Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
“Әбиемнең сандыгы” 24.01.2017

Максат: Туган телне ярату хисләре тәрбияләү; туган телдә матур, дөрес, мәгънәле итеп сөйләшә белергә өйрәтү; балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну тәрбияләү, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү; милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллануны системалаштыру; балаларда матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү. Татарстан Республикасындагы төрле халыкларның дус һәм тату яшәүләре турындагы белемнәрен камилләштерү.
-
" Әбиемнең күңел җылысы" 21.01.2017

Икенче кечкенәләр төркемендә " Әбиемнең серле сандыгы" атналыгы " Әбиемнең күңел җылысы" дип аталган күңел ачу чарасы белән тәмамланды. Балалар чигүле, бәйләнгән, тукылкан сөлгеләр, тәрәзә пәрдәләре,өстәл япкычлары, яулык, калфак һәм түбәтәйләр белән таныштылар. Аларны киеп һәм тотып карадылар. Бәйрәм " Йөзек салыш", " Утыр, утыр, Мәликә" уеннарын уйнау белән тәмамланды. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
" Ачтык серле сандыкны" 21.01.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары әбинең күңел җылысын биреп эшләгән кул эшләре белән танышалар.
-
"Бишек җырлары,такмаклар" 20.01.2017

М:балаларны курчакны тота белергә,иркәләп йоклата белүләренә ирешү.иптәшләре белән дус,тату уйнауларына игътибар итү.
Әлли- бәлли итәр бу,
Йокыларга китәр бу,
Йокыларга киткәчтен,
Бик дәү булып үсәр бу.
Үчтеки- үчтеки
Үсмәгәнгә кечтеки
Үсә- үсә зур булыр,
Бигрәк матур кыз булыр.
Әлли - бәлли бәү итә,
Кызым йокыга китә
Кызым йокыга киткәч
Әнисе кайтып җитә.
20.01.2017.
Абубакирова
-
“Өлкәннәрдән калган хәзинә” 20.01.2017

Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан зурлар төркемендә “Әбиемнең серле сандыгы” дип исемләнгән шигъри йомгаклау чарасы үтте. Балалар “Яулык салыш” , “Капкалы”, ”Түбәтәй “ уеннарын күңелле итеп уйнадылар. Әбиебезнең сандыгы чыннан да серле икән бит! Аны ачкан саен балалар үзләре өчен бик күп яңалык белә алдылар Өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү, халкыбызның тарихына кызыксыну уяту, җырлы-биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны, мәкаль –әйтемнәребезне кабат искә төшерү балалар өчен тәрбияви яктан бик әһәмиятле булды (Тәрбияче: Солтанова Г.Г)
-
" Новая мебель - друзьям медведям" 19.01.2017

Дети средней группы на занятии русского языка сами строили новую мебель героям сказки "Три медведя" - столы, стулья, диваны и кровати.
-
Грамоталык нигезләрен үзләштерү. 19.01.2017

Грамотага өйрәнү һәм сөйләм үстерү буенча белем бирүне тормышка ашыруда зурлар төркемендә балаларны грамоталык нигезләрен үзләштерү эшенә актив әзерләү алып барыла. Максатчан рәвештә балаларны тәкъдим ителгән һәр сүзгә аваз анализы ясарга: сузык авазларны, калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аера белергә, авазлар рәтендә ориентлашырга, бирелгән модельләргә туры китереп сүзләр сайларга өйрәтү күздә тотыла. “С”авазын интонация белән аерып алынган авазның үзен генә әйтү буенча “тишек шар”уены оештырылды. (Тәрбияче: Солтанова Г.Г).
-
"Безгә кунаклар килде" 19.01.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары янына кунак булып Айсылу һәм Марат килделәр. Алар үзләренең татар кызы, татар малае икәнлекләре әйтеп, татар халкының милли киемнәре белән таныштырдылар. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
"Салкын саф һава, йомшак кар ява" 19.01.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары саф һавада.
-
"Әбиемнең серле сандыгы". 19.01.2017

Балаларда татар халкының җырлы-биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү, балаларның зәвыгын үстерү максатыннан "Әбиемнең серле сандыгы" атналыгы кысаларында балалар белән музыкаль кичә оештырылды (тәрбияче Шакирова Э.А.). Кичәдә уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар катнашты. Әбиемнең серле сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?...
Әбиемнең серле сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.









