Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Котлыйбыз!!! 01.05.2016

Май аенда туган көннәре булган хезмәттәшләребез Загидуллина Халисә Хамматовна, Ибатуллина Илзирә Сулеймановна! Сезне туган көннәрегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, бәхетләр, озын бәрәкәтле гомер телибез.
Тәбриклибез сезне чын күңелдән
Котлы булсын туган көнегез
Кайгы-хәсрәт сезне читләп үтсен
Шау бәхеткә тулсын өегез
Бүлешәбез барлык шатлыкларны,
Бөтенебез бергә җыелып.
Гомерегезнең олы вакыйгасы
Күңелләрдә калсын уелып.
Тагын бер ел өстәлсә дә сезгә,
Ул ел сезне тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзегезгә
Гел шат итеп кенә яшәтсен
-
"Белем күтәрү курсларында" 29.04.2016

18 апрельдән 29 апрельгә кадәр Шарипова Ф.М. Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә белем күтәрү курсларында булып кайтты. "Совершенствова-ние профессиональной компетентности воспитателя детей дошкольного возраста в условиях ФГОС ДО" дип исемләнгән укулар барышында күп яңалыклар белеп, башка районнардагы коллегаларыбыз белән тәҗрибә уртаклаштылар.Әлеге фото көллият директоры таныклык тапшырган вакытта төшерелде.
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 28.04.2016

28 апрель көнне безнең "Әллүки" балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте. Темасы: "Балалар бакчасында коорупциягә каршы күзаллауны формалаштыру". Беренче көн тәртибе буенча мөдир Мөхәрләмова Ә.Ш. чыгыш ясады. Әти-әниләрне кысыксындырган сорауларга җавап бирде. Икенче көн тәртибендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балалар тарафыннан күрсәтелгән әкиятне әти-әниләр бик җылы кабул иттеләр. Соңыннан балалар, әти-әниләр һәм бакчабыз хезмәткәрләре "Туган тел" җырын бергәләп башкардылар.
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә әти-әниләр җыелышы 27.04.2016

Мәктәпкә хәзерлек төркеменең әти-әниләр җыелышында тәрбиячеләр Абубакирова Райлә Габделәхәтовна һәм Шакирова Эльвира Альфредовна балаларга өстәмә белем бирү буенча эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Райлә Габделәхәтовна "Без театр уйнарга яратабыз" өстәмә белем бирү эшчәнлегенең йомгаклау чарасы итеп әти-әниләргә Г.Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкиятен балалар белән сәхнәләштереп күрсәттеләр. Һәр баланың рольгә керә белү, аларның сәнгатьле сөйләм осталыкларына әти-әниләр соклануларын белдерделәр.
-
"Оста куллар" өстәмә белем бирү эшчәнлеген йомгаклау чарасы 27.04.2016

Тәрбияче Шакирова Эльвира Альфредовна "Оста куллар" өстәмә белем бирү эшчәнлеген йомгаклап, авыр сугыш елларында чагыштыргысыз патриотизм, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп кешелек дөньясының киләчәген яклап, саклап калган ветераннарыбызга, яу кырларыннан кайтмаганнарга хөрмәт күрсәтү, аларны искә алу максатыннан, якынлашып килүче Җиңү бәйрәменә карата әти-әниләргә балалар белән открытка ясауны тәкъдим итте. Открыткада ак күгәрчен (тынычлык кошы), Георгий тасмасы (Җиңү көне символы, биколор), кызыл канәфер чәчәкләре (хәтер һәм рәхмәт символы) чагылыш тапты.
Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне болыт капламасын,
Балкып торсын күктә йолдызлар,
Елмайсыннар җирдә сабыйлар!
-
Зурлар төркемендә әти-әниләр җыелышы 26.04.2016

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне. Быел татар дөньясы аның 130 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан зурлар төркемендә (тәрбиячеләр Гараева М.М., Шакирова Э.А.) әти -әниләр җыелышы уен-викторина белән башланып китте. Тәрбияче Гараева Мәдинә Мансуровна презентация ярдәмендә әти-әниләргә төрле сораулар бирде, таныш әдәби сюжетлар буенча белемнәрен чарлады. Аннары әти-әниләргә уку елы дәверендә балалар белән үткәрелгән эшчәнлек турында презентация тәкъдим ителде. Җыелыш ахырында әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга тәрбиячеләрдән җаваплар алдылар, фикерләштеләр.
-
26.04.2016

Безнең "Әллүки" балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чарада катнаштылар. Бәйрәм Шәүкәт Биктимиров исемендәге район мәдәният йортында үткәрелде. Шарифуллина Әдилә башкаруында Габдулла Тукайның "Шаян песи" шигырен тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Бәйрәм " Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
«Тукайлы яз» әти-әниләр җыелышы. 25.04.2016

Максат: Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда аның иҗаты шигырләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.Чираттагы уздырылган әти-әниләр җыелышында үткәрелгән уртанчылар төркемендә (тәрбиячеләр Солтанова Г.Г. һәм Ибатуллина И.С.) белән берлектә сөйләм үсеше һәм танып белү үсеше буенча Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган эшчәнлектә балалар үз белемнәрен осталыкларын күрсәттеләр,Г.Тукай шигырьләре ” Бала белән күбәләк” “Кызыклы шәкерт” “Гали белән кәҗә “Ел фасыл- ларын “ сөйләделәр, проектор аша шагыйрнең язмаларын карадылар ,икенче өлештә әти-әниләр белән берлектә балаларга өйрәтелгән биремнәрне үтәп викторина буенча җаваплар таптылар,Яраткан шагыйребез Г.Тукайның иҗаты балалар күңелендә мәңге сакланыр,истә калыр.
-
Балалар әдипләре 23.04.2016

Яшь буынны тәрбиләүдә әдәби әсәрләр куллану нәтиҗәле алымнардан санала. Матур әдәбият әсәрләре баланы дөньяны танып белергә, табигатьнең матурлыгын күрергә, туганлык хисләре уятырга, үсемлекләр, хайваннар дөньясын яратырга өйрәтә. Бакчабызда даими рәвештә балалар язучылары әсәрләрен эшчәнлекләрдә киң кулланып эшлибез. "Балалар әдипләре" атналыгы кысаларында зурлар төркемендә (тәрбиячеләре Гараева Мәдинә Мансуровна) яраткан әдипләребез әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән мультфильмнар, әкиятләр карадык. Бөек шагыйребез Г.Тукайның әдәпле булырга өйрәтүче әкият-шигырьләре күңелләрдә матур эз калдырды.
-
"Тукайга - 130 ел" рәсем күргәзмәсе 21.04.2016

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Аның туган көне 26 нчы апрель көнне үткәрелсәдә, безнең "Әллүки" балалар бакчасында инде төрле чаралар уздырыла башлады . Бакчабызда эшләүче тәрбиячеләр һәм педагоглар тарафыннан "Тукайга - 130 ел" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Рәсемнәрен тәгъдим иттеләр: Абубакирова Р.Г. "Бәхетле бала"; Ахтямова Р.М. "Бала белән күбәләк"; Валиева Л.И. "Бишек җыры"; Ибатуллина И.С. "Кәҗә белән сарык"; Солтанова Г.Г. "Шүрәле"; Шакирова Э.А. "Кызыклы шәкерт"; Шарипова Ф.М. "Кәҗә белән сарык"; Хайретдинова Г.М. "Төлке һәм йөзем җимеше"; Широва Г.Г. " Гали белән кәҗә"; Гараева М.М. "Эш беткәч уйнарга ярый".









