МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Котлыйбыз! 24.11.2023

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» дигән темага балалар өчен конкурс игълан иткән иде. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Зиатдинов Риназ конкурста катнашып, икенче урынны алды һәм Балтачтан килгән кунагыбыз Вафин Ранис Борисович аңа грамота тапшырды. Алга таба да Риназга зур уңышлар телибез.
-
Рәсем дәресе 13.11.2023

Рәсем ясау – кызыклы да, мавыктыргыч та шөгыль. Көз һәм аңа хас билгеләр турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан, балалар көз белән саубуллашу темасына рәсем ясадылар. Мондый шөгыльләрдә пөхтәлек һәм табигатькә карата мәхәббәт хисләре дә тәрбияләнә.
-
Эвакуация 26.10.2023

Сегодня была проведена учебная тренировочная эвакуация из здания ДОУ, на случай возникновения ЧС. Подобные мероприятия позволят выработать у воспитанников и обучающихся прочные знания в области общей безопасности, которые, безусловно, пригодятся им в дальнейшей жизни. Ведь безопасность детей во многом зависит и от них самих, от их знаний и умения вести себя в критической ситуации
-
Саф һава - тәнгә дәва! 26.10.2023

Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгыльләнү балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә.
Ә бүген тәрбияче апалары Хаҗиева А.М. белән балалар беренче карны күзәттеләр һәм карның үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.
-
Күңелле очрашу! 23.10.2023

Күңелле очрашу
1995 – 2023 нче еллар аралыгында Олы Нырты “Миләшкәй ”балалар бакчасында эшләгән хезмәткәрләр белән җылы очрашу булды. Алар барысы да балаларның һәр көнен кызыклы да, файдалы да итү өчен күңел биреп эшләгәннәр. Очрашу барышында хезмәткәрләр күңелдә калган кызыклы да, моңсу да булган хәтирәләр белән уртаклаштылар.
Кайда да булса, кайчан да булса,
Бер күрешү— үзе мең шифа. -
Китап - киңәшчем минем! 11.10.2023

Олы Нырты авылы китапханәсе балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә тора. Китапханәгә кайткан һәр яңа китап белән таныштыру максатыннан, балалар бакчасында әңгәмәләр, төрле уеннар оештырыла.
Шушы көннәрдә китапханә мөдире Әхмәтшина Л.Б. балалар белән туган тел турында әңгәмә үткәрде.
-
Хезмәткәрләрне бүләкләү! 04.10.2023

Бүген район мәдәният йортында озак еллар балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Тантана тәрбиячеләр һәм балалар бакчаларында эшләүчеләр көненә багышланган иде. Безнең коллективтан кече тәрбияче булып 25 елдан артык хезмәт куйган Газизуллина Минзирә һәм Гарифуллина Зәйтүнә район мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнделәр. Аларга алга таба да эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
-
Гражданар оборонасы көне. 04.10.2023

Бүген, 4 октябрь көнне, гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан хезмәткәрләр белә әнгәмәләр үткәрелде.
-
Әбиләр чуагы! 29.09.2023

Өлкәннәр көне уңаеннан “Миләшкәй” балалар бакчасында "Әбиләр чуагы " дип исемләнгән ачык чара үткәрелде.
Өлкәннәребез дөнья мәшакатьләрен читкә куеп, күңелләре белән яшь чакларына кайтып килделәр, оныклары белән бергәләп рәхәтләнеп ярыштылар, уйнадылар. Тәрбияле балалар үстерүдә гаилә һәм бакча арасындагы элемтәне югалтмаска кирәклегенә басым ясалды. Бу бәйрәмнән һәркем кәнагатьләнү хисе белән уңай эмоцияләр, яшәү көче алып таралышты.
-
Көзге могҗиза! 28.09.2023

Әти-әниләр, балалар белән берлектә, көзге яфраклардан бик матур, эчтәлекле күргәзмә эшләделәр.




