муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Теннис ярышында икенче урын 06.04.2015

Бүген район күләм балалар бакчаларының тенниска өйрүче командалары арасында ярыш булып узды.Безнең бакчадан Шакиров Әзкәр, Гараев Илдан, Хасаншин Аяз, Газизянова Камилә, Латыпова Язилә, Бадикова Зөләйхә бу ярышта теләп катнаштылар һәм икенче урынна яулап кайттылар. Тренер Фарход Усманович, физик тәрбия бирүче тәрбияче Аубакирова Гөлназ Алфредовна, һәм уенда катнашкан балаларга, әти-әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Су – яшәү чыганагы 03.04.2015 Балаларның су, аның үзенчәлекләре, табигатьтә була торган үзгәрешләр турында белемнәрен кинәйтү; яңгырның каян һәм ничек килеп чыгуын аңлату; гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләү; табигатькә соклана һәм аның гүзәллеген күрә белергә өйрәтү максатыннан 30 март – 3 апрель көннәрендә “Су – яшәү чыганагы” атналыгы үткәрелде. Атналык барышында "Табигатьтә суның әйләнеше", "Суның сыйфаты һәм халәте", "Су яшәү яме" темаларына танып белү өлкәсендә бердәм эшчәнлекләр оештырылды. Сынлы сәнгать эшчәнлегендә темалар язгы үзгәрешләргә бәйләп алынды. Зурлар төркемендә "Боз кузгалды", уртанчылар төркемендә "Ямьле салават күпере", икенче кечкенәләр төркемендә "Җилкәнле көймә" темалары буенча оештырылды. Татар халкының бай мирасы халык авыз иҗаты кулланылып һәр төркемдә йомгаклау чаралары үткәрелде.

-
"Боз кузгалды" 03.04.2015

Елгада бозлар кузгалды…
Елмая, көлә кояш.
Урамнар буйлап атлады
Ямьле һәм күңелле яз.
-
Педагогик киңәшмә 01.04.2015

30 март көнне бакчабызда "Әйләнә-тирә мөхитне танып белүдә уенның әһәмияте" темасына чираттаы педкинәшмә үткәрелде. "Бала тормышында - уен” - Хуснулина Г.Г., "Уеннарның төрләре, уйнау, уйнату методикасы” - Гилемханова Ә.Ә.,“Белем бирү өлкәсендә ЛЕГО конструкторның әһәмияте һәм аның кулланышы” - Ахметсафина Л.М., “Нәниләрнең аралашу күнекмәләрен үстерүче уеннар” - Фасхиева Г.Т., "Музыкаль тәрбия бирүдә дидактик уеннар куллану”- Яхина Г.И.чыгышлары белән беррәттән педагогларның практик эшчәнлеге алып барылды. Һәр педагог 1-2 төрле уен әзерләп алып килде һәм коллегалары белән уйнатып карады. Балаларның хәрәкәт активлыгын, логик фикерләү сәләтен, игътибарлылык, музыкаль сәләтләрен үстерүче уеннар кулланылды. Педагоглар уеннары уйнату алымнары буенча фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Өлкән тәрбиче Миләүшә Фәритовна балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген уен, тәҗрибәләр үткәрү, күзәтүләр аша биргәндә җиңелерәк үзләштерелүен аңлатты. Мөдир Миләүшә Корбангалеевна педкинәшмәнең эчтәлекле, эшлекле булуын билгеләп, үткәрелгән чараларга, эшләргә анализ ясады, алда торган бурычлар белән таныштырып үтте.
-
Көлке көне 01.04.2015

1 апрель - Көлке көне уңаеннан бакчабызда "Көлке көлә килә" исеме астында күңелле чара үткәрелде. Кунакка килгән Мөршидә һәм Хөршидә балаларга кызыклы уеннар уйнаттылар. Балаларны тапкырлыкта, җитезлектә, өлгерлектә сынадылар. Мәкальләр, тизәйткечлә, сынамышлар, санамышлар белән үрелеп барган бәйрәм чарасы балалаларның күңелендә озак сакланыр. Мөршидә, Хөршидәгә шушындый кызыклы чара оештырганнары өчен рәхмәтләрен әйтеп киләчәктә дә көтеп калуларын җиткерделәр.
-
Спорт белән - без дус! 26.03.2015

