МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Балаһөнәр! 16.02.2024

Бакчага йөрүче нәниләребез «Балаһөнәр» проекты кысаларында «РЭС (подстанция)» станциясендә булдылар. Оешма хезмәткәрләре балаларны ачык йөз белән каршы алды. Үзләренең хезмәтләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр һәм кызыклы мультфильм, информацион слайдлар күрсәттеләр.
Дөньяда һөнәрләр күп. Кечкенәдән үк аларның һәрберсе турында белеп үсү балаларның алдагы тормышларында бик кирәк һәм файдалы булыр дип ышанабыз.
-
Бездә кунак бар 12.02.2024

Бүген бакчабызга кунакка авыл китапханәсе мөдире Әхмәтшина Л.Б. килде. Ул балаларны Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләре белән таныштырды. Шагыйрь иҗаты буенча оештырылган күргәзмә дә балаларда уңай тәэсир калдырды.
-
Саф һава - тәнгә дәва! 07.02.2024

Буран диеп тормадык, саф һавада рәхәләнеп уйнап кердек.
-
Яңа ел котлы булсын!!! 31.01.2024

Бүген безнең бакчабызда "Хуш киләсең Яңа ел!", дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
Яңа елга беренче адым изгелек булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын! -
Балаһөнәр! 31.01.2024

Бүген, 31 январь көнне, балалар район финанс-бюджет палатасында булдылар.
-
Гаилә елы! 26.01.2024

2024 нче ел Татарстан Республикасында гаилә елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан бүген бакчабызда күңелле спорт бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә әниләр һәм балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар.
-
Бәйрәмнән мизгелләр. 26.01.2024

Ярышта катнашучылар үзләренең физик яктан ни дәрәҗәдә җитез һәм нык булуларын гына сынап калмадылар, алар логик фикерләү буенчада төрле мәсәләләр чиштеләр.
-
Котлыйбыз! 26.01.2024

Бәйрәм ахрында тәрбияче Хаҗиева А.М. һәр катнашучыга бүләкләр өләште.
-
Балаһөнәр! 24.01.2024

Бүген балалар Саба таңнары газетасы редакциясендә булдылар.
-
Кисеп ябыштыру 15.01.2024

Төрле төстәге кәгазьләрне кисеп, бер могҗиза тудыру - балалар өчен шатлыклы мизгел. Кисеп-ябыштыру балаларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерә, кул - бармаклар мускулын ныгыта, бер-берсе белән аралашу, дуслык мөнәсәбәтен көйли.
Балалар кечкенә яшьтән кайчы, җилен белән эшләргә өйрәнә. Күреп, карап эшләү балаларның игътибарын ныгыта. Кисеп ябыштыру шөгылендә балалар киселгән кәгазьләрдән бербөтенне җыярга өйрәнә. Ә бүген алар корабльләр кисеп ябыштырдылыр.




