муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
"Юл чатында" әкияте 05.04.2013

-
"Юл чатында" әкияте 05.04.2013

-
Көлеп яшәгез дуслар! 01.04.2013

Бүген 1 апрель- көлке көне! Шаярулар, алдаулар, бер-береңне кызыклы хәлләрдә калдыру кебек, күңелне күтәрә торган мизгелләрдән тулды бу язгы көн. Иртәдән алып кичкә кадәр бакчабызда гадәттәгечә эш барылды, бердәм эшчәнлекләр үтте...ә кичен, ә кичен без "Шатлык" балалар бакчасы коллективы бу бәйрәмне "Көлеп яшик" исеме астында күңелле чара белән үткәреп җибәререгә уйладык. Бәйрәм кичәсе дә якташыбыз Әлмәндәр бабай мәзәкләре белән башланып китте, шаярулы мизгелләрдән соң күңелләребезне тагы да күтәреп бакчабыз мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна волейбол ярышларында һәм гомүмән бакчабыз тормышында актив катнашып килгән хезмәткәрләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Истәлекле мизгелләрдән соң кызлар өлкәннәр һәм яшьләргә бүленеп ике командага аерылып бастылар. Музыка җитәкчесе Дилбәр Фатиховна берсеннән берсе четерекле биремнәр, спорт эстафеталары әзерләгән иде аларга. 17 турдан үткән бәйгедә мәзәкләр дә күрсәтү, авызга су кабып та ташу, елан булып сузылып күрсәтү дә, шарны төшермичә алып барулар да, шофер булып йөрүләр дә калмады. Бик күңелле үтте бу чара. Бәйге булгач бүләкләрсез дә калмадык, һәр катнашучыга Миләүшә Курбангалиевна презент әзерләгән! Еллык энергия, күтәренке кәеф, дуслык, бер-берең белән тагы да якыннан аралашу бүләк итте безгә бу көн. Көлеп яшик дуслар, елмаеп...
-
Күңелле мизгелләр 01.04.2013

-
Күңелле мизгелләр 01.04.2013

-
Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз 30.03.2013

Яз җитте. Тамчылар тама... Табигать әкренләп уяна, яшәрә...Үзгәрешләрне без генә түгел кошлар да, кышкы суыктан арыган җәнлекләр дә көтеп ала. Бу көннәрдә без- тәрбиячеләрнең максаты балаларга яз килүенең билгеләрен аңлату, кошларның җылы яктан кайтуларын, язгы эшләр хакында сөйләү булды. Атналык эшебез дә аеруча "Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз" исеме астында үтте. Балаларның бердәм эшчәнлекләрендә фотослайдлар каралды, саф һавада кошлар күзәтелде, өйрәнелгән-күргәннәр балалар тарафыннан ясалган рәсемнәргә, кул эшләренә әверелде, алардан күргәзмә дә оештырылды.
-
Яз бәйрәм алып килде 30.03.2013

Атна ахырында уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары катнашында кошларга багышланган "Кошлар - безнең дуслар" исеме астында бәйрәм узды. Балалар җырладылар, кошларның исемнәрен янә кабатлап чыктылар, канатлы дусларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, кызыклы уеннар уйнадылар. Балаларга бигрәк тә кошлар тавышларын тыңлау кызыклы булды. Музыка җитәкчесе Дилбәр Мустафина әзерләгән аудиоязмалар һәм концерт номерлары бәйрәмне тагы да бизәде.
-
Балалар иҗат үзәгендә кунакта 29.03.2013

Бу атнада "Шатлык" та тәрбияләнүче балалар, Сабаның иҗат үзәгендә кунакта булып, музыка мәктәбе укучыларының чыгышларын карадылар. Берсеннән берсе матур, үзенчәлекле концерт номерлары җәлеп итте безне. Киемнәре, балаларның осталыклары таң калырлык иде. Балалар: "Киләчәктә без дә бу музыка мәктәбенә йөриячәкбез",- дип кайттылар бу чарадан. Концертта безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да катнашып чыгыш ясадылар. Балалар катнашындагы җыр ансабле тамашачыга хуш килгәндер дип өметләнәбез.
-
Нәүрүз мөбәрәкбад! 22.03.2013

Ел да көтеп алган Нәүрүз бәйрәме килеп җитте. Язның кояш нурлары иркәләп урамга "карга боткасы" белән сыйланырга, бәйрәм итәргә чакыра. Бу чара үткәрү безнең "Шатлык"та бик күңелле, сагынып көттереп алган традиция. Быел да әлеге җомгада бакчабыз балалары белән бик күңелле чара - Язны каршы алу тантанасын үткәрдек. Гадәттәгечә җыр- биюләр,Кыш бабайны озату, Яз бикәне каршы алу, балалар тарафыннан әзерләнгән шигырьләр белән үтте тамаша. Соңыннан һәр бала бәйрәм боткасыннан авыз итте. Тәмле булып пешкән "карга боткасы" күңелләребезне тагын да рухландырып, язның килүен якынайтты.
-
Провожаем широкую Масленицу 20.03.2013

На этой неделе мы с ребятами средней, старшей и подготовительной группы праздновали проводы широкой Масленицы. Праздник начался показом фотографий, работами художников посвященных Масленице, рассказом истории возникновения русской традиции. Ребята подготовительной группы показали инсценировку провода Зимы и встречи Весны. С песнями, прибаутками, отгадыванием загадок. с русскми плясовыми, шутками прошел этот утренник. Праздник продолжился с русскими народными играми, таких как "Утки -гуси", перетягивание каната, "Кто быстрей соберет урожай". По окончании праздника ребятам раздали маленькие гостинцы, а после обеденного сна ребята угостились блинами.












