Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 16.09.2013

Бүген "Наркотикларсыз тормыш" айлыгына старт бирелде. Гомуми линейкада укучылар әлеге айлыкның планы, максатлары белән таныштырылды. 5-11 класс укучыларының әти-әниләре белән наркология күзәтүе уздыру турында сөйләшү булды.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 13.09.2013

13 сентябрьдә мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Авыл фельдшеры Давлиева Р.М. "ОРВИ һәм энтеровирусная инфекцияне кисәтү" дигән темага чыгыш ясады. Көн тәртибендә яңа уку елына планнар, мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре белә танышу, укучыларның туклануы кебек мәсьәләләр каралды, мәктәп ата-аналар комитеты сайланды.
-
Куркынычсызлык айлыгы дәвам итә 11.09.2013

20 августтан 20 сентябрьгә кадәр узучы Балалар куркынычсызлыгы айлыгы укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларда үз куркынычсызлыкларына карата аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру максатларын күздә тотып уза. Бүген ТИН укытучысы Сафин А.К. 1-4 класс укучыларына "Безнең куркынычсызлык безнең кулларда" дигән темага дәрес уздырды. Башлангыч класс укучыларына янгын, су куркынычсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләре, террорлык актлары турында аңлатылды.
-
Атналык линейка 09.09.2013

Бүген 2013-2014нче уку елының беренче атналык линейкасы узды. Өлкән дежурныйның отчетыннан соң укучылар мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштырылды. "Зирәк тиен" Бөтенроссия бәйге-уены җиңүчеләре Гатиятуллин Ильяс һәм Галиахметова Зәринәгә Грамоталар, "Читая А.С.Пушкина" бәйгесендә катнашучыларга Дипломнар һәм Сертификатлар тапшырылды.
-
Финанс грамоталылыгы көне 07.09.2013

Бүген Олы Кибәче урта мәктәбендә Бөтенроссия акциясе кысаларында "Финанс грамоталылыгы көне" узды. ОАО "АК БАРС" банкның Казан филиалы өлкән бухгалтер -кассиры Халиуллина Рәйлә Рәкыйповна югары класс укучыларына "Банк һәм банк продуктлары" (депозитлар, кредитлар, түләүләр) дигән темага ачык дәрес уздырды. Мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормышка аяк басарга торган укучыларга акча, аны дөрес сарыф итү һәм саклау юллары, пластик карталар, акча кертемнәре турындагы дәрес бик файдалы булды.
-
Түгәрәкләр эшли башлады
06.09.2013
Укучыларның сәләтләрен ачыклау һәм үстерү, сәламәтлекләрен ныгытуда өстәмә белем бирү берләшмәләренең роле бик зур. 2013-2014 уку елында мәктәбебездә 8 түгәрәк эшли. Флорбол, бадминтон, мини футбол, хореография, "Күңелле сәхнә", "Яшь рәссам" , "Оста куллар" түгәрәкләре 2 сентябрьдән үз эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр.
-
Сәламәт бала-сәламәт гаилә 04.09.2013

Бүген мәктәбебездә "Сәламәт бала-сәламәт гаилә" темасына класс сәгатьләре узды. Әңгәмәләрдә укучылар сәламәт яшәү рәвеше, гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр.
-
"Экстремизмга-ЮК!"
03.09.2013
Бүген һәр класста "Экстремизмга-Юк!" дигән темага класс сәгатьләре узды. Югары класс укучыларының экстремизм, терроризм төшенчәләре буенча белемнәре ныгытылса, башлангыч класс укучыларына әлеге тема буенча күп мәгълүмат бирелде.
-
РФ Конституциясенә 20 ел 02.09.2013

Бүген барлык классларда РФ Конституциясенең 20 еллыгына багышланган дәресләр узды.
-
Белем бәйрәме 01.09.2013

1 сентябрь-Белем бәйрәме. Мәктәбебездә 2013-2014нче уку елында 94 укучы белем алачак. Шуларның 9ы мәктәпкә тәүге адымнарын атлый. Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләрне Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Яңа уку елында яңа уңышлар, саулык, җан тынычлыгы телибез.








