муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Любимые герои "Маша и медведь" 21.08.2015

-
Зөхрә кыз 20.08.2015

-
Царевна-лягушка 20.08.2015

-
Дюймовочка 19.08.2015

-
Әкият илендә 17.08.2015

"Шатлык" балалар бакчасы биләмәсенә килеп керү белән гуя үзеңне әкият илендә кебек хис итәсең. Чөнки бакчаның әйләнә-тирәсен зәвык белән эшләнгән әкият геройлары бизи. Тирә-юньне бизәү, матурлауда бакча хезмәткәрләре белән бер рәттән әти-әниләр дә актив катнашып киләләр. Ясле төркеменнән Алсу һәм Җәүдәт Хасаншиннар, беренче кечкенәләр төркеменнән Миләүшә һәм Раил Вафиннар, зурлар төркеменнән Шакирзянова Илсөяр һәм Идрисова Сиринә, уртанчылар төркеменең барлык әти-әниләренә рәхмәтебезне җиткерәбез, уңышлар теләп калабыз.
-
Туган як тарихын өйрәнәбез 10.08.2015

Бүген, 10 август көнне, Саба районың оешуына 85 ел тулу уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Лилия Ильфировна белән берлектә туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Балаларны музейда Саитова Венера апалары каршы алды һәм туган төбәгебез Байлар Сабасы, Саба районының тарихы; әби-бабайларыбызның яшәеше, көнкүреш әйберләре, эш кораллары, җиһазлары, киемнәре белән таншытырды. Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Геройы исемен яулаган ватандашларыбызның батырлыклары турында сөйләде, шәхси әйберләрен күрсәтте. Музейда һәр экспонат тарихи вакыйга бәйле булуын аңлатып, аларга карата сак караш тәрбияләү өстендә эш алып барды. Сораулар ярдәмендә “Сез, беләсезме?” уены үткәреп дөрес җавап биргән балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Китап-белем чишмәсе. 10.08.2015

Бар минем дускаем,
Иң якын сердәшем,
Һәр җирдә, һәр эштә
Киңәшчем, иптәшем.
Өйрәтә ул миңа
Бар фәнне, телләрне.
Юк аның белмәгән
Сәнгате, һөнәре.
Күргәнен, белгәнен-
Барын да аңлата
Көлдерә җырлата,
Уйлата, юата.
Син аны беләмсең?
Кем соң ул? Уйлап тап!
Иң якын дускаем,
Киңәшчем, ул - ….Китап.
Җ.Тәрҗеманов
Зурлар төркеме балалары бүген 10 август көнне Абрар Каримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханә мөдире Батырханова Гөлсем Нәкыйп кызы балаларны бик җылы каршы алды һәм китапханә белән таныштырды. Нәниләргә матур рәсемле әкият, шигырь китаплары, кызыклы журналлар; зурларга фәнни шулай ук төрле жанрларда әдәби әсәрләр белән китаплар чыгарылуын аңлатты. Китапны яратып укыган һәркемнең белемле булуын, китапны саклап кына тотарга кирәклеген төшендерде.Балалар бүлегенең уку залында балалар китаплар, журналлар карадылар, Гөлсем апаларының кызыклы сорауларына җавап биреп, китап турында мәкаль, әйтемнәрне искә төшерделәр.
-
"Спорт һәм физкультура" атналыгы 07.08.2015 Балаларны Татарстаныбызда үткәрелүче дөнья чемпионаты - 2015, су спорты һәм аның төрләре белән таныштыруны дәвам итү, җәйге спорт төрләре турында белемнәрен киңәйтү. Спорт уеннары, күнегүләре, спортка бәйле вакыйгалар белән кызыксынуларын үстерү, балаларда спортка карата уңай караш, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, сәламәтлек өчен файдалы һәм кызыклы эшчәнлеккә өстенлек бирү бирү омтылышы булдыру максатыннан "Спорт һәм физкультура" атналыгы үтәрелде. Балалар белән су спорты чемпионаты, су спортының төрләре, җинүчеләре турында; җәйге спорт төрләре турында әңгәмәләр үткәрелде, спорт һәм физик тәрбия турында мультфильмнар күрсәтелде, саф һавада хәрәкәтле уеннар, уен-эстафеталар, ярышлар үткәрелде. Балалар җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар.Команда белән ярышу вакытында бер-берсе өчен җан атып, иптәшләрен рухландырып тордылар, җиңү өчен бар көчләрен куйдылар.

-
Туп-туп тубыбыз 07.08.2015

Туп-туп тубыбыз,
Син безнең матурыбыз,
Тишмәбез дә, югалтмабыз,
Оста тота кулыбыз.
Туп сикерә, син дә сикер,
Тыпыр-тыпыр тыпырда,
Дуслар белән уйна бергә,
Читтә генә утырма.
Әминә Бикчәнтаева
Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Гүзәл Хәмзевна белән берлектә "Минем яңгырвакылы, күңелле тубым" уены вактытында тупны сикертеп, тәгәрәтеп булуын күзәттеләр. Туп кебек үзләре дә сикерә һәм бер юнәлештә таралып йөгерә белүләрен күрсәттеләр.
-
Светофор көне 05.08.2015 5 август - светофор көне итеп билгеләп үтелә. Шул уңайдан икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Гүзәл Хәмзевна белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү мәйданчыгында урнашкан светофор макетын күзәттеләр. Аның нәрсә өчен кирәк бүлуын ачыкладылар, нинди сигнал бирүен, ничә төстә булуын, ул төсләрнең нәрсә аңлатканын балаларга җиткерелде. Һәрдаим юлларда сак йөрергә кирәклеге, әти-әниләрдән башка юлларга чыгарга ярамаганлыгы искәртелде.













