Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Дума утырышы
06.12.2013
Бүген мәктәп укучылар думасы утырышы узды. Утырышта алдагы атнада эшләнгән эшләргә йомгак ясалды.Яңа ел бәйрәмнәрен нинди формада үткәрү турында сөйләшенде, тимурчылык эшен җанландырырга кирәклеге әйтелде.
-
Волейбол ярышы 04.12.2013

Бүген мәктәбебездә волейбол буенча зона ярышы узды. Ярышларда 6 мәктәп командасы катнашты. 1 урында Завод-Нырты урта мәктәбе, 2 урында Арташ төп мәктәбе, 3 урында Шытсу урта мәктәбе командалары. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Инвалидлар декадасы 04.12.2013

Инвалидлар декадасы уңаеннан барлык классларда класс сәгатьләре узды. "Яхшы эшләр генә кылыйк", "Игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк!" девизы астында узган бу әңгәмәләрдә укучылар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәрвакыт игътибарлы булырга, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә сүз бирделәр. Ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә тимурчылык ярдәме күрсәтелде.
-
Инвалидлар декадасы 03.12.2013

1-10 декабрь көннәрендә мәктәбебездә инвалидлар декадасы уңаеннан төрле чаралар планлаштырылган. Бүген барлык классларда "Яхшы эшләр генә кылыйк"
(1-7 класс), "Игътибарлы һәм ихтирамлы булырга кирәк" (8-11 класс) дигән темаларга класс сәгатьәре узды.
-
Хореография түгәрәгендә 29.11.2013

Дәресләрдән соң да мәктәптә тормыш кайнап тора. Түгәрәкләр, консультацияләр уза. Хореография түгәрәгенә йөрүче укучылар Яңа ел бәйрәме өчен яңа бию өйрәнә башладылар. Җитәкчеләре Гөлсу Рафикҗановнаның һәр хәрәкәтен яхшылап үзләштерсәң, күнегүләрне кат-кат кабатласаң, матур бию килеп чыгасын белгәнгә күрә, һәркем бик тырышып шөгыльләнә.
-
Батырлык дәресе 28.11.2013

Бүген 9-11 класс укучылары өчен Батырлык дәресе узды. Ватан геройлары көне уңаеннан узган бу чарада ХХН укытучысы Сафин А.К. якташларыбыз-Советлар Союзы Геройлары , авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышында, Әфганстан һәм Чечня сугышларында күрсәткән батырлыклары турында сөйләде.
-
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән! 27.11.2013

Бүген Аналар көне уңаеннан "Озак яшә, әнкәй, шатлык белән!" дип исемләнгән концерт узды. Укучылар үзләренең иң кадерле , иң газиз, иң якын кешеләренә матур теләкләрен җырлар һәм биюләр аша җиткерделәр. Концертта "Хореография", "Күңелле сәхнә" түгәрәкләрендә әзерләнгән номерлар өстенлек итте. Барлык әниләрне бу бәйрәм белән котлыйбыз, аларга саулык, озын гомер, балаларының игелекләрен күреп яшәүләрен телибез.
-
"Навстречу Сочи-2014" 26.11.2013

"Навстречу Сочи-2014" республикакүләм бәйгедә укучылар теләп катнаша. 1-4 класс укучылары рәсем бәйгесенә әзерләнә. 5-8 һәм 9-11 класс укучыларының җаваплары әлеге бәйгенең оештыру комитеты адресына җибәрелде.
-
Патриотик җырлар бәйгесе 24.11.2013

"Мин яратам сине, Россия!" патриотик җырлар бәйгесенә 4 класс укучылары Ләйлә Хамидуллина һәм Айзилә Давлиева башкаруында "Мы дети твои, Росиия!" җыры язмасы тәкъдим ителде. Кызларга уңышлар телибез!
-
Урок налоговой грамотности 21.11.2013

Сегодня в 5-8 классах прошел урок налоговой грамотности. Учитель истории Каримова Л.Р. познакомила учащихся с имущественными налогами и налогооблажением физических лиц и их ролью в формировании бюджетов муниципалитетов.








