муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Сабантуй мизгеләре 13.06.2013

Сабантуе- хезмәт туе!
-
Сабантуй мизгелләре 13.06.2013

Ямьле, матур, күңелле безнең бәйрәм!
-
Россия көне 11.06.2013

Бүген балалар бакчасына "Бердәм Россия" партиясенең Саба районы вәкилләре килеп балаларга истәлекле - Россия флагы төсләре белән тасмалар тараттылар. Алар балаларга Россия бәйрәме хакында сөйләп, аларны котлап киттеләр. Көн дәвамында балаларга Россия хакында сөйләнелде. Рәсемнәр, презентаөияләр кралды, шигырьләр укылды, җырлар тыңланылды.
-
"Хәрәкәттә - бәрәкәт" 10.06.2013

"хәрәкәттә - бәрәкәт", - дип тикмәгә генә әйтелми халык телендә. Даими рәвештә хәрәкәтләнеп торганнар гына сау-сәламәт булып кала. Кече яшьтән балаларның хәрәкәт активлыгы арттыру, үстерү өстендә эш алып барыла. Иртәнге якта, саф һавада иртәнге гимнастика, хәрәкәтле уеннар, физкультура белән шөгыльләнә балалар. Физкультура җитәкчесе Аубакирова Гөлназ балаларга кызыклы, хәрәкәтле уеннар үткәрә.
-
"Исәнме, ямьле җәй!" 07.06.2013

"Исәнме, ямьле җәй!" темасына багышлап шигырь, җырлар өйрәнелде, табигатьнең җәйге, гүзәл мизгелләрен чагылдырган иллюстраөия, картиналар, презентаөияләр карау белән берлектә әңгәмәләр үткәрелде. Уртанчы һәм икенче кечкенәләр төркеме балалары белән бакча биләмәсе буйлап, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Юл чатына" эксурсияләр оештырылды.
-
Ясыйбыз киләчәкне! 04.06.2013

Бу атна башында 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде.Уртанчы, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары якты, тыныч, тормышны, матур киләчәкне чагылдырган рәсем ясадылар.
-
Безне кабат тәбрикләделәр 02.06.2013

Бүген "Олимпийский наш привет" бәйгесе нәтиҗәләре буенча Сабаның Балалар иҗат үзәгендә тәбрикләү тантанасы үтте. Безнең бакча балалары район күләмендә бу чарада иң сәләтлеләре булып ГРАН-ПРИ дәрәҗәсенә күтәрелделәр. Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Билалова Ләйсән Ракиповна номерны әзерләүчеләргә мәгариф бүлегенең мактау грамотасы һәм балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Без бу уңышларга ирешкән балаларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Уңышлар Сезгә балалар! 30.05.2013

Бүген бакчабызда бик күңелле, шул ук вакытта моңсурак та булган чыгарылыш бәйрәме үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары матур җырлар, шигырьләр, биюләр аша тәрбияче апалары, балалар бакчасы белән хушлашты. Бәйрәм бик матур үтте. Әти-әниләре балаларның осталыкларына куанып, сөенеп утырдылар. Бәйрәм тантанасында бакча мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна балаларның сәләтенә карап һәрберсенә мактау грамоталары тапшырды.
Без чын күңелдән балаларга зур уңышларга ирешеп,тырышып укып, исән-имин, әти-әниләрен сөендереп яхшы кеше булып үсүләрен теләп калабыз. Хәерле юл сезгә, балалар!
-
Чыгарылыш мизгелләре 30.05.2013

Бүген чыгарылыш бәйрәменә Белгеч-Сылу килде. Ул балаларны мәктәпкә әзерлеген сынады.Соңыннан балаларга белем иленә символик ачкыч тапшырды.
-
Чыгарылыш мизгелләре 30.05.2013

Кирлемән килеп балаларны үзе белән ияртмәкче булды, ләкин балалар аның кебек кире буласылары килмәде...












