муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Яшь буынга тәҗрибә 09.02.2013

Тәрбияче Абдуллина Наилә Гараевна 2нче кечкенәләр төркемендә балаларның бердәм эшчәнлеген "Минем дусларым-бүлмә гөлләре" темасы астында үткәрде. Максаты: Балаларга бүлмәдә үскән гөлләр турында төшенчә бирү, исемнәрен атый белергә өйрәтү, яфраклары, сабагы, тамыры, чәчәге барлыгын, гөлгә үсәр өчен су, яктылык, җылылык, туфракны ашлау кирәклеген аңлату. Тышкы кыяфәтләренә карап гөлләрне аера белергә, рәсемнәргә карап танырга, бүлмә гөлләре өчен шартлар тудыру турында мәгълүмат бирү
-
Яшь буынга тәҗрибә 09.02.2013

Яшь буынга тәҗрибә үткәрү максатыннан бакча тәрбиячеләре ачык балаларның бердәм эшчәнлекләрен күрсәттеләр.
1 нче кв. категорияле тәрбияче Шакирзянова Кадрия Рафаеловна беренче кечкенәләр төркемендә "Җиләк-җимешләр" темасы астында эшләде. Балалар җиләк-җимешләрне төсләренә карап аердылар, җимешләрнең исемнәре, аларны белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыкларын ныгыттылар, парлы картиналарны табарга өйрәнделәр, тотып карап һәм тәмнәренә карап нинди җиләк-җимеш икәнлеген әйттеләр.
-
Җылы як хайваннары 08.02.2013

"Җылы як хайваннары" на багышланган атналык кызыклы фотослайдлар, "Доктор Айболит", кебек мультфильмнар карау, хайваннарны сүрәтләү һәм башка төрле эшчәнлек белән үтте. Мәсәлән, уртанчылар төркеме "Сызыклы зебралар"ны аппликация ысулы белән бер зур панно ясадылар. Контур эчендәге предметны тигез итеп буяуны ныгыту максатыннан, бармаклар белән нокталар ясап жираф сүрәтләделәр.
-
юл иминлеге нигезләре 04.02.2013

Бердәм эшчәнлек барышында балалар юл билгеләрен өйрәнделәр, аппликация ысулы белән светофорлар, юл билгеләре, җәяүлеләр һәм машиналар сурәтләп рәсемнәр ясадылар. Мәсәлән, уртанчылар төркеме балалары ике юл кисешкән урын макетын җыйдылар.
-
юл иминлеге нигезләре 02.02.2013

Бакчабызда юл иминлеге нигезләрен өйрәтү эше дәвам итә. Әлеге атнада исә, һәр төркемдә балаларның бердәм эшчәнлеге нәкъ шушы тема астында үтте.
Максаты: Балаларның урамда юл йөрү хәрәкәте кагыйдәсенең тәртибе турында белемнәрен ныгыту. Юлны кисеп чыгарга өйрәтү. Шоферлар һәм җәяүлеләр өчен юл билгеләрен танып, сөйләмдә куллана һәм мәгънәсен аңлатып бирә белүләренә ирешү. Алган белемнәрен көндәлек тормышта куллана белергә күнектерү. Игътибарлылык һәм күзәтүчәнлек тәрбияләү.
-
Кошларга җимлекләр! 01.02.2013

Кошларга җимлек кую бакчабыз эшчәнлегендә матур традиция. Ел саен, январь азагында, февраль башында бакчабызда тәрбияләнүче балалар, аларның әти-әниләре ярдәме белән кошларга җимлекләр ясала. Быел да, әлеге күмәк чара алгы планга куелып, һәр төркем балалары өйдә, әти-әнисе белән ясаган җимлекләрне бакчага алып килделәр. Җимлекләрдән матур гына күргәзмә оешты. Соңрак кайбер җимлекләрне балалар тәрбияче апалары белән бакча биләмәсендәге агачларга элделәр. Озак та үтмәде алар җимлеккә килеп кунган песнәкләрне “сөенеп” азыкларны чупли башлавын күреп бик куандылар.
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре 25.01.2013

Балаларны янгын куркынычсызлыгы таләпләре, янучан һәм янмый торган предметлар, утның файдасы һәм зыяны турында белемнәрен ныгыту максатыннан төркемнәрдә “Ут-дус, ут дошман”, “Сак булыгыз, электр җиһазлары!”, “Аш бүлмәсе уен урыны түгел!”, “Төтен нәрсәсе белән куркыныч?” темаларына балаларның бердәм эшчәнлеге оештырылды. Рәсем, әнгәмә, әдәби әсәрләр аша балаларны янгынны булдырмый калу юллары, янгын вакытында үз-үзенне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды.
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре 25.01.2013

Янгын вакытында, экстремаль очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, төрле ситуацияләрдән чыгу юлын табарга өйрәтү, янгын сүндерү чаралары белән таныштыру максатыннан бакчабызда өйрәнүләр оештырылды. Балалар өлкәннәр ярдәмендә киенеп, тиз арада курыныч булмаган урынга чыктылар. Тәрбиячеләр һәм бакча хезмәткәрләре тарафыннан куркынычсызлык кагыйдәләре кабат искә төшерелде һәм төгәл үтәлде.
-
Спорт - без сине яратабыз! 22.01.2013

Кышкы уеннарга багышланган атна дәвам итә. Балалар бакчасында чаралар даими оештырылып барса да, бу атна барышында һәркөн нинди дә булса спорт ярышлары үткәрергә омтылабыз. Мәсәлән, зурлар төркеме балалары белән бүген урамда спартакиада үткәрелде. Алар чана тартып үзара ярыштылар. Балалар бакчаларына Саба районы хакимияте тарафыннан балалар өчен чангылар кайтартылган иде. Быел балалар бик сөенеп шул чангыларда шуа, саф һавадагы чаралар да күбрәк шул спорт төре белән бәйле. Ата-аналар да, тәрбиячеләр дә бу чангы кайтарту акциясенә бик рәхмәтле, чөнки чангыны йөдән алып киләсе түгел, һәркемдә булмаска да мәмкин, сабыйлар да бик теләп дуслары белән рәхәтләнеп шуа, чыныга, сәламәтлеген ныгыта.
-
Безнең юбиляр! 22.01.2013

Бүген "Шатлык" балалар бакчасында музыка җитәкчесе Дилбәр Фатыйх кызы Мустафина 55 яшьлек юбилей уңаеннан тәбрикләү - котлаулар кабул итте. Аны шушы матур бәйрәме белән котларга Саба районы мәгариф бүлегенең профсоюз рәисе Гузялова Гөлнәзирә Мөдәрисовна, мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча әйдәп баручы белгеч Димухаметова Айгөл Шаһинуровна килделәр. Тантана Бакчабыз мөдире Исрафилова Миәүшә Курбангалиевна тәбрикләве, коллективның юбилярга башышланган җырлары, балалар биюләре белән дәвам итте. Дилбәр Мустафинаны тәбрик итәргә Сабаның "күрше" бакчаларындагы коллегалары - музыка җитәкчеләре килгән иде. Алар бүләк иткән сюрприз мизгелләр бәйрәмне тагы да күңелле итеп, юбилярның рухын тагы да күтәрде.