Балаларның көн дәвамында хәрәкәт активлыгын үстерү,сәламәт булып үсүләрен тәэмин итү буенча бакчабызда күп төрле эш: иртәңге гимнастика, физкультура эшчәнлеге, хәрәкәтле уеннар, ярышлар, спорт бәйрәмнәре аша алып барыла. "Хәрәкәттә - бәрәкәт" атналыгы барышнда физик тәрбия бирү җитәкчесе Гөлназ Альфретовна төркемнәрдә спорт ярышлары үткәрде. Балалар үзара җитезлектә, өлгерлектә, уңганлыкта ярыштылар, көч сынаштылар. Ярышлар барышында балаларны бер-берсен кайгыртып, иптәшләренә көч биреп, команда белән эш итә белергә күнектерелде. Сәламәт булып үсәр өчен кече яшьтән спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге аңлатылды.
-
Нәүрүз - мөбәрәкбад 26.03.2015 Балаларны татар халкының гөреф – гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү. Нәүрүз - язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме икәнен аңлату максатыннан "Нәүрүз - мөбәрәкбад" исеме астында бәйрәм булып узды. Бәйрәм төркемнән төркемгә йөреп, такмаклар әйтеп башланды. Әйлән-бәйлән уеннары, җыр, бию, шигырләр сөйләп Нәүрүз бикәне каршы алу, Кыш бабайның килүе, аларның үз ара көч сынашулары балаларга күңелле мизгелләр бүләк итте. Бәйрәм уңаеннан пешерелгән Карга боткасынан, күчтәнәчләрдән һәркемгә өлеш чыкты.

-
Балалар китаплары атналыгы 24.03.2015

Балаларны китап, балалар язучылары, китапханәче эшчәнлеге белән таншытруны дәвам итү, китап белән кызыксынучанлыкларын үстерү һәм сакчыл караш тәрбияләү максатыннан зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары Рәхилә Расиховна, Әлфия Камилевна, Гүзәл Габдулхаевна, Венера Аглиулловналар белән берлектә 23, 24 март көннәрендә Ә. Кәримуллин исемендәге үзәк китапханәгә экскурсиягә бардылар. Балаларны китапханәдә җылы каршы алдылар. Китапханәнең зурлар,балалар өчен аерым бүлекләре, уку заллары белән таныштылар. Китапның кеше тормышында зур роль уйнавын, белемле булу өчен китап белән дус булырга кирәклегенә төшенделәр. Китапны чиста-пөхтә кулларга гына алып, ертмыйча, аңа язмыйча эш итәргә кирәклеген аңлатып үтте Наилә апалары. Балалар өчен чыгарылучы журналлар, күп төрле китаплар белән таныштылар.
-
Ярдәмчебез - светофор 23.03.2015

Икенче кечкенәләр, уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Дания Әминовна, Гөлгенә Тәлгатовна, Ләйсән Хазиевна белән берлектә Мәктәп һәм М.Җәлил урамнары кисешкән юл чатына экскурсиягә бардылар. Светофорның өч төрле уты януын, һәркайсының үз аңлатмасы булуына төшенделәр. Кешеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең светофорга карап хәрәкәт итүләрен күзәттеләр. Җәяүлеләрнең махсус билгеләнгән урыннан гына чыгуларын, тротуардан гына йөрергә тиешлеген ачкладылар. Урамнан узучы машиналарның нинди тизлектә йөрүләренә игътибар иттеләр. Юл хәләкәтен булдырмас өчен җәяүлеләрнең һәм транспорт йөртүчеләрнең кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиешлеген билгеләп үттеләр.
-
Канатлы дусларыбыз 22.03.2015

“Яз җитә!”
Калкулыклар кардан арындылар,
Язгы сулар шаулап актылар.
Әкрен генә дымсу җилләр исте,
Күтәрелде җирдән ак томан.
Кояш нурын сипте җир өстенә,
Исте йомшак җылы җилләре.
Кошлар кайта - сагындырган
Туып - үскән җирләре.
Көннәрен юлда үткәреп,
Куанышып очалар.
Канатларына күтәреп,
Яз китерә ич алар.
Ямьле, бик ямьле
Туган илебез.
Килегез, кошкайлар
Безгә килегез!
Ф. Кәрим
Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында"Кошлар - канатлы дусларыбыз" атналыгына йомгаклау чарасы итеп уен-викторина үткәрелде. Балалар кошларның күп төрле булуын, хәрәкәтләнү буенча өч төркемгә бүленүен, табигатькә һәм кешеләргә күп файда китерүләрен, күчмә, кышлаучы кошлар булуын билгеләп үттеләр. Кошларны сакларга, якларга, аларны кайгыртып яшәргә кирәклеген искәрттеләр. Кошларга багышланган призентация аша аларның яшәү, туклану рәвеше белән таныштылар, һәр кошның үзенчә сайравын тыңладылар. Чара җырлар, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.












