Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
" Язгы кояш нурында" 01.03.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә " Язгы кояш нурында" дип исемләнгән әниләр бәйрәме үткәрелде. Балалар үзләренең матур җырлары, шигырьләре, биюләре белән кунакларны сөендерсәләр, кояш, куян, аю рольләренә кереп уйнаган әниләребез бәйрәмгә зур ямь өстәделәр, балалар белән бергә уйнадылар, күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында нәниләр үзләре ясаган бүләкләрне әниләренә бүләк иттеләр.
-
“Әниләргә бүләк ясыйбыз” 28.02.2017

Зурлар төркемендә балалар үз куллары белән әниләренә бүләккә “Ромашка чәчәкләре” кул эшләнмәсе ясадылар.
-
“Тәрәзә төбендәге яшеллек” 27.02.2017

Балалар белән зурлар төркемендә февраль аенда суган белән борчак – бодай утыртып күзәтү эшләрен башладык.Бу эш балаларда кызыксынучанлык уятты.Чөнки алар барсыда үз куллары белән үзләре эшләделәр,утырттылар, су сиптеләр.
(Тәрбияче: Солтанова Г.Г)
-
"Әтиемә бүләк." 22.02.2017

Без бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләргә бүләк ясадык. Нәниләр аны бик тырышып, күңел җылысын биреп эшләделәр һәм әтиләренә бүләк иттеләр. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
“Дуслар алма бүләләр” 21.02.2017

Без бүген зурлар төркемендә математика шөгылендә өлеш турында сөйләштек. Без бу сузне ничек аңлыйбыз? Нәрсәдән килеп чыга соң ул? Шөгыль башында балалар “Бер алманы бишкә бүләбез”мәкален ишетеп дуслык булганда гына бу эшне башкарып булуын аңладылар. Мәсәлән кулыбызга алма алабыз. Ул бер бөтен,аны урталайга,ягъни тигез ике кисәккә бүләбез .Тигез кисәкләрне өлеш дип атыйбыз.Балаларыбыз бу биремнәрне үзләре эшләп нәтиҗә ясап күрсәтә алдылар.(Тәрбияче:Солтанова Г.Г)
-
“Әти белән көчле мин” 21.02.2017

Балаларның рухи һәм физик сәламәтлеген саклау һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Балаларның сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә максатчан эш алып барыла .Бакчада спорт ярышлары әти-әниләр белән берлектә башкарыла. Бу атнада һәр төркемдә әтиләр белән бәйрәм чарасы үтте. Атналык тема буенча рәсем,ябыштыру.әвәләү шөгылләрендә әзерлек эше алып барылды. Һәр ярышларда катнашыр өчен ике командага әтиләр һәм балалар сайланды. Шулай ук кичәдә ярышлар арасында җыр-бию номерлары әзерләнде. Әлеге ярыш залда үтте. Залның стеналары плакатлар, шарлар, рәсемнәр, белән бизәлде. Кичәне оештыручы Валиева Лилия Илдаровнага әтиләр үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, балалар әтиләренең бәйрәмдә катнашулары белән горурландылар.
(Тәрбияче: Солтанова Г.Г)
-
"Биюче әтиләр" 21.02.2017

Бию хәрәкәтләрен бик оста башкардылар безнең әтиләребез,зурлар төркемендә тәрбияләнүче балаларыбызның әтиләре безнең горурлыгыбыз!!!
-
"Әтиләребез - горурлыгыбыз!" 20.02.2017

"Әтиләр сүзе - акылның үзе" - дигәннәр борынгылар. Әйе, әтиле йортта гына тулы бәхет бар, әтиле йорт - иманлы йорт, әтиләребез - безнең горурлыгыбыз, ышанычыбыз, таянычыбыз! Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, бүген яраткан әтиләре белән ерак Джунглиларга сәяхәт иттеләр...
-
"Янда әти булгач, тамак тук, өс бөтен" 20.02.2017

Әтиләребез бер дә аптырап калмадылар, безгә тәмләп ашаргада пешердләр.
-
"Джунглилардагы каршылыклар - берни түгел, янда әти булганда" 20.02.2017

"Әти янда булганда, джунглидагы бернинди урман чатырманнары да куркыныч түгел" - диләр кечкенә сәяхәтчеләребез.









