Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
“Яңа ел әтәченә иҗади күргәзмә” 09.01.2017

Зурлар төркемендә катнашучыларның иҗат җимешләреннән оештырылган яңа ел күргәзмәсендә нәрсә генә юк : чыршылар,кар бабайлар быелгы ел символы әтәч ,чыршы уенчыклары ясаганнар. Барысы да үзенчә игътибарга һәм мактауга лаек. Балаларыбыз үзләренең әти-әниләренең кул эшләнмәләрен күрсәтеп гоурлануларын яшермәделәр үзләре җыелып фотога төштеләр.Фантазияне эшкә җигеп, бөтен булган осталыкны кулланып, зәвык белән башкарылганнар. Һәрберсен озаклап сокланып карап торырлык.(Тәрбияче :Солтанова Г.Г,)
-
Кар бабайлар, чыршылар парады! 09.01.2017

Һәркем көтеп ала торган бәйрәм - ЯҢА ЕЛ килә! Бакчабызда «Кар бабайлар,чыршылар парады" исемле конкурс игълан ителгән иде. Һәр баланың гаиләсе бик актив катнашып, төрледән-төрле кул эшләре, матур чыршы, кыш бабайлар , сюжетлар, топиариялар ясадылар. Алар мамык, мишура, токмачлар, салфетка, агач, лампочкалар һәм бик күп төрле материаллар кулланганнар. Кыскасы, нинди бай фантазияле безнең әти- әниләр дип безгә сокланырга гына кала! Әти- әниләрнең кул эшләре белән табигать бүлмәсен, коридорларны да, төркем бүлмәләрен дә бизәдек. (Тәрбияче: Солтанова Г.Г)
-
Конкурс нәтиҗәләре 02.01.2017

30 декабрь көнне район күләмендә үткәрелгән "ПДД на зимней дороге" дип исемләнгән рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды. Уртанчылар төркеменнән Саетов Эмиль, Хафизова Динә, Шакурова Мәликә, зурлар төркеменнән Гатин Рәмис, мәктәпкә хәзерлек төркеменнән Назмутдинов Камилләр катнашып, ДАИ инспекторы Закиров Динар Рамиль улы тарафыннан Мактау хаты һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Ә беренче кечкенәләр төркеменнән Сабирова Азалия "Я и родитель" номинациясендә катнашып 3 урынга лаек булдылар.Бу конкурста катнашучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Каникуллар күңелле үтте " 30.12.2016

Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Зурлар төркемендә балаларның буш вакытын кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан кышкы каникуллар вакытында чаралар атналык план нигезендә үткәрелде.
1."Хуш киләсең яңа ел" 2."Тылсымлы чыршы аланына сәяхәт" (Саф һавада). 3."Балаларның кышкы күңел ачулары" Презентация карау. Табышмаклар чишү. 4."Күңелле кышта җитте" Чыршы янында уеннар. 5."Тиздән яңа ел" Талантлар калейдаскобы. Яңа елны каршылау. (Тәрбияче:Солтанова Г.Г)
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт. 29.12.2016

Кышкы каникулларыбыз хәрәкәттә-бәрәкәт темасы астында бик күңелле һәм файдалы уза.Менә бүгендә без күңелле стартлар үткәреп балаларны тапкырлыкта ,җитезлектә сынадык.Спорт уеннары балаларга бик ошады алар бик актив хәм шат күңелле булдылар.Әхтәмова Р.М.
-
« Спортивный спектакль около елки » 29.12.2016

Цели: способствовать физическому развитию дошкольников; формировать познавательные интересы, развивать воображение при освоении двигательных действий, повышать интерес к занятиям по физической культуре; поднятия радостного настроения, вызвать положительные эмоции.
-
Яңа ел белән! 28.12.2016

Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Теләкләр шул – игелекле булсын,
Яңа аяк баскан Яңа ел.
Моң-зар түгел, шатлык алып килсен.
Һәр яңа көн бирсен яңа җыр.
Яңа елның һәрбер туар таңы,
Күмелсен тик сөенеч, шатлыкка.
Яңа елның яңа матур таңы,
Күңелләрне төрсен аклыкка.
Ак бураннар булып ишек каксын,
Чынга ашсын өмет, теләкләр.
Матурлыгын тоеп шушы җирнең
Шатлык белән типсен йөрәкләр.
Яңа елда өмет капкалары,
Бәхет теләп кенә ачылсын.
Һәрбер йортның ишек, тәрәзәсенә
Ак канаты белән кагылсын.
Иң изге теләкләр белән Администрация, Профком
-
" Кар кызын коткарыйк әле , дуслар." 25.12.2016

Бүген 25 декабрь көнне уртанчылар төркемендә " Кар кызын коткарыйк әле, дуслар" дип аталган яңа ел тамашасы булып үтте. Убырлы яшергән Кар кызын коткару өчен балаларга төрле сынаулар аша үтәргә туры килде. Бәйрәм матур җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Тамашаны оештыруда тәрбиячеләр Шарипова Ф. М, Ахтямова Р. М, музыка җитәкчебез Валиева Л. И. күп көч куйдылар. Шулай ук бәйрәмебезгә ямь өстәп рольләргә кергән хезмәттәшләребез Султанова Г .Р, Мухаметдинова Г. Р, Шарипова А. Р, Кыямова Г.Н, Кыш бабабызга зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
-
"Кар кызы Сылукайны эзләп..." 25.12.2016

Яңа ел могаен балачакта иң серле,иң истә кала торган бәйрәмнәрнең берсе. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары да бу мавыктыргыч, әкияти тамашасында Кыш бабайга Кар кызын бәладән коткарырга ярдәм иттеләр. Әкияти кызыклы персонажлар, чегән кызлары, усал разбойниклар бәйрәмгә матурлыкны тагын да ямь әстәделәр.
-
"Кыш бабай килде" 25.12.2016

Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай,
Әйлән-бәйлән уйный идек,
Килеп керде Кыш бабай.









