Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
"Түбәтәй" уены. 19.01.2017

Түбәтәеңне кигәнсең, ераклардан килгәнсең
Төскә матурлыгың белән шаккатырыйм, дигәнсең.
Түп-түп-түбәтәй, түбәтәең укалы
Чиккән матур түбәтәең менә кемдә тукталды.
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Түбәтәй" татар халык уенын уртанчылар һәм зурлар төркеме балаларына уйнап күрсәттеләр.
-
" В разноцветном царстве"" 18.01.2017

В царство английского языка дети старшей группы смогут попасть только по цветным следам, если они назовут правильно все цвета.
-
Встреча с зимой. Музыкальное занятие во второй младшей группе. 17.01.2017

Цель занятие: Обогащать музыкальные впечатления детей, в игровой форме подводить их к выразительному исполнению движений и песен.
-
Хезмәт - ныклы тәрбия нигезе. 17.01.2017

Балада хезмәткә мәхәббәтне бик кечкенә чактан ук тәрбияли башларга кирәк. Аңа «хезмәт сөючәнлек» дигән төшенчәгә кергән барлык сыйфатларны да бары тик гаилә генә бирә ала. Ул бөтенләй кечкенә чакта ук без аның кем, нинди булып үсүе өчен борчыла башлыйбыз. Балага бирелгән тәрбия тулысы белән өлкәннәрнең, ата-аналарның, тәрбиячеләрнең һәм җәмәгатьчелекнең җаваплылыгында. Зурлар төркемендә балаларыбыз бүгенге хезмәт күнекмәләрен өлкәннәр ярдәме белән башкару аша үзләрен хезмәт сөючән булышчылар итеп күрсәтә алдылар. Хезмәткә әзерлек кешенең хезмәт сыйфатларын тәрбияләү ул. (Тәрбияче: Солтанова Г.Г)
-
Милли музейда" 16.01.2017

Бу атна бакчабызда "Әбиемнең серле сандыгы. Туган телем татар теле" исеме астында үтә. Шушы уңайдан без бүген уртанчылар төркеме балалары белән районыбызның милли музеенда экскурсиядә булдык. Музей хезмәткәре Резеда апалары балаларны татар йорты, борынгы табак- савыт, көнкүреш әйберләре, йорт җиһазлары, татар халкының милли киемнәре белән таныштырды. Балалар аны бик кызыксынып тыңладылар.Ә соңыннан без бергәләшеп фотога төштек. ( Тәрбиячеләр Шарипова Ф. М, Мухаметханова Ф.Г).
-
Саф һавада уеннар 16.01.2017

Саф һавада уеннар вакытында бөтен организмның кислород белән туклануы тәэмин ителә. Кышкы табигатнең саф һавасын сулап таудан шуу балага күпме шатлану хисе, сәламәтлек өчен көч һәм энергия бирә. Тик бу вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен генә онытмаска, бала янында нык таяныч булырга кирәк. Хәзерге заман шартларына яраклаша белүче, үзенең һәм тирә-яктагыларның куркынычсызлыгын тәэмин итә алучы, авырлыкларның җиңеп чыгарлык кыю, сәламәт буын үстерү – без өлкәннәр кулында. (Тәрбияче: Солтанова Г.Г)
-
« У нас в гостях Бабушка Яга» 16.01.2017

Дать детям яркие музыкальные впечатления, обогащая их внутренний мир и чувственный опыт.
-
"Туган көн" 13.01.2017

Бүген безнең төркемдә тәрбияләнүче Саитова Алисәнең туган көне булып үтте.Алисәбезгә 2 яшь тулды.Балалар белән "Ак калач" уенын уйнап Алисәне бәйрәме белән котладык.
Абубакирова Р.Г. 13.01.2017 ел.
-
“Серле су асты дөньясы” 13.01.2017

Зурлар төркемендә балалар су асты дөньясын презентация аша күзәтеп ,әңгәмәдән соң аквариумдагы балыклар тормышын ,кисеп ябыштыру шөгылендә күрсәтә алдылар.Балалар балыкларның исемнәре төзелеш–формалары,төсләре ,яшәү шартлары,тукланулары белән кызыксындылар.Балык тоту уенында аквариум балыкларын исемнәрен дөрес әйтеп кармакка эләктерделәр. Балаларда экологик тәрбиягә карата уңай караш тәрбияләнде. (Тәрбияче: Солтанова Г.Г.)
-
"Без төзүчеләр" 13.01.2017

Безнең уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә социаль - аралашу үсеше төрле кызыклы уеннар ярдәмендә тормышка ашырыла. Аның чираттагысы " Без төзүчеләр" исеме астында үтте. Уен сюрприз момент белән башланып китте. Безгә посылка килде. Анда өй төзү өчен материаллар салынган иде. Балалар башта өйнең стеналарын, түбәсен буядылар.Ә аннары без детальләрне бөкләү юлы белән өйнең үзен ясадык. Өйләребез бик матур килеп чыктылар. Әлеге уен вак моториканы, төзү осталыгын үстерү өчен бик файдалы алым булып тора. ( Тәрбияче Шарипова Ф).









