МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Икмәк-яшәү терәге. 14.10.2014

Бүген рәсем эшчәнлегендз "Икмәк-яшәү терәге" темасы буенча сөйләштек. Һәм икмәк өстәлгә нинди юллар аша килгәне белән танышып, авыл хуҗалык техникасын рәсемгә төшердек.
-
Юл йөрү кагыйдәләре. 11.10.2014

Юл йөрү кагыйдәрәрен һәр даим искә төшереп үтәбез. Бүген "Хезмәт күрсәтүче" билгеләре белән таныштык һәм уеннар аша бу билгеләрне ныгыту өстендә эшләдек.
-
Агачларны яфракларга күмәбез. 09.10.2014

Бу атна дәвамында балалар белән көзнең уңышы, байлыгы турында бик күп сөйләштек, табышмаклар чиштек, төрле уеннар уйнадык. һәм кисеп ябыштыру эшчәнлегендә агачларны төрле кызгылт-сары яфракларга күмеп матурладык.
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә ява яфрак-
Көзнең матур чаклары.
-
"Җиләк-җимешләрне җый" уены. 08.10.2014

Рус теле эшчәнлеге һәрвакыт уеннар ярдәмендә алып барыла. Балалар белән "Собери овощи" уенын да бик теләп уйнадылар.Һәм яшелчәләрнең русча әйтелешен төгәл әйтә белделәр.
-
Схемалар белән эшләү. 08.10.2014

Рус теле эшчәнлегендә шулай ук көзгә карата темалар үткәрелде. Балалар белән җиләк-җимеш бакчасының схемасы буенча эш алып барылды, балалар сорауларга бик төгәл җавап бирделәр.
-
"Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!" 07.10.2014

Бүген бакчбызда Корбан бәйрәме үткәрелде. Авылыбызның имам хатибы Мансур хәзрәт вәгазләр сөйләде, Коръән сүрәләреннән өзекләр укыды. Бакчабызда тәрбияләнүче Рөстәм үзенең белгән догаларын укып күрсәтте. Соңыннан балалар корбан итеннән пешерелгән ризыклардан авыз иттеләр.
-
"Түтәлдәге табышмаклар." 06.10.2014

Рәсем эшчәнлеге "Түтәлдәге табышмаклар" темасы буенча үткәрелде. Балалар табышмакларны чишеп, җавапларын рәсемгә төшерделәр.
Түтәлләрдә үсте бик
күп яшелчә:
Кыяр, кабак, чөгендер,
кишер, кәбестә.
Алар ничек үсә,
Нинди төстә?
-
Туган көн! 01.10.2014

Риаска бүген 6 яшь тулды. Риас! Сине туган көнең белән котлыйбыз. Һәрвакыт шулай тыйнак, акыллы булуыңны телибез!
Туган көнең котлы булсын!
Шатлан да син, көл дә син.
Килсен сиңа бәхет кенә,
Кайгы-хәсрәт килмәсен!
Иң матур теләкләр белән апаларың һәм дусларың.
-
Без буярга яратабыз. 01.10.2014

Тышта бүген берөзлексез
Кар аралаш яңгыр ява.
Соры болытлар иңендә
Томанланып тора һава.
Ә без рәсем буыйбыз
Ике күзем -китапта.
Әтәч буыйм, тиен буыйм,
Елак көзне күрмим дә.
-
Туган көн! 29.09.2014

Бүген безнең Руфинәбезгә 3 яшь тулды.
Руфинә! Сине тугаң көнең белән котлыйбыз! Сиңа саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар, бәхетле тормыш телибез!
Туган көндә матур теләк
Булсын әле үзеңә.
Күктә кояш балкып торсын,
Нурлар сибеп йөзеңә!
Иң матур теләкләр белән бакчадагы дусларың һәм апаларың.




