МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Спорт бәйрәме! 01.06.2023

1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан район мәгариф идарәсе һәм Саба районы дәүләт автоинспекциясе балалар өчен бик күңелле, мавыктыргыч бәйрәм оештырдылар. Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар да бу бәйрәмдә катнашып күңелле ял итеп кайттылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 30.05.2023

30 май көнне бакчабызда әти-әниләр җыелышы булып узды. Әти-әниләрне җәйге чорга эш планнары белән таныштырдык, инструктажлар үткәрдек, еллык эшкә анализ ясадык.
-
Агач утырту! 08.05.2023

Җиңү бәйрәменә багышланган митингтан сон әти-әниләр белән бергәләшеп агач утырттык.
-
Бәйрәм белән! 08.05.2023

Жиңү килде жирне нурга кумеп,
Шатлык белән кузне чылатып.
Килде ул көн – горур кукрәкләрдә
Орден – медальләрне чынлатып.
Бүген туган ягыбыз яңадан Бөек жину көнен бәйрәм итә. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын иде, дигән теләктә калабыз. Кирәкми безгә сугыш! - дип чаң сала һәркайсыбыз. -
Уроки ОБЖ. 27.04.2023

На основании плана основных мероприятий Сабинского муниципального района Республики Татарстан в области гражданской обороны, предупреждению и ликвидации чрезвычайных ситуаций, обеспечения пожарной безопасности и безопасности на водных объектах в Большеныртинском детском саду проведена встреча с представителем ОП п.Лесхоз ППС РТ Мингазовым Р.Ш. Мингазов Р.Ш. провел беседу с дошкольниками и учащимися начальной школы о пожарной безопасности; рассказал о профессии пожарника и спасателя; ответил на вопросы учащихся.
-
Тормыш иминлеге дәресләре. 27.04.2023

Гражданнарны саклау, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау, су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча планга кертелгән чаралар нигезендә Олы Нырты балалар бакчасында Лесхоз бистәсендә урнашкан янгын сүндерү бүлекчәсе җитәкчесе Мингазов Р.Ш. белән очрашу булып узды. Очрашуда башлангыч сыйныф укучылары да катнашты. Мингазов Р.Ш. эчтәлекле һәм файдалы әнгәмә оештырып, балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Янгын сүндерүче хезмәте турында сөйләде, махсус киемнәре белән таныштырды.
-
Тукай безнең күңелләрдә! 26.04.2023

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны бакчабызда сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла.
Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.
Г. Тукай безгә бик зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавыч, Өчиле, Сосна, Кырлай, Җаек…
Тукай туган ямьле яз аенда,
Кырлай дигән татар авылында.
Моңлы җыры, үткен сүзе белән
Ул дөньяга шуннан танылган.
Туган телен җырга салган Тукай,
Телебезне бик тә яраткан.
“Шүрәле”не, “Су анасы”н укып,
Күпме бала күңелен яңарткан.
Яраткан шагыйребезне искә алып бүген без бакчабызда балалар белән "Тукай яши мәңге безнең күңелләрдә!" -дигән чара үткәрдек. -
Орчык өмәсе. 24.04.2023

2023 ел - Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игьлан ителде. Шул уңайдан бакчабызда “Орчык өмәсе” бәйрәмен үткәрдек.
Бәйрәм барышында халкыбызның милли йолалары, гореф- гадәтләре турында сөйләнде. Бәйрәмебез “Наза”, Орчык тәгәрәтеш”, “Йөзек салыш” кебек милли уеннар белән үрелеп барды.
Безнең максат - яшь буынга халкыбызның милли йолаларын, гореф – гадәтләрен, уен җырларын тапшыру.2023 год объявлен в Республике Татарстан годом национальных культур и традиций. В связи с этим провели праздник “Орчык өмәсе”. В ходе праздника было рассказано о национальных обычаях и традициях нашего народа. Праздник сопровождался национальными играми “ Наза”, “Орчык тәгәрәтеш”, "Йөзек салыш".
Наша цель – передать молодому поколению национальные обычаи и традиции нашего народа.
-
Инглиз теле дәресләре. Уроки английского языка. 22.04.2023

Инглиз теле дәресендә балалар «Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр» темасы буенча үткәннәрне кабатладылар.
Өйрәнгәннәрен алар җыр һәм рәсемнәр аша исләренә төшерделәр.. “Кечкенәдән чит телләрне өйрәнү бик уңышлы. Сабыйлар сүзләрне дә, аларның мәгънәсен дә тизрәк отып кала", - ди укытучы Латипова Д.Н.
На уроке английского языка дети повторили тему «Овощи и фрукты». "Иностранные языки успешно изучать с раннего детство. Малыши быстрее усваивают и слова, и их значение", - говорит учительница Латыпова Д.Н.
-
Үзебез тудырган могҗиза! 05.04.2023

Балалар куллары тудырган матурлык!
Красота, созданная руками детей!




