муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
2015 ел –Татарстанда Парклар һәм скверлар елы 05.09.2015

Парклар һәм скверлар елы территорияләрне комплекслы үстерү, төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыныннан чыгып игълан ителгән иде. Байлар Сабасының "Олимп" стадионы тирәсен ямьләндерү, өлкәннәр һәм балалар өчен ял урыннарын булдыру буенча җәй буе эш алып барылды. Бүген 5 сентябрь көнне «Парклар һәм скверлар көне" уңаеннан Байлар Сабасында бәйрәм чарасы булып узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арсында йөгерү буенча ярышлар үткәрелде. Ярышның төп максаты балаларга кече яшьтән сәламәт яшәү рәвеше алып баруны төшендерү, спорт белән даими шөгыльләнеп җәмгыятькә көчле рухлы шәхесләр тәрбияләү, үстерү. Безнең "Шатлык" балалар бакчасынан зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары актив катнаштылар. Йөгерештә катнашкан һәр балага бүләкләр тапшырылды һәм бәйрәм истәлекле фотога төшү белән тәмамланды. Ярышта катнашкан һәр балага, әти-әниләргә, хезмәттәшләребезгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
-
Мәктәпкә экскурсия 04.09.2015 Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Гүзәл Габделхаевна, тәрбияче ярдәмчесе Ләйсән Равилевна белән берлектә Саба гимназиясенә экскурсия оештырдылар. Балаларны мәктәп бусагасында Ләйлә Мәсгутовна каршы алды һәм балаларны мәктәп бинасы, сыйныфлар, ашханә, спортзал, актовый зал, китапханә, хезмәт, инглиз телен өйрәнү кабинетлары, мәктәп тормышы белән таныштырды. Тәртипле, акыллы, тырыш, игътибарлы, кызыксынучан балаларның мәктәптә күп төрле фәннәрне өйрәнеп, тирән белем алачагын аңлатты. Киләсе уку елында балаларны көтеп алачакларын җиткерде.

-
Педкиңәшмә 04.09.2015 Бүген бакчабызда 2015-2016 нчы уку елының беренче педагогик кидәшмәсе булып узды. Педкиңәшмәдә 2015-2016 нчы уку елына максат, бурычлар белән таныштырылды, тәрбия һәм белем бирү буенча эш планнары кабул ителде, балаларның бердәм эшчәнлек челтәре, режим расланды.

-
Талантлы, танылган шәхесләр белән очрашу 03.09.2015

Балаларны кече яшьтән спорт, мәдәният, фән өлкәләре белән таныштыру, аларга карата кызыксыну уяту, һәрьяклап аң-белемнәрен үстерү, рухи яктан бай шәхес итеп тәрбияләү буенча бакчабызда күп кырлы эш алып барыла. Танылган, талантлы шәхесләр белән очрашып аларның казанышлары белән таныштыру, алар кебек тырыш, түзем, кызыксынучан булырга кирәклеген төшендерү иң әһәмитяле чара. Мондый очрашуларны безнең бакча коллективы даими үткәреп тора. Балаларны сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыру, спорт һәм физкультура белән шөгыльләнергә кече яшьтән күнектерү максатыннан үзебезнең бакчада тәрбияләнеп үскән Олимпия чемпионы Рушан Миннегулов; тхеквондо түгәрәген алып баручы Ахмитшин Ренат, нәфис гимнастика түгәрәген җитәкләүче Ахмитшина Алисәләр очрашулар оештырылды. "Сәламәт булыйм дисәң?", "Чисталык зур байлык", "Сәламәт тәндә, сәламәт акыл" темаларына спорт бәйрәмнәре, ярышлар, хәрәкәт активлыгын үстерүче уеннар үткәрелә. Балаларны фән, белем өлкәсе белән тирәнтен таныштыру максатыннан Сабаның сәләтле балалар мәктәбе, Гимназия белән тыгыз элемтәдә эш алып бара. Укучы балалар, укытучылары белән килеп тәҗрибәләр күрсәтәләр, мәктәп тормышы белән таныштыралар. Иҗади - сәнгать, мәдәният белән таныштыру буенча Балалар иҗат үзәге, музыка мәктәбе, район мәдәният йорты белән хезмәттәшлек итәбез, экскурсияләргә, музыка мәктәбендә белем алучы балаларның иҗат концертларына барабыз. Бүген өченче сентябрь көнне бакчабызга Сабаның танылган шәхесе, гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге премия лауреаты Вилорик ага Валиуллинны чакырдык. Ул үзенең тормыш юлы, ничек гармуннар белән кызыкснып китүе турында балаларны таныштырды, тальян, хромка гармуннарында, баянда татар халкының танылган көй-моңнарын уйнап күңелне күтәрде. Кызыксынган һәр бала тырышып даими шөгыльләнгәндә уңышка ирешә алуын аңлатты. Бүгенге көндә сәләтле, талантлы, тырыш кешегә үсеп, ачылып китәргә мөмкинлекләр күп булуын төшендерде. Очрашу балаларның Диләрә Илдусовна белән берлектә әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
1 Сентябрь - белем бәйрәме! 01.09.2015

