муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Көзге уңыш 26.09.2015

Балаларның туклануын витаминлы ризыклар белән тулыландыру буенча безнең бакча коллективы үз тырышлыгын куя. Язын яшелчә бакчасына кишер, чөгендер, бәрәңге, суган, сарымсак, кыяр һәм башка төрле яшелчәләр чәчелә. Җәй буена куйган хезмәтебез бушка китмәде мул уңышы белән сөендерде.
Кәбестәләр, суганнар
Түтәлләргә тулганнар.
Кишер белән чөгендер,
Тик җыеп кына өлгер.
-
Кабак бәйрәме 25.09.2015

24 сентябрь көнне районыбызда иң матур, күркәм бәйрәм Кабак бәйрәме булып үтте. "Шатлык" балалар бакчасы коллективы бу чарага зур әзерлек белән чыкты. Кабактан төрледән-төрле композицияләр, эшләнмәләр, пешкән ризыклар, кайнатмалар әзерләп алып күргәзмәдә, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Әүхәдиева Нурания Әюп кызы җитәкчелегендә әзерләгән "Кабак" әкиятен сәхнәләштереп, зурлар төркеме балалары тәрбиячеләр белән берлектә агитбригада чыгышында катнаштылар. Коллективка "Иң матур композицияләр" номинациясендә Грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Бәйрәмгә әзерләнүдә катнашып, үз өлешен керткән һәр әти- әнигә рәхмәтебезне җиткерәбез, уңышлар теләп калабыз.
-
"Кабак" әкияте 25.09.2015

-
Коллектив чыгыш 25.09.2015

-
Бәйрәм белән хөрмәтле хезмәттәшләр! 25.09.2015

27 сентябрь - балалар бакчаларында эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре итеп билгеләп үтелә. 25 сентябрь көнне бәйрәм уңаеннан үткәрелгән чарада бакчабызда эшләүче барлык хезмәткәрләрне мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна бәйрәм белән тәбрикләде, тыныч эш көннәре, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышларга ирешеп эшләргә ,- дигән теләкләрен җиткерде. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апаларына рәхмәт сүзләрен, матур теләкләрен җыр, шигъри юллар белән җиткерделәр. Диләрә Ильдусовна, Нурания Әюповна җитәкчелегендә оештырылган бу күркәм чара һәркемгә бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге бүләк итте.
-
Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел! 16.09.2015

Дүшәмбе 14 сентябрь көнне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габделхәй кызы белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча "Юл билгеләре иленә сәяхәт" исеме астына ачык чара үткәрделәр. Юл йөрү кагыйдәләре өйрәнү буенча балаларның белемнәрен системалаштыру, билгеләрнең күп төрле булуын, һәрберсе транспорт йөртүчеләргә, җәяүлеләргә аерым бер информация аңлатуын, шуларны белеп, төгәл үтәгән вакытта юлларда хәфев-хәтәрсез йөрергә мөмкин булуын балаларга җиткерү максатыннан алып барган эшчәнлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре Насибуллин Илнур Дамир улы, Закиров Динар Рамил улы, район мәгариф бүлеге вәкиле Сабирова Эльвира Фаридовна катнаштылар. Балаларга юл йөрү кагыйдәләре төшендерү буенча, машинада барганда балалар нинди креслога утырып йөрергә тиешлеге турында видеороликлар күрсәтелде. Илнур Дамир улы балалар белән юл аркылы чыгу буенча практик эшчәнлек алып барды, очрашу истәлекле фотога төшү, балаларга буклетлар тарату белән тәмамланды.
-
Төркем җыелышлары 16.09.2015

15 сентябрь көнне уртанчылар төркемендә әти-әниләр җыелешы булып узды. Физик тәрбия бирүче тәрбияче Әүхәдиева Нурания Әюп кызы әти-әниләрне балалар бакчасы тормышы белән тирәнтен таныштыру максатыннан иртәнге гимнастика күрсәтте. Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерүче, көне буена балаларга уңай тәэсир бирүче чара барышында балаларның үсеп, тиешле күнекмәләрне бердәм, тәрбиячене тыңлап, күнегүләрне дөрес башкарулары әти-әниләргә хуш килде. Эшчәнлек барышында һәр әти-әни үз нарасыеның катнашуын кызыксынып күзәтте. Саматова Ләйлә Исмәгыйль кызы балаларның яшь үзенчәлекләре, уртанчылар төркемендә балалар үзләштерергә тиешле күнекмәләр, бурычлар белән таныштырды.
-
“Туган илем” 11.09.2015

“Туган илем”
Нинди матур минем
Туган илем,
Җир шарында тиңдәш юк аңар!
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Шаулап ага озын елгалар.
Ал чәчәкләр үскән болыннарда
Уйнап-көлеп йөри балалар,
Сандугачлар белән бергә кушылып,
Ил шатлыгын җырлыйлар алар.
Әхмәт Исхак
Балаларны туган як табигате белән таныштыруны дәвам итү. Татарстан Республикасының урманнарга, елга-күлләргә бай булуын, күп төрле казылмалар барлыгын аңлату. Тере һәм тере булмаган табигать турында белемнәрен тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен аңлату, табигатьнең һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү, кешеләр тарафыннан табигатнье сакларга кирәклеге турында нәтиҗә чыгара белүчәнлекләрен үстерү максатыннан 7-11 сентябрь көннәрендә "Туган Татарстаным. Яшеллеккә күмелгән туган илем" атналыгы үткәрелде. Атна дәвамында алган белемнәрен балалар сынлы-сәнгать эшчәнлегендә киң чагылдырдылар. Йомгаклау чарасы итеп уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының эшәреннән күргәзмә оештырылды.
-
Көз чалымнары 11.09.2015

Көз
Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән .
Җимешләр өлгергәч, бакча
Бигрәк тә матур икән!
Алмалар әй уңганнар,
Кызарышып тулганнар,
Балга манып алганмыни,
Шундый татлы булганнар.
Әй ямьле дә урманда
Кояш карап торганда.
Тиен уйный сикереп,
Гөмбә утыра көлеп.
Резеда Вәлиевама
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Гүзәл Гәбделхәй кызы белән берлектә кисеп-ябыштыру эшчәнлегендә "Туган ягыма көз килде" темасына композиция төзеделәр.
-
Юбилеең белән!!! 09.09.2015

Бүген бакчабызда озак еллар эшләүче Рузилә Сәгыйть кызының олы бәйрәмен, 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтү, котлау өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Шәмсевалиева Айгөл Маратовна һәм әйдәп баручы белгеч Гумерова Луиза Мәжитовна килделәр. Рузилә Сәгыйть кызын тәбрикләп Мактау Грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Кадерле Рузиля Сагыйтовна !
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.












