МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Инвалидлар декадасы. 03.12.2016
3декабрь көнне Олы - Нырты "Миләшкәй" балалар бакчасында балалар белән "Инвалидлар декадасы" уңаеннан Олы - Нырты мәдәният хезмәткәре Розалия Каюм кызы инвалид балаларны искә алырга керде. Балалар белән инвалид балаларга бүләккә төрледән - төрле рәсемнәр ясадылар һәм Розалия Каюм кызы аларга матур рәсемнәре өчен бүләкләр дә тапшырды. -
Үзебезгә шуарга тау ясадык. 02.12.2016

Көн салкын, дип тормадык үзебезгә шуарга кечкенә тау ясадык.
-
Кар бөртеге ясыйбыз. 01.12.2016

Балалар белән кисеп ябыштыру эшчәнлендә кар бөртеге ясарга өйрәндек.
-
Грамотага өйрәтү эшчәнлеге. 29.11.2016

Грамотага өйрәтү эшчәнлегендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән авазларны танырга һәм авазларның сүзнең башында, уртасында, ахырында ишетелешен өйрәнәбез.
-
Кошларга ярдәм итәбез. 28.11.2016

Балалар белән саф һавага чыккач тирә-юньдәге агачларга, әтиләре ярдәме белән ясалган җимлекләрне агачларга элдек һәм аларга җимнәр дә салдык.Кышкы салкыннарда кошларга ярдәм итү һәркайсыбызның бурычы.
-
Рәхәтләнеп уйнар чак. 28.11.2016

-
Кышкы урман. 28.11.2016

Рәсем эшчәнлегендә балалар белән ак битләргә кара тушь, коктейль таякчыклары ярдәмендә өреп, кышкы урманны күзаллап ялангач агач ботаклары, куаклар ясадык.
-
"Әнием-бердәнберем!" - бәйрәм иртәсе. 25.11.2016

Бүген бакчабызда әниләргә багышланган "Әнием -бердәнберем!", дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар әниләренә багышлап җырлар, биюләр, шигырьләр сөйләделәр һәм "Өч кыз " әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Әниемә бәйрәм бүләге. 23.11.2016

Яраткан әниләребезгә бәйрәм бүләге итеп нәни кулларыбыз белән чәчәкләр ясадык.
Иң зур бәхет бит ул әни булу,
Сөеп,назлап карау балаңа.
Сабыеның көләч йөзен күрү,
Иң зур шатлык бит ул анага.
Әннә,- диеп нәни кулын сузса,
Кочагыңа назлап сыенса.
Шул түгелме бәхет әни өчен,
Сабыена карап сөенсә.
-
Рәсем эшчәнлеге "Әниемнең портреты" 21.11.2016
Бүген балалар бакчасында катнаш төркемдә рәсем эшчәнлеге үткәрелде. Балалар рәсем эшчәнлегендә "Әниләр көне. Мин олыларга ярдәмче" атналыгы уңаеннан әниләренең портретларын ясадылар. Эшчәнлекнең максаты булып портрет жанры белән танышу. Гади карандаш белән кеше йөзенә хас булган (формасы, төсе, күз уемы, чәч рәвеше) рәсем аша кеше сүрәтен чагылдыру. Һәм иң кадерле, якын кеше буларак әниләргә карата мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамлы, игътибарлы булу хисләрен тәрбияләү.