Исәнме, саумы, сентябрь –
Безнең яңа ел!
Синнән башлана тормышка
Якты, яңа юл!
Бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Гүзәл Габдулхаевна, музыка җитәкчесе Диләрә Илдусовна белән берлектә 1 Сентябрь - белем бәйрәме уңаеннан күңелле, матур чара үткәрделәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бер елдан мәктәпкә китүләре, бакчада үткәргән һәр көннәрен, шатлыклы мизгелләрен киләчәктә сагынып искә алачакларын шигьри юлларда иптәшләренә җиткерделәр. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды. "Мәктәп - белем чишмәсе" темасына презентация күрсәтелде.
Белем бирү өлкәсендә хезмәт куючы һәр хезмәткәрне яңа уку елы башлануы белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңадан-яңа уңышларга ирешеп эшләүләрен теләп калабыз.
-
Россия күләм үткәрелгән "Яшел Россия"өмә 28.08.2015 Россия күләм үткәрелгән һәр чарада бакчабыз коллективы һәрдаим катнашып килә. Бүген бакчабызның биләмәсен чистарту, тирә-юнебезне ямьләндерү өстендә эш алып барылды.

-
Чишмәләр - безнең яшәү чыганагыбыз! 28.08.2015

Чишмә, чишмә!
Җырла җырыңны!
Чишмәләр - кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыклары. Алар турында "Башы - тауда, аягы - диңгездә", дигән табышмак та бар. Ул чишмәләрнең җитез, йөгерек, халыкка хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли. Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр безнең Сабада бик күп. Алар табигатебезнең төрле җирләрендә, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Бу табигать могҗизалары безне үзләренең төрлелеге белән дә шаккаттыралар. Аларның сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага. Ә суларының тавышы?! Тыңлап торсаң, гаҗәпкә каласың, сокланып туймыйсың. Чишмәләр саклап, чистартып торсаң гына яши. Юк икән, аларның томаланып юкка чыгуы бар. Россия күләм үткәрелгән "Яшел Россия" атналыгы барышында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Гүзәл Габдулхаевна, тәрбияче ярдәмчесе Ләйсән Равилевна белән берлектә "Кәли" чишмәсенә бардылар. Тирә - юньне чистарту, ямьләндерү буенча үз өлешләрен керттеләр.
-
Туган ягым - Татарстан! 28.08.2015

Балаларның Татарстан күпмилләтле республика, Казан – республиканың һәм бөтендөнья татарларының башкаласы булуы турында күзаллауларын үстерү. Татарстан Республикасының картада географик урыны белән таныштыру, Кама, Идел елгаларын билгеләп үтү; Татарстан Республикасының төп символикасы герб, флаг, гимн белән таныштыруны дәвам итү, балаларга үз халкының бер өлеше булуларын аңлату. Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре турында күзаллауларынын киңәйтү, башка милләтләргә карата хөрмәт һәм дусларча мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 24-28 август көннәрендә “Туган ягым - Татарстан!” атналыгы үткәрелде. Йогаклау чарасы итеп бүген 28 август көнне - уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары музыка җитәкчесе Валиева Диләрә Илдусовна, тәрбияче Ахметсафина Ләйсән Хазиевналара белән берлектә “Мин - Татарстанда яшим!” - бәйрәм иртәсе үткәрелде.
-
Туган ягым - яшел бишек! 21.08.2015 Туган ягыбызының гүзәллеген, матурылыгын тоеп, танып үсәргә, табигатебезнең байлыкларын сакларга, сулар һаваның, эчәр суларыбызның һәрдаим чиста, саф булырга тиешлеге мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кечкенәдән көндәлек күзәтүләр, әңгәмәләр, тәҗрибәләр аша аңлатыла, өйрәнелә. Әйләнә - тирәне танып белүдә экскурсияләргә бару зур урын алып тора. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ләйсән Хазиевна белән берлектә "Туган ягым - яшел бишек" атналыгы кысаларында Саба гимназиясе биләмәсенә экскурсия оештырдылар. Анда үсүче күп төрле чәчәкләр, агач, куакларны күзәттеләр. Биредә үсүче агач, чәчәкләрнең исемнәрен искә төшереп, яфрак төзелеше, чәчәкләрнең төсләре, таҗларына игътибар итеп таный һәм аерырга өйрәнделәр. Тирә-юньне ямьләндерү, матурлауда укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр тырышып эшләүләре аңлатылды һәм өлкәннәрнең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләнде.

-
Мудрая сова 21.08.2015













