән бизәгәннәрен белделәр. Шулай ук үзләре осталарга әйләнеп пластелиннан уенчык үрдәк ясадылар һәм аны үзенчәлекле итеп бизәделәр.
Уенчыклар бик матур, зәвыклы килеп чыкты,чөнки аны балалар тырышып, кунел жылыларын биреп эшләделәр.
-
"Иртәнге гимнастика" 28.11.2016

28ноябрь көнне беренче кечкенәләр төркемендә иртәнге гимнастика уен алымнары белән үтте:балалар кошлар булып очтылар,аю булып йөрделәр,куян кебек сикерделәр.Балалар түгәрәк ясап басарга,хәрәкәтләрне дөрес итеп башкарырга ,әйләнә-тирәдә ориентлашырга,игътибарлы,түзем булырга өйрәнделәр.
-
Хөрмәтле әниләр!
26.11.2016
Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч – дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр! Сезне эниләр көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телибез.
Ана гүя дала –Колачы киң, йөзе кояшлы,Ана җирдә бөтен игелекнең,Изгелекнең тугры юлдашы.Ана булу – изгелекнең таҗы,Дөньяда иң олы дәрәҗә!Ана кеше бөтен баласыныңБәхетенә ача тәрәзә.Иң изге теләкләр белән Администрация һәм Профсоюз комитеты.
-
“Машина төзүчеләр” 25.11.2016

Зурлар төркемендә балалар төзү эшчәнлегендә транспорт төрләре темасын өйрәнеп ныгыттылар. Үзләре киләчәктә төзелештә эшләүне күзаллап машина төзү белән кызыксынды-лаәр.Төрле төрдәге машиналарны төзү алымнарын кулланып эшләделәр. Машина төрләренә карап нинди хезмәт башкаруларын белделәр.”Кайсы транспорт төре”уенында дөрес фикер йөрттеләр.Шакмаклы кәгаздә машина схемасын тоташтырдылар .Киләчәктә үзләрен шофер булгач без апаларны утыртып йөртергә сүз бирделәр.Эшчәнлек ФДББС таләпләренә яраклаштырылып үткәрелде.
Тәрбияче: Солтанова Г.Г.
-
"Әкияттә кунакта" 25.11.2016

Бүген безгә кунакка "Теремкәй"әкиятеннән әкият геройлары килде.Балалар бик "җылы" кабул иттеләр кунакларны.Алар белән рәхетләнеп сөйләштеләр,уйнадылар,тагын килегез дип озатып калдылар.
Тәрбияче:Абубакирова Р.Г.
27.11.2016.









