МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Туган көн! 19.11.2016

Бүген Әдиләнең туган көне. Әдилә сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Кешелекле, юмарт, әти-әниеңә, туганнарыңа ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт, озын гомерле бала бул. Иң изге теләкләр белән дусларың һәм бакчадагы апаларың.
-
"Яшелчәләрнең маҗаралары" уены. 18.11.2016
Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасында катнаш төркемдә рус теле эшчәнлеге үткәрелде. Балалар рус теле эшчәнлегендә "Яшелчәләрнең маҗаралары" уены аша рус телендә яшелчәләрнең исемнәрен әйтергә, аларның төсләрен һәм кайда үсүләре белән таныштылар. Балалар гомумән рус теле эшчәнлегендә рус телендә бер-берсе белән аралашырга, телне яратырга өйрәнәләр. -
Музыка эшчәнлеге. 17.11.2016

Бу атна темасы юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы булганлыктан балалар бакчасында һәр эшчәнлектә юл йөрү кагыйдәләрен искә алабыз, транспорт төрләрен өйрәнәбез, юл билгеләрен, җәяүленең, автомобильләрнең юлларда игътибарлы, сак өйрүне искә алып үтәбез. Һәм бүгенге музыка эшчәнлегендә "Мин шофер" җырын өйрәндек Мырауҗан исемле песинең алып килгән уеннарын да уйнадык. Кечкенәләр "Светофор" уены аша светофор төсләрен аерырга өйрәнсәләр, ә зурлар төркем балалары белән светофорның сигналларын ныгыту өстендә эш алып бардык.
-
Граматога өйрәтү. 16.11.2016
Бүгенге граматога өйрәтү эшчәнлегендә "Кайтаваз" уены аша "Ш" авазын кабатлау өстендә эшләдек, сүзләр ярдәмендә "Ш" авазының урынын билгеләдек. "Ш" авазы сүзләрдә кырыс һәм ягымлы булуын ачыкладык.
-
Рәсем "Автобус" 14.11.2016

Бу атнаның темасы "Юлларда иминлелек.Транспорт төрләре", дип атала. Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасы балалары белән транспорт төрләре белән таныштык һәм автобусның төп өлешләре, детальләре формасын, пропорциясен, урнашу тәртибен рәсем аша чагылдырдык. Карандашны төрлечә басып, рәсемне пөхтә итеп буяу осталыгын үстерү өстендә эшләдек. Шулай ук балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен искә төшердек. Балалар үзләренең рәсемнәрен бәяләп ясаган рәсемнәренә төрледән - төрле смайликлар ябыштырдылар.
-
Физкультура эшчәнлеге. 11.11.2016

Физзарядка, физзарядка!
Тәнгә көч тула.
Армыйм да мин,
Талмыйм да мин
Көн буе шуңа!
-
Филиал яңалыклары. 09.11.2016

Эш дәфтәрендә биремнәрне яратып эшлибез
-
Дәфтәрдә эш. 09.11.2016

Рус теле эшчәнлегендә дәфтәрләрдә эшләргә яратабыз.
-
Математика өйрәнәбез. 08.11.2016

Математика эшчәнлегендә мәктәпкә әзерлек төркем белән 7 санының составын өйрәндек.
-
"Өй күренә тәрәзәдән" 07.11.2016

Рәсем эшчәнлегенең максаты төркем балалар яшәгән урам атамалары белән таныштыру,балаларда туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Теләгән балалар белән әкият геройларының өйләрен ясарга мөмкинлек бирү.




